| Хузина Минсылу Һадиулла кызы
Вакыт җитми белеп булмый башның ни күрәчәген. Балачагым җиңелләрдән булмады. Без бит революция чоры балалары. “Уфалла арбасы”тартып коры-сары җыярга йөрүләр ,әнинең итәгенә ябышып калган башак җыярга йөрү дисеңме. Инде үсә төшкәч уракка йөрү,ат җигү бер эштә калмады бугай инде. 1937 елда икмәк уңмады,ачтан үлүчеләр дә күп булды. Мин шул елны авылыбыз егетенә кияүгә чыктым, миңа 19 яшь иде.Тамагыбыз ач,өстебез ялангач булса да тату яшәдек, бе елдан улыбыз Миннерахман туды. Безнең шатлыкның чиге юк иде.Матур гына башланган тормышыбыз сугыш дигән хәбәр белән чәлперәмә китерде.Тормыш иптәшемне сугышка алып киттеләр. Мин улымны кочаклап япа -ялгыз калдым. Көн дисәң кемнер кайгылы хәбәр ала. Мин тырышып эшлим, җиңәргә кирәк дибез ул дошманны, дөмектерергә кирәк. Ике ел дигәндә без дә улым белән кара кәгазь алдык, анда сезнең ирегез дошманга каршы сугышта батырларча һәлак булды диелгән иде. 1947 елда мин Морт авылына Хуҗин Нәҗипкә кияүгә чыктым. сугыштан соң да әле тормыш тиз генә рәтләнеп китә алмады. Алабута ипиләрен, кычыткан, чөгендер яфрагы, черек бәрәңгене шактый озак ашадык әле. Кесәгә ашлык салсаң төрмә, шулай да ачлык үзенекен итә. Бер уч уып салынган саналган арыш бөртекләрен куырып шешә тәгәрәтеп аш пешергән көннәр зур бәйрәм иде. Шулай да бирешмәдек, балалар үстердек. Нәҗип белән тагын ике кыз ике малай үстердек. Нәҗибем бик тырыш булды, башта бригадир аннары ферма мөдире булды. Исеме мактау тактасыннан төшмәде. Тамак та туйды, өстә бөтенәйде.
| |