Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

 

              Морт  авылы Алабуга районына керә. Авыл  үзәктән 35 чакрым ераклыкта урнашкан.

7 чакрымда гына Чаллы-Казан юлы үтә. Шулай ук Удмуртия чикләренә дә якынча 30 чакрым гына.  Морт  авылының килеп чыгышы, аның атамасы турында төрле  аңлатмалар  йөри.

          Профессор  Гомәр Саттаров Морт атамасы удмурт халкы телендә кеше исеме дип раслый, шул ук автор үзенең “Атамалар дөньясына сәяхәтләр” дигән китабында мишәр сөйләшүләрендә умартаны “Марта”, “Мурта” дип атыйлар, Мурт атамасы шушы атамалардан алынган дип раслый. Ә 1981 елда чыккан “Татар исемнәре сүзлеге” дигән китабында “Морт” – монгол телендә маритой (атлы, аты булган яки “ат менәр”, “ җайдак” мәгънәсен  белдерә. Икенче мәгънәсе – мәңге яшел үсемлек. Кайберәүләр Мурт авылы атамасын болгар - татар халыклары телендәге “муртайган” дигән сүздән алынган диләр. Муртайган дигән сүзне, су эчендә озак торып киңәйгән, зурайган агачны әйтәләр. Элегрәк Мурт авылының атамасына, зурайганына, үскәненә карата Мурт авылы халыклары, Мурт муртайган, Мурт авылы үскән, киңәйгән, зурайган дип әйтемнәр, такмаклар әйтә торган булганнар.Мурт авылының  зурайганын Мурт авылы аксакаллары , хәзерге Бәкер, Мөксин урамнары урынында яшәгән 2-3 халык төркеменә, хәзерге мәктәптән бер чакрым ераклыктагы Мәмет елгасы буенда яшәгән бер төркем нәсел килеп кушылган, дип сөйлиләр. Мурт авылының зурайганын авыл  уртасында калган иске зират  та   тасвирлап тора.  Һәрхәлдә,  зиратлар авылдан читтә, яисә авыл янындагы елганың икенче ягында булалар. Зиратның урынын искә алсак, Бәкер һәм Мөксин урамында бер төркем нәселләрнең, беренчеләрдән булып, шул урынга нигез салганнар дип уйларга  була.

Гөлзадә  Әхтәмова: ...”1603 нче елгы Казан документларында бу авыл Мортлы-Морлы дип, ике төрле язылышта бирелә”- дип язган иде,  “Яңа Кама”  район  газетасында.

     Морт авылы табигатьнең  бик матур җиренә урнашкан. Акай тау башына менсәң , аны уч төбендәгедәй күрергә мөмкин. Киленбигән  һәм Мәмет, Морт  һәм Чыршылык  башы елгалары үзәннәре  арасына урнашкан ул. Акай тау итәгендә әле тагын бер урам булуы билгеле документларда ул Луговая дип йөртелсә халык аны Аланлы урамы дип йөрткән.Урам халкы Балавыз чишмәсеннән су эчкән, аланында кече Сабан туе уздырган. Акай тау итәгендә чишмәләр тезелеп киткән: Ат чишмәсе, Озын Газиз чишмәсе, Изгеләр, Балавыз, Гөлзифа һ.б. Һәр чишмәнең үз тарихы бар:

Изгеләр чишмәсе – бу чишмәнең суын эчкәч сәламәтлегем яхшырды дигән сүзләр йөри.

Балавыз чишмәсе – кәрәзле балдан да татлы ашамлык күргәнегез   бармы сезнең? Мөгаен, юктыр! Балавыз чишмәсенең   дә суы әнә шулай балдан татлы.

Ат чишмәсе – анда авыл халкы атларын сугарган.

Даһи, Гөлзифаттәй, Озын Газиз – бу чишмәләрне шушы кешеләр чистартып торганнар.

       Биек тау Акай исемен Рус дәүләтенең чукындыру сәясәте вакытында алгандыр. Аксакаллар авылда рус басып алучыларына каршы көрәшүче Акай батыр һәм аның көрәштәшләре булган , диләр. Акай тау итәгендә яңа зират артыннан гына бихисап күп чишмәләрдән Морт елгасы башланып китә. Мусакай елгасы – бу елга Мусакай  чокырыннан ага. Анда Муса исемле кешенең    умарталыгы булган. Киленбигән елгасы – Киленбигән чокырыннан ага. Элекке  вакытта әби-бабаларыбыз яшь   кызларны – булачак киленнәрне кияү йортына   төшкәнче иң элек шушы елга үзәнендә биетеп караганнар. Матур һәм оста биегән кызлар тормышта  да сынатмаганнар. Яшь киленне ямьле елга үзәнендә биетеп алу йоласы еллар үтү белән онытылган, елга һәм чокыр гына борынгы бабаларыбызның бу матур гореф-гадәтен үзендә саклаган.

