Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 76 ел үзды. Сугышны җиңеп кайткан ветераннарның да Морт авылында исәне берәү генә, Гарипов Багданур абый. Хәзер герой әтиләре эзеннән балалары атлый. Алар сугыш сукмаклары аша үтеп әтиләренең сугышчан батырлыкларын мәңгеләштерә. Шундыйларның берсе Гильмуллина Кәүсәрия Әхәт кызы. Ул инде өченче тапкыр әтисе биш ел үткән юллардан үтә. Шушы көннәрдә үзенең кичерешләре, күргәннәре турында авылдашлары белән уртаклашты.