Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Миңнегәрәфетдин Габитов 1938 елда Морт авылында туа. Авыл мәктәбендә 7 класс белем алгач, Алабуга шәһәрендә профессиональ техник авыл хуҗалыгы училищесында укый. Аннары ике ел Казахстанда чирәм җирләр күтәрешә. Соңрак Казанга кайтып  кичке мәктәпне тәмамлый һәм Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Университетны тәмамлагач Балык бистәсе райкомына эшкә җибәрелә . Г.Габитов шунда эшли ,иҗат итә. Сезнең игътибарга авторның “Энҗе бөртекләре”  китабыннан берничә шигырен тәкъдим итәм.
Морт авылым сиңа кайттым.
Йөрәк куанды сыйпап үткәч
Туган якның  язгы  җилләре,
Табан асларын ялап алган 
Ана кебек якын җирләре.
 
Тик шул чакта онытты күңел
Җыеп  килгән.сагыш кайгысын.
Биләп алды күкрәк түрен
Ярсып торган шатлык тойгысы.
 
Сәлам биреп каршы алдылар
Бөдрә яшь каеннар җилкенеп,
Йөрәк типте  шул чак куанып
Разнбек киткән мотор кебек.
 
Монда мин укыган мәктәпләр
Үзем язган кара такталар.
Еллар үткән саен якташлар
Сагындыра икән шул яклар.
 
Зур бәйрәм көткән шәһәр кебек
Туып үскән авылым бизәлгән.
Һәр урам саен чиратлашып
Яңа нарат йортлар төзелгән..
 
Шаулый читтә  катнаш  урманы
Басуында уңа игеннәр.
Җәйге сабан туй бәйрәменә
Яңа йортка килә киленнәр.
 
Кайттым бөтенләйгә туган якка
Җырга салып шатлык хисләрен.
Йөрим авылым кочагында
Хәзер сулап чәчәк исләрен.
Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}