Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Колхозлашу  еллары.

 

         1929 ел. Мортта сельхозартель оеша башлый. Февраль  ае. Авыл активистларының  озак аңлатулары нәтиҗәсендә,  17 хуҗалык колхозга керергә теләк белдереп гариза бирә. 8 нче март көнне яңа оешачак артельнең беренче гомуми җыелышы була. Анда оештыру һәм колхозга исем сайлау мәсьәләләре карала. Комсомол ячейкасы сәркатибе Саҗидә Биктаһирова   җыелышның халыкара хатын-кызлар    көнендә булуын  һәм башлыча хатын-кызлар катнашында узуын исәпкә алып, артельгә  “8- Март” исеме бирергә дип тәкъдим ясый һәм аны барысы да хуплый.Колхоз оештыруда колхозчыларга партия тарафыннан Мортка эшкә җибәрелгән егермебишмеңче, Мәскәү эшчесе Сафиулла Фәхретдинов белән партия ячейкасы сәркатибе, укытучы Рауза Сакаева зур булышлык күрсәтәләр. 1929 елның язында 17 хуҗалыктан торган артельгә мәктәп янында җир бүлеп бирәләр. Бу бригаданы Фәрхетдинов Гайфетдин җитәкли. Беренче төзелгән артель  әгъзалары:

  1. Фәрәшетдинов Сафиулла – рәис
  2. Гарипов Камил – хисапчы
  3. Баязитова  Әминә -укытучы
  4. Рәхимов  Аймөхәммәт
  5. Сакаева Рауза – укытучы
  6. Салимов Рафигулла
  7. Баһаутдинова  Гыйздениса
  8. Ямалетдинов Шәрифҗан
  9. Мөхәммәтов  Мохсин
  10. Альметов Сабир
  11. Камаев Габдрахман
  12. Әхтәмов  Зәйнетдин
  13. Гайфуллина  Шәрифҗамал
  14. Садыйкова Шәмсенур
  15. Биктаһирова Саҗидә
  16. Нуриев Муфахар
  17. Гыймранова Хәдичә
  18. Якупов Фәтхулла – капитан                                                                                                                                                                                Көзгә инде 200 хуҗалык колхозга керергә гариза бирә. Колхозга урта хәлле крестьяннар да керә. Ә 1930 елның мартында Сталинның карарын һәм “Уңышлардан баш әйләнү” дигән мәкаләсе белән танышалар. Билгеле, авылда беркем дә гәҗит тә алмый, радио да юк. Хуҗиәхмәтов Шәйгәлләм шәһәргә баргач “Правда” гәҗите алып кайта. Мәкаләләр белән танышканнан соң , 1930 елның язына колхозда тагы 17 хуҗалык кына кала.1930 елның көз айларында крестьяннар тагын колхозга керәләр. Һәр гаилә 3 сум акча һәм чәчүлек орлык бирә. Атлар, сбруй, сукалар гомуми  милеккә әверелә. 1931 елга 175 хуҗалык колхозда, ә 1932 елга коллективлаштыру тәмамлана. Ә 1933 елга 10 хуҗалык кына колхозга керми кала. Колхоз икътисадын үстерүдә шул елда  рәис итеп сайланып, җитәкчелек итүне үз өстенә алган Фома Тихонович Тихонов хезмәте шактый зур була. Бу елларда хуҗалыкта алма бакчасы утыртыла,  балык күле ясала, ат заводы төзелә, тимерче Гобәйдулла Газизуллин болында үлән үстерү өчен су сиптерү җайланмасы төзеп куя. 1933 елда  дуңгыз фермасы төзелә, аңа  Әхтәмов Зәйнетдин башлап йөри. 1933 елга кадәр колхозда бар хезмәт кул көче һәм 380 ат белән башкарыла, барлыгы 511 ат була. Эш коралларыннан ике төрле сабан, атлы чәчкеч, лабогрейка, ургычлар һәм ашлык сугу машиналарыннан файдаланыла. Колхоз 1933 елда зур уңыш ала. Бөртеклеләрнең гектарыннан 15-16 ц., бәрәңгедән 205 ц. Һәр хезмәт көненә колхозчыларга 8 кг. ашлык, 8 кг. яшелчә, 200 гр. бал бирелә. Колхозда 10 кырчылык, бер яшелчәчелек, бер төзү бригадасы оештырыла. Беренче бригадирлар: Гатин Нигъматулла, Ибатуллин Мирзаян, Ситдиков Закир, Сафиуллин  Гыйльмулла, Сафиуллин Миннәхмәт, Гайсин Закир. Бригадирлар арасында социалистик ярышка игътибар бирелә. Яшелчәчелек бригадасын Саҗидә җитәкли. Колхоз маяклары үсеп чыга. 1933 елда Казанда колхозчы ударникларның Бөтен Татарстан  съездында колхоз маяклары Ибраһим Юсупов белән Саҗидә Биктаһирова катнаша. Алар Михаил Иванович Калинин белән очрашалар, аның съездда сөйләгәнен тыңлыйлар. Авылга кайткач Ибраһим абый “Сталинны күрдем” дип шапыра һәм аңа “Сталин”  кушаматы  тагыла.

