Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Шәйхетдинова Әкълимә Шәйхетдин кызының истәлекләре

 

Мин, Шәйхетдинова  Әкълимә  Шәйхетдин  кызы  Алабуга районы  Морт авылында  1922 елның   8  мартында   туганмын.

Морт  мәктәбенең   өченче чыгарылыш укучысы.1940 елны  Морт урта мәктәбен  тәмамладым.

Беренче  класска  1930 елны укырга  кердем.Беренче укытучым  Кәрам  абый иде.Ул безне  озак укытмады.Ул елларда махсус мәктәп   биналары юк иде әле.Безнең  класс  Фәсхетдин  абзыйның  өендә укыды, ул үзе гаиләсе белән аскы өендә яшәде.Кәрам абыйдан соң 4 класска кадәр Мухаметов  Мирза абый укытты.Башлангыч классларда аеруча истә калганы Мирза абый булды.Ул безне биергә өйрәтте.Үзе гармунда яхшы уйный иде.Без аны классыбыз белән бик яраттык.

Буе шактый озын булуга карамастан, Мирза абый безнең белән бергә биеп йөри иде.Аннан аерылып, 5 класска күчү көннәре безнең өчен бик  ямансу  булды.

Мәктәптә уку елларында җәмәгать  эшләрендә актив катнаштым.Башлангыч классларда укыганда, клубта концертлар куя идек. Минем әле дә исемдә калганы, сәхнәгә  чыгып шаян җырлар җырлавым.Бу җырлар искелекне хурлау, яңалыкка омтылу хисе белән сугарылган иде.Байлар, муллалар, поплар белән көрәш еллары иде.истә калган берничә җырны язам:

Мондый киемнәр  кимәдек

Өйдә яттык без.

Муендагы бетне алып,

Аны чабата башына салып,

Шартлата идек без.

Дип уң аягымны тибеп җырладым мин аны:

Поплары да калмасын,

Мулласы да чалмасын

Салып ташласын.

Безнең  кебек бил бөгеп

Аркасыннан тир түгеп,

Эшләп  ашасын.

Халыкның  тормышын күтәрүдә мал асрауга өндәп, шундый җыр җырлаганыбыз исемдә:

Ат, сыер,кәҗә, сарык,

Каз, үрдәк, күркә, тавык

Куян, чучка, бозаулар

Турында җырлап алыйк:

Кыйгак-кыйгак каз кычкыра

Кытайский  паруда.

Бөтен көчебезне салыйк

Каз үрчетеп баруда.

 

Кәҗә  асрау эшендә

Кәҗәләнеп йөрмәгез,

Иткә, майга, сөт, катыкка

Тук булыр семьягыз.

 

Безнең  класста беренчеләр булып 12 укучы пионер сафына кердек.Бу пионерлар исемлеге пионер оешмасына язып берничә тапкыр бирелде.Без авылда һәрбер тантанада, сабантуйларда концертлар куя идек. Шулай актив катнашканыбыз өчен  безне  түләүсез   “Пионер  каләме” дигән газетага яздылар.Безгә чыгышлар ясау өчен мәктәп махсус костюмнар кайтартты (ак кофта,зәңгәр  юбка).Ул  елларда кофта-юбка кию үзе бер куаныч иде, ул безгә канатлар куя иде кебек.Шул костюмны киеп, авылда хатын-кызлардан беренче булып сәхнәдә биюем, бүгенгедәй хәтеремдә.Авылның гайбәтчеләре һәм дин әһелләре мине мыскыллы сүзләр  белән хурладылар.Бу сүзләр әниемне бик нык борчыды.

5,6,7 классларда укыганда плакатлар ясау,таблицалар ясау,лозунглар язу, стена газеталары чыгару эшләрен эшләдем.

1936 елны яхшы укучыларны Казанга экскурсияга җибәрделәр.6 класста укыганда, мин дә бардым Казанга.Без Казанда вакытта М.Горький  үлде.Ул көннәрне Казан урамнарында кырлары кара белән тегелгән флаглар җилфердәп торды.

Югары классларда укыганда,комсомол сафына кердем.Мине мәктәпнең үзәк стена газетасының секретаре итеп сайладылар.Бу эшне мәктәпне тәмамлаганчы башкардым.Газетаның редакторы булып татар теле укытучылары  эшли иде.

1938-39-40 елларда укытучылар белән берлектә спектакльләр куя идек.Хәтердә калганнардан: “Шәмсекамәр”, “Чаткылар”, “Өйләнәм, ник өйләндем”  һ.б. уйнадык.Түбән классларда пионервожатый булып эшләдем.

