| Морт авылында иҗтимагый үзидарә оештырылды. Авыл халкы үзара килешеп барлык килеп туган мәсьәләләрне үзләре хәл итәчәк. Дөрестән дә синең авылың кемгә кирәк. Кемнеңдер килеп юлда яткан ташны алып атканын көтеп ят инде син. Күршеңнең хәлен белү, авырлыкка тарган авылдашыңа ярдәм кулы сузу, шатлыгын, кайгысын уртаклашу бу бит безгә әби - бабайлардан күчкән матур гадәтләр. Авылыңны җәен шау чәчәккә күмү, агач утырту, янәшә тирәңне күрше авыллар көнләшерлек итеп тәртиптә тоту - бары тик минем авылдашларыма гына хас матур сыйфатлар.
| |