Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

                                                                                                                                                              

 Мин Әхмәтҗанова Әкълимә Гани кызы 1938 елда Алабуга районы Морт авылында туганмын. Әти-әнием дә шушы авылныкылар, әнием  Нәфисә-1897,ә әтием Гани- 1900 елгы иде. Гаиләдә миннән башка тагы ике абыем бар иде, олы абыем 1920 елгы ,ә икенче абыем 1928 елгы. Балачак хәтирәләре, күңелгә уелып калганы билгеле инде олы абыйның сугышка китүе булды. Өй тулы кеше бар да елый, ә мин тәрәзә төбендә басып торам. Абыйның юлдан язган ике хаты килде, “фронт сызыгы якындыр, бомба шартлаган тавышлар ишетелә”- дип язган иде бер хатында. Сталинградны немец илбасарларыннан азат иткәндә батырларча һәлак булды дигән похоронкасы килде абыемның, без бик кайгырдык. Сугыш еллары безнең өчен дә бик авыр еллар булды , ачлык ялангачлык. Әти безнең чукрак иде, аны сугышка алмадылар, алар иртә таңнан кичкә кадәр колхоз басуында эшләделәр,эшләгән өчен бернинди түләү дә юк, киресенчә бер айга 40 кг ит ,100-200 йомырка ,кемнең сыеры бар сөт , май, аның өстенә бәрәңге йон, заем сатып аласы. Миңа хәзер 62 яшь, уйланырга ,искә төшерергә вакыт шактый, уйлап утырам ничек итеп әтиләр бу салымнарны түләделәр микән дим. Бер шундый хәл хәтердә уелып калган. Безнең күршедә  кечкенә генә буйлы , ябык кына математика укытучысы Яруллина  Әминә Сибгатовналар яшиләр иде. Күрәсең без аларның җир участогын утыртканбыздыр инде, ул әнидән налог түләргә акча сорап кергән “Нәгимә апа заем алырга акча бир “ ди. Әни аңа “ И Әминә кайлардан алыйм соң, менә күлмәгем ертык, шуны тегеп куярга ямаулык та, җеп тә юк бит “ди. Бөтен авыл халкының хәле шундый иде. Авылда 5-6 гаилә генә хәллерәк иде. Яз көне кар эреп бетәр бетмәстә кешеләр басуга ыргыла, салам эскерте төбендә башак калмаганмы, бәрәңге басуында эчерек булса да бәрәңге тапмабызмы дигән өмет белән күпме җирләр актара иде әниләр, ә без алар артыннан чүпләүче. Әти белән абый икесе дә атта  эшлиләр ,ә атларны туйдыру,хәлле итеп йөртү алар өстендә иде. Ә атны йорт эшләрендә файдаланырга ярамый ,утынга урманга “ ух алла” арбасы белән төшә идек. Кыш көне өй бик суына, үзәккә үткән суыктан качып  мич эченә кереп утырганымны онытасым юк.

1946 елны 8 яшем тулганда  беренче класска укырга бардым. Кар төшкәнче укырга йөрдем дә , суыткач инде өскә кияргә булмагач укырга йөреп булмады. Икенче елны тагын беренгче класска укырга бардым. Уку кирәк яракларын җәй көне җиләк җыеп , аны сатып үзебез ала идек. Әти-әниләр безнең уку өчен нәрсә кирәк икәнен белмиләр дә иде. Аның өстенә басудагы чүп үләннәрен утарга, кара әрем, ак әрем бик күп үсә иде, шуны утый идек. Утауга йөргән өчен безгә бер телем ипи бирә торган иделәр, ул безнең өчен бик зур бәйрәм булыр иде. Ә инде ашлык җитешкәч амбарга эшкә, сортировка машинасына бер якта ике бала , икенче ягында бер зур кеше булыр иде Зурлар безне  бик әйбәт эшлисез дип мактыйлар иде. Ә әниләр уракка  иртәнге 4тә 5тә  китәләр, кич 9 да кайталар иде. Эшкә бармый калсаң, я соңга калсаң колхоз идәрәсенә чакырып  орышалар, еллык эш көнең  (трудодень ) тулмаса, яки берәр кесә икмәк урласаң төрмәгә утырталар.

   Күп балаларның күзләре трахома белән авырта иде. Бу авыру ашау начар булганлыктан Һәм гел бәрәңге ашаганнан була икән. Мин 1953 елда Алабуга больницасында 115 көн ятып күздәге трахоманы дәваладым. Итне туйганчы 1955 елны ашадым. Бу елларда да әле эшче кешенең хезмәт хакы бик түбән иде. Мин хөкүмәт җитәкчеләреннән Маленковка бик рәхмәтле, ул бөтен түләүләрне бетерде. Рәхмәтем зур шулай ук Леонид Ильич Брежневка, ул чорда халык иркен сулап яшәп калды.

  1955 елның 1 июленнән ательега өйрәнчек  булып эшкә килдем, тегүче булып эшләдем һәм 1971 елның 1 августыннан ательеда мөдир булып эшли башладым. Тырыш хезмәтем бик күп мактау гратоталары белән билгеләп үтелде, шуларнын икесе республика грамотасы. 1984 елда “Хезмәт ветераны” медале бирделәр.

  Минем теләгем шул: киләчәктә еллар тыныч булсын иде, җилкәләребездә сугыш афәтләре татымасак иде. Яшьләрнең хезмәт сөючән, бер-берсенә итагатьле булуларын телим. Балалар без күргән ачлыкны, ялангачлыкны күрмәсеннәр. Сау-сәламәт, бәхетле, мәрхәмәтле булсыннар иде,  амин.

   Яшәү гомере 70-80  яшь ,ул бик аз гомер. Тамак тук өс бөтен булганда белергә омтылыгыз, никадәр күп белсәгез шул кадәр тормышыгыз җиңел булыр.

  Сезгә иң изге теләкләр белән Әкъ лимә апагыз.

                                    2000 ел 20 март.

Әкълимә апа Әхмәтҗанова  вафат булды. Авыр туфрагы җиңел булсын.

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}