      Урам  исемнәренең дә үз тарихы бар. Иң беренче авылга нигез салучылар Бәкер һәм Моксин булганлыктан бу урамнар да    шулай  аталалар.   Зират урамы – зират урнашкан урам. Олы юл – таш юл. Урта урам. Аның Армалы башындагысы  Әстәй очы дип атала. Өчөйле өч кенә өй   булганга. Яшьләр урамы – колхоз  һәм  “Сельхозхимия” оешмалары төзегән  йортлар. Халык телендә  Түбән көймә тау башы, Югары көймә юлы, Төлке чокыры һ.б. атамалар сакланган.

       Ә  Мәметтә әвен булган. Урманга бара торган юл кырында каберлек бар иде, аңа каен утыртылган иде, диләр. Кем күмелгән булган? Ул урында  Мәмет янында яшәгән халыкларның шул ук елга аша зиратлары урнашкан булуы да мөмкин.  Акай тау башы тоташ урман булган, аның агачларын  төпләп чәчүлек җирләр ясаганнар. Әйтүләренә караганда, Ибәт Гыйззәте авыл кешеләрен 3 буынга калдыра торган булган:  Төхбинекеләр, Ибәтнекеләр, Гыйззәтнекеләр.

        Киров өлкәсеннән  алынган мәгълүматлар буенча 1781 елга Вятка губернасы Алабуга округына кергән Морт авылында 46 кеше яши диелгән. Билгеле  булганча, фәнни нигезгә куелган   сан алу Россиядә Петр  Беренче патшалык иткән чордан гына башлана. Сугышлар алып бару өчен байлык кирәк була. Хәзинәне билгеле инде, халыкка салым салу юлы белән генә табарга мөмкин. Моның өчен исә аларның төгәл санын белү, кайда һәм күпме яшәүләрен ачыклау зарур. Тарихта билгеле булганча,  башта олы кешеләр саны гына алынган. Димәк, 46 лап гаилә булырга мөмкин.Вятка губернасы Алабуга округы Морт авылы хезмәтче (служивый) татарларының 1811 елның 20 сентябрендә үткәрелгән ревизия кенәгәсендә 167 ир-ат теркәлгән, 21 ир-ат вафат булган яки рекрутлыкка киткән. Әмирхан Султиев әйтеп торганнарны писарь Тихон Селезнев язып алган. Бу чорда хатын-кызлар исемнәре гомумән теркәлмәгән. Шунысы үзенчәлекле, рус санаучылары татар исем-фамилияләрен ничек ишетсә шулай язып алганнар. Фамилия булып атасының исеме теркәлгән. Документны барлап чыкканнан соң, бу чорда авылның иң өлкән кешесе Биктимер Усманов икәнлеге ачыкланган.1811 елда аңа 74 яшь була. Ул Салимов Рамил Равил улының алтынчы буын бабасы яшәү еллары (1737-1811). Ә 1816 елның 14 мартында 179 ир-ат һәм 189 хатын-кыз теркәлгән.1834 елның 27 мартында 263 ир-ат, 268 хатын- кыз теркәлгән. Абдулкәрим Абдул Ваһаповның ни өчен Себергә сөрелүе сер булып кала. Мостафа Ибраев ни сәбәпле манифест буенча Морт авылына килеп төпләнүе дә билгесез. 1834 елда үткәрелгән ревизия вакытында үлүчеләрнең датасы язылмаган. Бу вакытта Мөхәммәт аты белән кушылган исемнәр бик популяр булган: Мөхәммәткәрим, Мөхәммәтсадыйк, Мөхәммәтшакир... Хатын-кызлар арасында Сәхибҗамал, Хәбибҗамал, Мәрхүбҗамал, Фатыйма, Нәүбәхәр исемнәре яратып кушылган. Ике-өч хатын белән яшәүчеләр дә очрый. Ә икенче документта 1836 елда казна авылы Мортта  95 хуҗалык 263 ир-ат һәм 268 хатын-кыз , барлыгы  531 кеше яши диелә.  1850 елның 5 сентябрендә ир-атлар саны 370 хатын- кызлар -390. Бу документка ревизия кенәгәсен төзүче Иске Юраш авылы писаре Егор Песков , авыл старшинасы Мөхәммәт Бәширов пичәт суккан.  1858 елның 18 мартында уздырылган ревизия документларында 467 ир-ат, 480 хатын- кыз, 2 солдат, 2 солдат хатыны теркәлгән.Революциягә хәтле авылда 511 хуҗалык бар, алар ике мәхәлләгә карый , диелә. Ә 1992 елның 1 гыйнварына 397 хуҗалыкта 1055 кеше яши. Бу документларны, гаиләдәге кешеләрнең исемнәрен, үз нәсел җепләрегезне барлап очына чыгасыз килә икән 2011 елда нәшер ителгән танылган мөхәррир Гөлүсә Закирова авторлыгында, авылдашыбыз Илдархан Мингулов ярдәме белән дөнья күргән “Морт-туган йорт” китабын укыгыз.

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}