Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Мәгариф ветераны  Зиннурова Әминә Нургали кызы истәлекләре

 

Нинди сүзләр белән башлыйм микән

Бу язмамның тәүге юлларын,

Бик тәртипле итеп үстерәсе иде

Бу заманның шаян улларын.

 

Мин, Зиннурова Әминә Нургали кызы 1921 елны 22 майда Алабуга районы Мурт авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туганмын. 1929 елны  укырга кердем, тырышып укып 7 классны тәмамладым. 1936 елны мәктәптә яхшы укыган укучыларны Казанга экскурсиягә алып бардылар. Башкалага бару минем өчен зур шатлык булды. Шул елны урта белем алу теләге белән 8 класска  керү өчен гариза яздым.1937 елны ВЛКСМ сафларына кердем. Урта мәктәптә дә бик тырышып укыдым. 1938-1939 нчы уку елында урта мәктәпнең икенче чыгарылышы буларак 12 кеше 5 кыз 7 малай мәктәпне тәмамладык. Без унынчы классны тәмамлаган елларда укытучы кадрлар җитешмәү сәбәпле уникебезне дә башлангыч  класс укытучылары итеп эшкә урнаштырдылар.Сугыш башлангач классташ егетләр  сугышка киттеләр. Егетләрнең 5 се сугыш кырларында ятып калдылар:Фатыйхов Хәбибрахман, Ибраһимов Хәйретдин,Гарипов Мәүлитхуҗа,Сәлимҗанов Габделхак, Вәлиуллин Лотфулла. Гарәев Хәйдәр белән Манаев Иван сугыштан  исән- сау кайттылар.

Мин балачактан ук булган хыялымны тормышка ашырдым.Укырга кергәнче үк күрше тирә балаларын җыеп укытучы булып уйный идем. Мин укый башлагач укытучыларны бик хөрмәт иттем. Беренче укытучым Әминә апа Баязитовапның һәр сүзен йотлыгып тыңладым, аның һәр кыланышын үземнеке итәргә тырыштым. Укытучы апам мичтә пешкән бәрәңге ашамыйдыр дип уйлый идем. Менә шундый изге кешеләр иде минем өчен укытучылар. 1939 елда үзем дә укытучы булдым. Дөрес, миңа педагогик белеме булмаган 18 яшьлек яшь укытучыга эшләве җиңел булмады. Беренче елны ук 40 балалы 4 “а” классын бирделәр. Балаларның яшь үзенчәлекләре төрле иде, миннән 2-3 яшьә генә кечерәкләр дә шактый иде. 1940 елда Алабуга педагогия училищсына читтән торып укырга кердем. 3 ел укыганнан  соң  к улыма башлангыч класс укытучысы хокукы биргән документ алдым. Мине авыл советына депутат итеп сайладылар, минем өчен бу бик зур җаваплылык иде. Шулай куанып кына эшләп йөргәндә илебез өстенә авыр кайгы килде, дәһшәтле сугыш башланды. Сугыш башланган көнне мин Алабуга педагогия училищесында укуда идем. Күп кеше укуны ташлап өйләренә кайтып китте, ә мин укуымны дәвам иттем.  Сугыш башлангач безнең эшләр тагын да катлауланды. Укыттык, мәктәпнең хуҗалык эшләрендә эшләдек. Кыш көне ягу өчен урманда утын кисеп үгез белән мәктәп ишек алдына ташыдык. 20 гектарлы мәктәп җирен укытучылар чиратлашып ике үгез белән җирне сөрдек, тубал асып кул белән чәчтек, утадык, урак белән урдык, чабагач белән суктык. Ите өчен куяннар үрчеттек, тәрбияләдек. Төнлә белән колхозның ындыр табагында атлы сугу машинасында ашлык суктык, җилгәрдек. Ул ашлыкны фронтка сугышчыларны туйдыру өчен озаттык. Озак та үтмәде сугыштан авылдашларыбызның үлү хәбәрләре килә башлады. Морт авылына иң беренче  Шакирова Мәгүдә апа ире Миннәхмәтнең үлүе турында кайгылы хәбәр алды. Ул хәбәрне депутат буларак районнан килгән вәкил Таифә апа Рәхмәева белән мин алып бардым. Өй тулы ятимнәр: әби, 4 бала Мәгүдә апа җилкәсендә калдылар. Ашарларына җитәр- җитмәс, өйләре салкын.  Миңа ике атна буе аларның хәлен белеп торырга куштылар.