        1934 елга авылга әйләнеп кайткан Җәләй Фәхрие искә ала : “Авылда  бөтенләй икенче тормыш, 20 кулак сөргенгә сөрелгән, ярлыларның һәм урта хәллеләрнең 90 проценты колхозга берләшкән һәм яңа тормыш төзиләр. Элеккеге ярлы-ябагай яхшырак яши башлаган. Чәчү мәйданнары да киңәйгән. Авылда бодайның һәм кузаклы  культураларның яңа сортлары кайтарыла, үстерелә башлый, хәтта элек күрелмәгән яшелчә дә утыртылды. Парник  рамнары 400 данәгә җитте. Элек татарлар дуңгыз күрсәләр, озак вакыт аның ягына карап төкеренәләр иде. Хәзер авылда дуңгыз  асрый башладылар. Клуб, уку йорты, тулы булмаган  урта мәктәп ачылды. 280 хуҗалыкның үз сыеры бар иде. Элек җимерек йортларда яшәүче 47 ярлы хуҗалыгы яңа өйләр җиткерде.1934 елда колхозга беренче “путиловец” тракторы килә. Тракторчыларның барысы да күрше авылларныкы булганлыктан, колхозда кыр эшләрен кыска срокларда, сыйфатлы итеп башкарып чыгу мөмкин булмый. Хуҗалыкның үз механизаторларын булдырырга кирәк. Һәм менә Мирзикамал Кәримов авылның иң беренче техника иярләүчесе була да инде. 1935 елда Гарифҗан Әхмәтҗанов, Габделхак Әхмәтов, Фәхретдин Гарипов, Мирзаян Ибатуллин, Госманов Зиннур, Биктаһирова Саҗидә - Алабуга МТСы каршында оештырылган 6 айлык курсларны тәмамлап, тракторга утырдылар. Тракторчылар бригадасы бригадиры Танайка авылыннан Костин Петр, ярдәмчесе Каримов Мирзикамал була. 1936 елда колхозга беренче ГАЗ-АА маркалы 3 тонналы йөк машинасы кайта. Аның  беренче шоферы Киез авылыннан Макаров Павел, ярдәмчесе Газизуллин Хәсән.

 1937 елда хатын-кызларның трактор бригадасы оеша. Бригадиры Туринцев Иван, ярдәмчесе Әхмәтҗанова  Мөкәррәмә. Бригадага Биктаһирова Саҗидә, Әхтәмова Зәйтүнә, Мөхәммәтҗанова Хәнифә, Әхмәтшина Минафа, Альметьева Маһруй керә. Мин бу бригада турында аерым әйтәсем килә, ди 9 класс укучысы,   хисап эшен алып барырга алынган , Зиннуров  Габдулла. Бригадага 3 ХТЗ тракторы,1 ат, ял итү өчен вагон-өй беркетелгән иде. Бригада членнары барсы да кияүгә чыкмаган кызлар иде. Ирләрдән бригадир  .......һәм мин. Тракторлар бик иләмсез, җайсыз итеп эшләнгәннәр. Алар бик еш ватыла, көнгә 2-3 мәртәбә. Ремонттан соң кул белән кабызырга кирәк. Кызлар 3-5 кеше ручкага бау бәйләп әйләндерә иделәр. Кызлар яшь булганлыктан бернинди кыенлыкларга да бирешмәделәр, барлык көчләрен биреп бик дус булып җәй буена кырдан кайтмый эшләделәр.1935 елда уздырылган колхозчы-ударникларның   Мәскәүдә уздырылган II съездында Морт МТС ыннан Ибатуллин Мирзаян катнаша. Ул Бөек Ватан сугышында һәлак була. Ә  1939 елда Мәскәүдә ачылган авыл хуҗалыгы күргәзмәләрендә Госманов Зиннур белән  Мостафин  Госман катнашалар.

 

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}