Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

       

         Морт авылы- Татарстандагы иң зур һәм данлы тарихы булган авылларның берсе. Мин чыгышым ,тамырларым белән бу авыл кешесе булуыма чиксез горурланып яшәдем һәм яшим. Туган төбәгемнең ерак бабаларымның гомерләре биредә үткән,алар иген иккән,мал асраган,агач утырткан,йорт салган,бала үстергән. Күбесенең мәңгелек йортлары да Морт зиратында урын алган. Халык үткәннәрен санлап яши белә, колхозлашу елларында партия кешеләре борынгы зират урынына хастаханә салабыз дип янып йөргән көннәрдә  дә моңа юл куймаган,киресенчә,терлек фәлән кереп әби-бабаларның рухын борчымасын дип,тимер рәшәткә белән әйләндереп алганнар. Халык бердәм була белгән. Ленинградтан эвакуацияләнгән йорт-җирсез калган кешеләрне дә үз итеп сыендыра белгәннәр, ике арада әле дә булса җылы хатлар йөри. Чукындыру чорында исә,авылның батырлары үз диннәрен яклап олы көрәшкә күтәрелә. Морт кешеләренәме соң көчләп ят динне кабул итәргә? Пәһлевандай батыр ирләре сыерларын кызганмыйча суя һәм авылдан еракка барып учак тергезә. Казан асып,шул ит белән чукындыру сәясәте алып барган урыс миссионерларын шәп итеп сыйлыйлар. Аннан сый-хөрмәттән шактый йомшарып “туган” булган урысларны:”Бу тирәдә чукындырырга яраклы татар авыллары юк”,-дип башларын бутап, икенче юнәлештә озатып җибәрәләр. Хатыннарын,кызларын саклап калудан да зуррак батырлык була димени? Саф диннәреннән ваз кичтереп,урыслар астында изелгән Зөләйхалар тарихыбызда җитәрлек ләбаса! Изге суда коенып ,чукынмаган өчен генә хөкүмәт ташламаларыннан тулысынча мәхрүм калганнар да аз түгел. Мортның мондый акыллы бабаларына һәйкәл куярлык. Рухлары шат булсын.   

               Хәер, чорлар бу татар авылын да шактый сыный. Бөек Ватан сугышы Мортның 295 асыл ир-атын һәлак итә. Ялгыз картайган кыз-әбиләр,балалары белән тормыш ачысын йотып калган тол хатыннар күз яшеннән елга хасил булыр иде. Аңылчы да җан кыюлар җитәрлек була “Раскулачивание” дигән афәт вакытында Мортның иң дини, иң белемле, иң зыялы кешеләре Себер урманнарында, Магнитка шәһәре төзелешендә җан тәслим кыла. Әмма кешелеклелекләрен югалтмый. Гомер шулай инде , кышларны язлар, карларны яшел үсентеләр,өлкән буынны яңасы, бер чорны икенче дәвер алыштыра тора. Бары хәтер югалмый. Үзләре сөргендә азаплангангадыр инде, әти-әниләре балаларына башларыннан кичкәннәрен сөйләргә яратмый. Сөйләү генә түгел,сораштырырга да тыела иде. Без хәтта туганнарыбызны да тиешенчә барлый,кунакка йөрешә, кадерләп-хөрмәтләп яши алмаган чорда үстек. Шуңа күпмедер дәрәҗәдә нәселебезнең борынгырак чорда гомер иткән әби-бабалары турында ишетүдән бөтенләй мәхрүм калдык.  Әгәр без дә телне тыйсак, туган-тумачаны барламасак,авылыбыз аксакалларынның сүзләрен, нәсыйхәтләрен килер буынга ирештермәсәк,зиратларны карамасак,чишмәләрдән эз суытсак, киләчәккә ни белән атларбыз соң?                               

(Илдархан Миңгулов“Морт-туган йорт”-2011)

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}