Җиңү көнен якынайту өчен көнне-төнгә ялгап эшләдек. Заем өчен авыл халкыннан бик зур суммада акча җыйдык. Фронттагы сугышчылар өчен җылы киемнәр җыйдык, кич утырып оекбаш, бияләй бәйләдек, конвертлар ясадык аларны посылка итеп фронтка җибәрдек. Без:”Барысы да фронт өчен, җиңүне якынайту өчен”, дип колхлзчыларның шәхси хуҗалыкларыннан ит, сөт, сары май, йон, йомырка, кипкән бәрәңге җыйдык.

Укучылар да сабый булуларына карамастан төптән фикер йөртәләр иде. Алдашу, сылтау табу ише хәлләрне бөтенләй хәтерләмим.  Үзем 5 ел укыткан Камаев Вазихны гына алыйк, әтисе фронтта, әнисе авырый иде. Укудан кайткач , чабата ясап Морт базарында сата иде, укуын да тырышып укыды. Базарга чыккач үземнең укучыма файда булсын дип, чабатаны гел аннан ала идем.  Тагын Хисаметдинов Рәсим, 4 класста укыганда ук ат белән эшләде, энеләрен үстерергә булышты. Андыйлар бик күп иде. Мин бу балалар белән горурланам. Камаев Вазих авылда яңа мәктәп төзетте. 16 ел мәктәп директоры булып эшләде. Укучы балалар белән басуда калган башакларны санап җыеп, санап амбарга алып кайтып тапшыра идек. Ниһаять шатлыклы 1945 ел 9май Бөек Җиңү көне килеп җитте. Агитаторлар халыкны җыеп митинг уздырдык.

1944 елның 3 декабрендә Абдул белән тормыш корып җибәрдек. Бер беребезне хөрмәт итеп 40 ел гомер иттек, алдагысы әле билгесез... Икебез дә мәктәптә эшләдек, авыл халкы гел хөрмәт итте. 1972 елда лаеклы ялга чыктым. Үземнең 42 еллык мәктәбемне бик якын итәм. Бәйрәмнәрдә Абдул белән парлашып мәктәпкә барабыз, безне һәрвакыт ачык йөз белән каршы алалар. Хәзерге яшь буынның рәхәт тормышта, якты, җылы мәктәпләрдә укуларын күреп сокланабыз, горурланабыз. Хәзерге яшь буынга чын йөрәгемнән иң беренче әти-әниләрен, укытучыларын тыңлауларын, олы кешеләрне хөрмәт итүләрен тырышып укып илебез өчен лаеклы гражданнар булып үсүләрен, үз алларына максат куеп , ул максатка аумакайланмыйча ирешүләрен, җиңел хезмәт эзләп рәхәт яшәргә уйламыйча намус белән тырышып эшләп илебезнең тынычлыгын саклауда үзләреннән зур өлеш кертүләрен теләр идем. Быел 9 Майда Бөек Җиңүнең 40 еллыгы була. Бу зур һәм изге бәйрәине илебез тыныч булып бөтен кеше бердәм  булып шатлык белән бәйрәм итүне чын йөрәгемнән теләп калам.

Кызганычка каршы Әминә һәм Абдул Зиннуровлар инде вафат. Истәлекләрне барлады 11сыйныф укучысы Айзилә Файзуллина.

 

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}