Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Кил иркәм, Морт якларына.

Ләлә Абдуллина шигыре, Владимир Мироваев көе.

Морт яклары яшел хәтфә, ямьле үзәнлек

Эзләмим башка җирләрдән артык гүзәллек.

Кил син, иркәм, килми калма Морт якларына

Җибәрмә кайнап сәламнәр, гел хатлар гына.

Кушымта:

Эх, безнең бигрәк матур шул Морт яклары

Кошларның да талмый анда пар канатлары.

 

“Балавыз” чишмәләренең тәме телемдә,

Кайнар тирем тама минем изге җиремдә.

Сандугачлар сайрап кына уята иртән

Бер таңда син дә килерсең, килерсең иркәм!

Кушымта.

Якташларым бигрәк эшчән, бигрәк ягымлы,

Мәңге ташлап китә алмам туган ягымны.

Кил син, иркәм, килми калма Морт якларына

Җибәрмә кайнар сәламнәр, гел хатлар гына.

Кушымта.

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}