Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Кушаматсыз гына яшәүчеләр сирәктер бу дөньяда. Сорап тормый гына тагалар да куялар аны. Тигәнәк кебек килә дә ябыша, фани дөнья белән тәмам хушлашканчы тагылып йөри.  Һәм мәңге котылам димә. Үпкәлә, гарьлән, кимсен,сөен,шатлан – башкаларның соңыннан анда бер эше дә юк.  Ул гына түгел ул синең нәсел ыруыңа да ябышып кала. Авылда кушамат ияләренең күбесе инде гүр ия­ләре, фамилияләре дә онытылып бара, ә менә кушаматлары, кушамат артына яшеренгән төс-кыя­фәтләре, буй-сыннары, хәтта сөйләнгән кайбер сүзләре һаман да истә аларның.Гомумән, авылда яшәүче халык кушаматларга шулкадәр күнеккән, хәтта бу алар өчен табигый күренеш буларак кабул ителә. Кешегә кушыла торган кушаматларның этимологиясе борынгы заманнарга барып тоташа. Аларның кайберләрен бөтенләй аңлатып булмый. Нәсел һәм шәхси кушаматларның нигезендә кешенең тышкы кыяфәте, нинди дә булса гадәте, кимчелеге, яраткан шөгыле һәм характер үзенчәлеге ята. Авыл халкы кечкенә генә территорияда яшәсә дә, анда көн күрүче һәрбер кешененең үзенә генә хас, берсеннән-берсе кызыклы кушаматлары бар. Үпкәләштән булмасын аларны мин такмадым,ә ишеткәннәремне язып кына куйдым.

Сталин-1933 елда Казанда колхозчы ударникларның Бөтен Татарстан  съездында колхоз маяклары Ибраһим Юсупов белән Саҗидә Биктаһирова катнаша. Алар Михаил Иванович Калинин белән очрашалар, аның съездда сөйләгәнен тыңлыйлар. Авылга кайткач Ибраһим абый “Сталинны күрдем” дип шапыра һәм аңа “Сталин”  кушаматы  тагыла.

сапсыз-Тимерхан хәрби хезмәткә алына, боларны эшкә җибәрәләр, әле совхозларның оеша гына башлаган чагы.өенә хат язып сала бу “совсозда эшләп ятабыз”- менә бер җор теллесе моны сапсызга әйләндерә.

дучмак- Галиев Хөсәен белән Солтан печәнгә төшкәч кемнеңдер сумкасыннан дучмагын урлап ашыйлар. Әбәткә утыргач хуҗасы карый, дучмак юк. Болар бер- берсенә карашалар әмма сер бирмиләр.Ләкин болар үзләре кылган гамәлләре белән бер-берсен үртәшәләр. Дучмакны икесе дә ашаган булсалар да, Галиев Хөсәенгә мәңгегә “дучмак” кушаматы ябышып кала.

кытай-Бану апа кешегә кушамат тагарга бик маһир була.Мач китерә бит. Гарифҗаннарга кергәндә берчак өй хуҗасының махмырдан интеккән чагына туры килә бу. Гарифҗан шешенгән , күзләре кысылып беткән,үзе җитмәсә , кап-кара чәчле, озын буйлы. Бану апа карап-карап торган да: кара, кытай бит бу,- дип куйган. Менә шуннан бу нәселгә  кытай кушаматы тагылган.

Жора- 70 еллар, башта балалар киносы,аннары шул ук кино зурлар өчен була. Бу көнне “Джура” дигән кыргыз киносын караган авылның кәттә егетләре ,шул тикле рольгә кереп китәләр ки, киноның төп героен тиз генә төсмерләп,янәшәдә генә басып торган Миннегалиев Нуретдинне охшаталар. Валиуллин Алик “менә бит ул Джура”-, ди шуннан билгеле бу исем кыскартылган формада бу егеткә тагыла.

муха- Сельхозхимиядә эштән арып кайткан трактористлар тамак төбен чылатып алырга булалар.Үзләре начальникларыннан  шөллиләр. “Да,Зөфәр абый килеп керсә...-ди берсе. “Керсә, мин чебен булып очам да чыгып китәм” -дип куя Ринат. Менә сиңа кушамат.

урыс - Габдулхай Моксин очында яши. Шуннан турыга гына Армалыга йөреп рус классында белем ала. Ул 1927 нче елгы, димәк1935 елларда үзенә русча белем алырга максат куйгач, бу гамәл нәрсә турындадыр сөйли инде. Габдулхайның колхоз председателе булып эшләве һәм ул эшләгән чорда колхозның “миллионер” булуы билгеле.

кәни -   Гайнулла   аучы булган, менә ул куянга тидергән һәм каный сүзе “кәни” булып килеп чыккан,шуннан нәселдән-нәселгә күчкән кәнинекеләр килеп чыккан

чалдин-Әхмәтгәли-1859елгы (Вазих абыйның бабасы) бәләкәй чакта  басуда чиркәү чаң суга икән,ә Әхмәтгали чаң артыннан "чалдин-чалдин " дип кабатлый ди. Менә шунан аларга "чалдин" кушаматы тагылып кала.

 

 

 

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}