5 класстан 10 класска кадәр безне укыткан укытучылар:

1.Макаров абый-директор

2.Хисаметдинов Борһан-татар  теле

З.Баширов Исрафил-тарих(хәзер Казанда яши).

4.Макарова  Зина апа-табигать

5.Козлов абый-рус теле

6.Карпов абый-рус теле,литература

7.Галеев абый-немец  теле

8.Мөхетдинов абый-география

9.Надыршина-немец  теле

10.Ахметова Зәйтүнә-тарих

11.Попов А.П.-математика

12.Яруллина Әминә-математика

13.Вахитов  Мостафа-татар теле

14.Матвеев абый –директор,химия

Мәктәп җитәкчеләреннән Макаров абый Морт урта мәктәбе бинасын салдыручы.Зур авторитетлы кеше,үзен кешеләр арасында тыйнак тотуы белән истә калган.   Морт мәктәбенә нигез салуда беренчеләрдән булып катнашучы.

Без  10 классны  1940 елда 22 кеше тәмамладык.Шулардан 5се Ватан сугышында үлделәр.Хәзер авылда биш кеше калдык:Муллахмәт, Шәрәфи,мин,Сөембикә һәм Маһинур, Колчина Зина Алабугада яши.Галеева Нәфисә,Ахметзянова Галия читтә яшиләр.Тофак-Дөм-Дөмдә яши.Тихонов Александр,Марданова Хәдичә,Мостафина Саҗидәләр бу көнне күрмичә вафат булдылар.Черкасова Саҗидә Алабугада яши.

Миңа урта мәктәпне бетерү белән Морт авылына балалар бакчасы ачу һәм җитәкчелек эше тапшырылды.Шул ук елны читтән торып Чистай шәһәре мәктәпкәчә училищесына укырга кердем.1941 елны  аны бетереп махсус белем алдым.

1940 елдан 1977 елга кадәр Морт балалар бакчасында мөдир булып эшләдем.Эшләү дәверемдә күп кенә  авырлыклар булса да, уңышлар да аз булмады.Минем тырыш хезмәтемне искә алып:

1.1966 елда “Отличник народного просвещения” дигән значок белән бүләкләндем.

2.1948 елда “За доблестный труд в Великой Отечественной войне” медале белән бүләкләделәр.

З.1970 елда “За доблестный труд в ознаменование 100-летия со дня рождения

В.И.Ленина” медале белән  бүләкләндем.Почет грамоталары белән 9 тапкыр бүләкләндем.

4.1975 елда  “Тридцать лет Победы в Великой Отечественной войне

1941-45г”. медале белән  бүләкләндем.

5.1985 елда “Сорок лет Победы в Великой Отечественной войне  1941-45 г.” медале белән,

6.1973 елда “Победитель социалистического соревнования 1973 г.” значогы,

7.1976 елда “Победитель социалистического соревнования” 1976 г.” значогы,

8.1980 елда “Ветеран труда” медале белән бүләкләндем.

Семья тормышында 4 бала үстердем.Дүртесе дә шушы мәктәпне тәмамладылар.Олы кызым Азира авылда тормышка чыгып 2 бала үстерде һәм авылыбызның балалар бакчасында һәм библиотекада эшли.Икенче кызым Альфа авылыбызда медицинада эшли.Ә ике малай Альфир белән Айрат Чаллы шәһәрендә семьялары белән торалар һәм яраткан эшләрендә эшлиләр.Тормыш иптәшем сугыш һәм хезмәт ветераны Ватан сугышы инвалиды.

Туган  мәктәбебезгә дан!Укытучыларга ныклы сәламәтлек, куанычлы гомер,тормышта олы бәхетләр, данлы һәм  мактаулы хезмәтегездә һәм үзгәртеп кору эшләрендә зурдан-зур уңышларга ирешүегезне телим.

Мәктәбебезнең  укучыларына шулай ук ныклы сәламәтлек,тормышта ак бәхетләр, укуда гел яхшы билгеләренә генә укуларын,мәктәпне уңышлы тәмамлауларын һәм киләчәк буынга лаеклы алмашчылар булып,киләчәктә теләкләренә ирешеп,шат яшәүләрен телим.

Бу бәйрәм көнендә “Без кабызган утлар” һәм “Дүдәк” җырларын тыңлар идем.

Искәрмә: Ул елларны фамилияләп аталып йөрү сәбәпле, укытучыларның исемнәрен,әтиләренең исемнәрен атап яза алмадым.

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}