Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Батырлык үрнәге    (ана истәлекләре).

 

Улым Раиф 1962 нче елда туды. балалар бакчасына йөрде., аннан соң Морт урта  мәктәбенә укырга керде. Башлангыч классларда “4” һәм “5” билгеләренә генә укыды. Белем иленә сәяхәткә Гөлфия апалары алып чыкты аларны, гомер үтә торды. Улым ун классны тәмамлады, әтисе авыру булу сәбәпле укырга мөмкинлек булмады аңа, колхозда чәчү чәчте, иген урды. Бер елдан соң улымны хәрби  комиссариатка чакыртып алдылар, Раиф армиягә китте. Аларны Белоруссиядә хәрби һөнәргә өйрәттеләр. Ул вакытта Әфганистанда сугыш бара иде инде. Мин күңелем белән улымны анда җибәрмәсләр дип өметләндем, әтисе дә армиядән нурланыш алып кайткан иде бит. Ләкин минем өметләрем акланмады Раифымны Әфганга җибәрделәр. Ул Әфганистанда ничә көн хезмәт итсә шулкадәр күз-яшь түктем, чәчләремә чал керде,йокым качты.

“...без аның цинк табутына тәрәзә куйдык. Искәндәрнең карарлыгы калмаган иде. Бер күзе юк-күз кабагын тарттырып тектек. Ике аягы юк агач табып, ботинкасын кактык та балагына тыктык. Безне Алла үзе генә хөкем итә ала... Баш мие юк- бушлыгын дүрт “Правда” газетасын йомарлап тутырдык. Укып ятсын бу дөньяның хакыйкатен. Кулының кайбер бармаклары юк-аларны шул килеш калдырдык инде. Бармаклар гына бәла түгел. Дөресрәге , әнкәсе соңгы тапкыр улына карап калганда бармак кына нәрсә ул?...” Бу юллар язучы Әхәт Гаффарның “Тәңре юлында” дигән хикәясеннән. Минем Раифыма шушыңа охшаш күренешләрне үз күзләре белән күрергә туры килә. Ничек түзде, ничек чыдады икән баламның йөрәге. Аңа нибары 18 яшь иде бит. Ул БТР йөртте. “Дошманнар бар җирне миналаган, алдан минерлар бара, менә шулай ел ярым “үлем” белән “яшәү” арасында йөрдек инде дип сөйләде ул хәрби хезмәтен тутырып кайткач. Ул үзе атна саен хатлар язып, безне тынычландырып торды. Бер хатында ул Морт мәктәбен тәмамлаган күрше авыл егетләре,  Зубков һәм Тонгузовларның да Әфганистанда хезмәт итүләре турында язды. Зубков сугышларның берсендә авыр контузия алып озак кына госпитальдә ятты. Ана күңеле сизгер бит ул, газиз баласы дистәләрчә километр ераклыкта булса да, “синең улыңнан хәбәр бармы, минекеннән шактый вакыт юк”- дип борчылып килгән. Белсәм дә барысы да исән-саулар дип тынычландырып җибәрдем. Әйе, сугыш булгач төрле хәлләр була. Бер кисәк сохари ашап атналар буе йөргәне дә булган Раифымның. Армиядән кайткач “ипине искерде дип малларга бирмә әни, ул бик кадерле”- ди торган иде. Уйлап карасаң икмәк бит чынлап та хәләл көч белән табыла, ансыз өстәлнең нуры юк.

Раиф әфганлыларның балчык өйләрдә торулары, күп елларга сузылган сугышлардан авыр тормышта яшәүләре, шулайда бик түзем, җитез, кыю булулары турында сөйләде. Әфганлылар төрле халәттә ут ачулары, хәтта кое асларыннан да юллар салулары турыда әйтте. Әфганлылар әсир төшкән солдатларны рәхимсез җәзалаганнар.  Улымны Аллаһы Тәгалә генә саклады инде, Аллага шөкер исән-сау кайтты. Раиф армиядән кайткан көн,минем өчен иң бәхетле көн иде инде.

Ике ел сельхозхимиядә тракторчы булып эшләде. Авылыбызның иң уңган кызы Резидә Сафиуллинага өйләнеп тормыш корып җибәрде. Түбән Кама шәһәрендә, аннары Ноябрски шәһәрләрендә яшәп, яңадан туган авылы Морттка кайтып йорт салды. Ике ул үстерделәр: Рамис һәм Артур.  Алар , әфганлылар , дус –тату бер –берсе белән аралашып яшиләр. Яу кырында ныгыган дуслык шундый буладыр инде ул.

Раиф Файзуллин “Сугышчан хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнгән. Әйе көчле ихтыярлы, куркусыз, туры сүзле , хезмәт сөючән Раиф авылдашлар арасында –менә шундый булып саклана. Әфганда хезмәт итүчеләр шактый булса да, без бәхетле цинк табутлар алмадык. Ләкин сугышта алган яралар эзсез калмый икән шул 50 яше тулыр тулмаста, Раиф яраткан гаиләсен ,әнисен калдырып бакыйлыкка күчте. Шундый ук язмышка хәрби хезмәтне сайлаган, минем классташым Нургалиев Альберт Фаттах улы да дучар булды.

     Зыбин Евгений Алексеевич 1952 нче елда Морт авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1969 елда Морт мәктәбен тәмамлаганнан соң Свердловск шәһәрендәге югары хәрби- политик танк-артиллерия училищесына укырга керә.1974 елда Идел буе хәрби округының “Кара елга” полигонында хезмәт итә. Аннары Ерак Көнчыгышка- Совет Кытай чигендә урнашкан Досатуйга җибәрелә. Кайда гына булса , авылдашыбыз сынатмый, аның хәрби сәләтен күреп Кубадагы Хосе Гомес исемендәге хәрби политик академиягә укырга җибәрәләр. Академияне тәмамлаганнан соң Украинадагы Арцисс шәһәрендәге ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. 1986 елда Әфганистанга җибәрелә. Үзенең интерноциональ бурычын үтәп, сугыш кырында күрсәткән батырлыклары өчен Алексей Евгенеевич ике мәртәбә “Кызыл Йолдыз ордены” һәм “Хәрби Кызыл Байрак “ордены белән бүләкләнә. 

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}