Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

 

Гаилә альбомындагы рәсем

(Диләрә Нуриәхмәтова бабасы турында )

      1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы инде хәтергә әверелеп бара. Җиңүгә зур өлеш керткән баһадирларыбызның күбесе бу фани дөньядан китеп барды. Күпме газиз җаннарның гомерләре чит-ят җирләрдә өзелде. Сугыш афәте һәммә кеше өчен уртак Бу уртаклык –кайгы, сагыш, югалту. Мин Алабуга районы Морт урта мәктәбендә укыйм, исемем Диләрә.Һәр елны Җиңү көне якынлашкан саен минем дулкынлануым арта  төшә. Ник дисәгез, минем бабам –Шәкүр әтиемнең әтисе сугыш ветераны. Дәһшәтле сугыш еллары турында сөйләгәндә бабамның йөзләре кырыслана төшә, көрсенә, авыр сулый иде. Күрәсең ул сугыш кырларында ятып калган фронтташ дусларын исенә төшерә. Кызганыч бабам чираттагы 65 Җиңү язын каршылый алмый инде , ул вафат. Мин аны бик сагынам, аның медалләрен йомшак кына итеп сыпырып куям.Еш кына без гаиләбез белән җыйналгач, фоторәсемнәр карыйбыз. Гаилә альбомында сакланган бер рәсем мине бик кызыксындырды, мин икенче бабам Миннәхмәттән “Бабам син сугышта булдыңмыни?- дип сорадым. Ә минем әниемнең әтисенә 65 яшь, ул 1944 елда туган. “Юк”,- дип елмайды бабам,- “ мин бит “копия”- диде ул.

   Минем бабамның бабасы Шакирҗан, Исмәгыйль белән Миннеасма гаиләсендә 1890 елда дөньяга килә.  Алар аерым хуҗалык булып яшәгәннәр. Терлек тотканнар , яшелчә, җиләк- -җимеш бакчалары булган. Бабамның яшьлек  еллары революция, гражданнар сугышы  елларына туры килгән. 1918 елда Шакирҗан һәм Минзифа  әбиемнәрнең уллары туган, аңа Миннәхмәт дип исем кушканнар. Ул 1930 елга кадәр Морт мәктәбендә белем ала.1934 елда тракторчылар курсын тәмамлап Морт МТС ында эшли башлаган. 1938 елда Кызыл Армия сафларына алынган. Илебез чикләрен сакларга киткән егет Фин сугышына эләгә. Фин сугышы турында мин тарих дәреслегеннән укыдым. 1939 елның ноябрендә СССР Финляндиягә каршы сугыш хәрәкәтләре башлый. Тиз арада җиңүгә исәп тотыла . Совет- фин сугышы озакка сузыла, куәтле чик буе ныгытмаларын штрумлау, көтелгәнгә караганда, күпкә кыенрак булып чыга. Сан ягыннан финнардан күпкә өстен булса да, бу сугышта Кызыл Армия зур корбаннар бирә. 1940 елның мартында СССР белән Финляндия арасында солых килешүенә кул куела. Сугыш бетү шатлыгы озакка бармый. Фин сугышыннан соң озак та үтми 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана , билгеле инде Миннәхмәт абыйларга өйгә кайту хыялда гына кала.23 яшьлек егетләр танк егәрли. 1941 ел октябренең беренче атнасында сан ягыннан өстен немецлар берничә юнәлештә фронтны өзәләр. Ачылган урыннарга танк дивизияләре кертәләр. Катлаулы хәл туа. Германия танклары тизлек белән Мәскәүгә якынлашалар. Немецлар һөҗүме Мәскәүне саклаучыларның көчле каршылыгына очрый. Башкаланы бер селтәнүдә алу омтылышы уңышсыз тәмамлана. 1941 елның декабрендә яңа көчләр белән тулыландырылган Кызыл Армия, дошман көтмәгәндә, контрһөҗүмгә күчә. Миннәхмәтләр танк дивизиясе дә бу аяусыз бәрелештә катнаша, инде 1942 елның 7 гыйнварына немец гаскәрләрен  Мәскәүдән 100-250 чакрымга арта чигенергә мәҗбүр итәләр. Контрһөҗүм вакытында Кызыл Армия шактый күп кешесен югалта. Кече сержант Миннәхмәт Шакирҗан улы танк экипажы да батырларча сугышып һәлак була. Тверь өлкәсе Бельский районы Озеренск авылында урнашкан туганнар каберлегендә Морт егете 24  яшьлек Миннәхмәт тә күмелгән. “Улыгыз батырларча һәлак булды”- дигән хәбәр Морт авылында яшәүче Шакирҗан бабамнар гаиләсенә килеп ирешә. Ике елдан соң алар гаиләсендә бер малай  туа, аңа сугыш кырында ятып калган батыр егет хөрмәтенә Миннәхмәт дип исем кушалар. Дөрес һәркемнең үз гомере, ә бу очракта менә ничек булыр иде бит дияргә мөмкин. Минем бабам Миннәхмәт шулай ук  Совет Армиясендә хезмәт итеп үз бурычын үтәп кайткан, армиядән кайткач лаеклы ялга чыкканчы трактор егәрләгән.  Минем бабам авылда бик хөрмәтле кеше, аның медалләре,  Мактау кәгазьләре бар. Әбием Дания белән бер кыз һәм 4 малай тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Альфира минем әнием Чаллы шәһәрендә автомобиль төзү техникумын тәмамлап башкалабыз Мәскәүдә эшләп кайткан. Гаиләбез белән Морт авылында яшибез ,әтием укытучы,   гаиләдә өч кыз без, мин уртанчысы. Бабай белән әбинең уллары Айрат, Азат, Алмаз, Марат барысы да югары белемле гаиләләре белән матур итеп яшиләр, армия сафларында хезмәт итеп кайтканнар. Менә мин уйлап утырам ,сугыш булмаса Миннәхмәт абый 24 яшендә үлмәс иде, бәлкем аның да 5 баласы булыр иде. Безнең нәсел тагын да тармаклы булыр иде дим. Никадәр кайгы хәсрәт китергән бу сугыш халкыма. Минем теләгем беркайчанда сугышлар булмасын.Җир йөзендә бар халыклар тату яшәсеннәр , шатлансыннар, җырласыннар, биесеннәр менә безнең кебек. Мин сезгә үземнең һәм сыйныфташларымның фоторәсемнәрен җибәрәм. Минем язмамда бит сүз фоторәсемнәр турында барды. Киләчәк буыннар альбомнарында сугыш сүрәтләре түгел, ә менә шат балалар рәсемнәре генә күрсеннәр.

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}