Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Фронтовик һәм укытучы

(Ганеева Лилия бабасы турында)

    Бөек Җиңү көне якынлашкан саен дәһшәтле сугыш еллары, илебез һәм Европа халыкларына зур җиңү китергән 9-Май иртәсе күз алдына килә. Әйе, берәүгә дә җиңел булмаган ул елларда. Ир-егетләр кулларына корал алып, дошманнарны аяусыз кыйнаса, тылдагылар көн-төн кырдан кермиләр: җир сукалыйлар, чәчү чәчәләр, чүп утыйлар, урак уралар, Лубьянда урман кисәләр. Әмма берәү дә авырлыклар алдында каушап калмый, үзенең тырыш хезмәте белән Җиңү көнен якынайтырга тырыша. Һәм, ниһаять, дүрт ел буе барган рәхимсез сугыш тәмамланып, туган илебезгә Җиңү килде. Тик бик күпләр, Бөек Ватан сугышы кырларында батырларча һәлак булып, чит җирләрдә мәңгегә ятып калды.

Исән калганнар исә, янә туган якларына кайту бәхетенә ирешә. Һәм шул батырлар арасында минем бабам – Морт авылының бик абруйлы, оста куллы,   һәрчак йөзендә елмаю саклаган күркәм кеше Гариф Гани улы Ганиев та була.

Гариф бабам – ата-бабадан мирас итеп калдырылган зур байлыкка ия кеше. Ул байлык – аның оста, хезмәт сөючән куллары... Гасырлар буе уңдырышсыз җирне эшкәртеп, иген үстереп көн күргән авыл крестьяны. Менә шундый балта эшенә маһир Гани бабайның улы Гариф бабам да авылда яшьли үк оста кул булып шөһрәт казана.

Тик бу тыныч хезмәт еллары озакка бармый. Унсигезе тулу белән 1942-елда бабам сугышка алына. Алар дүрт егет, дүрт яшьтәш: Вәлиуллин Мулланур, Шәрифуллин Тимерхан, Фәрхетдинов Госман һәм Гариф бабаем – бергә фронтка китәләр.

Көз. 1942-елның октябре. Кама өсте бозланган, егетләрне утырткан пароход, бозлар вата-вата, Казанга ашыга. Русча да рәтләп белмәгән авыл малайлары татвоенкоматта бөтен җылы киемнәрен, оек-бияләйләрен урлаталар. Берничә көннән алар Суслонгер хәрби лагерена эләгәләр. Гариф бабам шул чактагы вакыйгаларны исенә төшереп: “Җәфаландык. 1943-елның мартына кадәр шунда яшәдек. Тәмам ябыгып, хәлдән тайгач, Мәскәүгә сержантлар әзерли торган курсларга озаттылар”, - дип сөйли торган иде.

1943-елның апрель башында курслар бетмәс борын бабамны фронтка – туп-туры Курск дугасына җибәрәләр. Сержант Ганиев “Катюша”да коралны төзәтеп торучының ярдәмчесе була. Июньдә совет кораллы көчләре немецларның оборонасын өзеп, һөҗүмгә хәзерләнә. Дошман бик яхшы техникасын да калдырып чигенгән, төннәрен кире килеп шул техниканы бомбага тотып юкка чыгара, шунда булган бар нәрсәне кыра. Поезддан төшкән частьны Люблино станциясенә кадәр көрәкләр тоттырып, шпалларны төзәттерә-төзәттерә, 12 көн буе җәяү алып баралар. Люблинода сугышчыларны частьларга бүләләр.

Малоархангельск районында Гариф бабай 6 нчы гвардия минометчылар полкына эләгә. “Катюша”ларны җир казып яшерү, маскировать итү, оборонада тору башлана. Командиры университет тәмамлаган чуаш егете бик тәртипле, яхшы оештыручы, солдатлар белән бик яхшы мөгамәләдә. Дошман ничек кенә тырышмасын, оборонаны өзә алмый. Командирга Герой исеме, солдатларга “Хәрби батырлык өчен” медале тапшыралар.

Каты сугышлардан соң 6 нчы полкны Мәскәү янына беразга ялга кайтаралар. Аннан яңа техника белән коралландырып, өр-яңадан киендереп, Белоруссиягә яңадан сугышка озаталар. Гомельгә Полесье сазлыклары, аркылы-торкылы агач түшәлгән юллар аша “Катюша”га төялеп килеп җитәләр. Гомель өчен каты сугышлар бара. Шәһәр азат ителгәч, 6 нчы полкка Гомель исеме бирелә.

Гомелевск гвардия миномет полкы Климович, Мозырь шәһәрләрен азат итеп, дошманны  куып бара. Шунда бабам авылдашы Мостафин Мортаза белән очраша. Сөйләшәләр, бер-берсенең хәлләрен сорашалар. Әлбәттә, сугыш кырында, әллә кайда Белоруссия җирендә авылдашыңны күрү – төшкә дә кермәгән бәхет-шатлык була.

Сугыш – сугыш инде. Анда да җиңүләр, батырлыклар белән янәшә генә җиңелүләр, ялгышлар, хәрби әзерлекләре дә җитеп бетмәгән командирлары да була. Бабам сугыш вакытында бик күп яралар ала. Күпләр яу кырында мәңгегә ятып калалар.

Гариф бабай кыр госпиталендә өч көн  палатка эчендә ылыслар түшәлгән җирдә ята. Аннан Брянск шәһәренә госпитальгә җибәрәләр. Ул Брянск шәһәреннән соң Клинцы шәһәр госпиталендә, аннан Ульяновск  шәһәрләрендә госпитальләрдә дәвалана. Җәрәхәтләр бик авырлык белән төзәләләр.

Ульяновскидагы госпиталь  Идел буенда биек җирдә урнашкан. Бабам ерак-ераклардан күренеп торган туган җирен күзәтә. Кул сузсаң, кул җитәрлек ераклыкта гына туган ягы. Идел аша күпер, поездлар үтә.   Көннәр җылы. Август ае. Яралылар утырып тору өчен эскәмияләр   әзерләнгән. Беркөнне Гариф бабай үзәген өзәрлек моңлы татар җыры ишетә. Аннан ерак түгел утырган берәү дә моңлана. Алар танышалар. Аннан көн дә бер вакытта чыгып, моң-зарларын бүлешәләр, хәл-әхвәлләрен сорашалар.

Моңлы егет Татар-башкорт кавалерия корпусында хезмәт итүче  Абуталипов Корбангали дип таныштыра үзен, Оренбург өлкәсеннән.

Менә шулай күпләр белән таныштыра, бик күпләр белән мәңгегә аера фронт юллары.

Яралар төзәлә. Сержант Гариф Ганиев тагын фронтка ашкына. Инде Икенче Украина фронты составында Румынияне, Венгрияне, Чехословакияне немец-фашист илбасарларыннан азат итү сугышларында катнаша.

Сугышларның берсендә, шартлый торган пулядан, бабамның аягы яралана. Пуля сөяккә  кереп, ярып, чәрдәкләп чыгып китә. Бу хәл 1945-елның 29-апрелендә була. Җиңүгә дә санаулы гына көннәр калган. Кояшлы ямьле яз. Бабамны Карпат тавы итәгендә утырган Лученец шәһәре госпиталендә дәвалыйлар. 7-майда Венгриянең Мешколец шәһәре госпиталенә күчерәләр, төзәлергә өмете өзелгәч, бабайның аягын кисәләр.

Туган авылына кайтканда, бабама бары 21 яшь була. Чәчәк кебек яшьлеге, иң матур егет вакыты сугыш кырларында үтә.

Туган авылына кайткач, бабам җиң сызганып эшкә җигелә. Әтисе һөнәрен дәвам итә - балта остасы буларак таныла. Чана, тәгәрмәч, тарантас, тәрәзә рамнары ясый, кыскасы, нинди генә эш башкармый бабам.

1958-елда аны Морт урта мәктәбенә хезмәт дәресләрен укытырга чакыралар. Ул мәктәп остаханәсендә балаларны 30 ел буе узенең һөнәренең серләренә өйрәтә. Мәктәпнең хезмәтне оештыру мастерскоен тәртипкә сала, төрле җиһазлар, кораллар булдыра. Морт мәктәбендә укыган  балалар агач һәм тимер эшләренә оста өйрәнәләр. Чөнки Гариф  бабам – үз эшенең чын остазы була, һәрнәрсәне җиренә җиткереп үти, укучылардан да шуны таләп итә. Бабам, икенче группа Ватан сугышы инвалиды булуына карамастан, яраткан эшен, укучыларын һәм мәктәбен ташламый. Хезмәтеннән тәм һәм ямь таба, бөтен авыруларын онытып, укучыларны намуслы хезмәт күнекмәләренә өйрәтә. Укучылар белән район ярышларында беренчелекне бирми, бик күп мактау кәгазьләре белән бүләкләнә Гариф бабам.

1946-елда гаилә кора. Нәфисә әбием белән 48 ел бергә чөкердәшеп гомер итәләр. Тик алтын туйларын  күрергә генә насыйп булмый аларга. Каһәр сугыш башланган көнне, 22 июньдә, искиткеч киң күңелле, гомере буе эшкә җигелгән Нәфисә әбиемне үлем җир куенына ала. Менә шулай кеше гомер итә, дөнья көтә, вакыт җиткәч, бакый дөньяга китә.

Әбиемнән башка 1 ел яшәгәннән соң, 1995-елның 17 октябрендә бабамның да гомере өзелә. Сугышта алган яралар аның гомерен кыскарткан шул. Ләкин мин барыбер сугыш каһарманы оныгы булуым белән чиксез горурланам.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына санаулы көннәр калып бара. Мин сокланып әйтә алам: җиңүне якынайтуда, һичшиксез, минем бабамның – Ганиев Гариф Гани улының да – өлеше зур.

Сугышлар беркайчан да булмасын иде! Күк йөзләребез аяз, дөньяларыбыз тыныч-имин булсын!

 

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}