Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Мәгариф ветераны Хафизова Нурия Гайнетдин кызы истәлекләре

        1937 ел. Бу минем Мурт авылына укытучы булып эшкә килгән еллар. Бу елларда авылда халык күп иде. Без башлангычта 8 укытучы, һәр сыйныфта 30 дан да артык бала.Укыту биналары авыл буенча чәчелгән.Класслар тар, 6 шар бала утырышлы, балалар ачлы-туклы. Бу елларда көндез балалар, төштән соң армиягә барачак яшьләрне, һәм шуларның  ата-аналарын укырга язарга өйрәттем. Беренче сайлауларга әзерләнү чорында унөйлекләрдә  40 ар кеше җыелып сайлау законнарын өйрәндек. Балаларның букчаларында уку әсбаплары урынына агач тәлинкә һәм кашык кына була иде, чөнки уку кирәк яракларын ала алмыйлар, акча юк. Дәфтәрләрне укытучылар үзебез бирәбез. Шулай булса да  4 класска җиткәч барлык төп фәннәрдән  язма һәм телдән имтиханнар алдык.Җәй көне укытучылар яңа салынган мәктәп бинасы тирәсендә эшләдек: агач утыртык, утын кистек, чистарттык.  Шулай итеп алга зур өметләр белән яшәгән бер мәлдә кисәк көтелмәгән зур кайгы килде. Сугыш башланды. Авылдан яшьләр, ир-атлар сугышка киттеләр. Авылда өелеп бала-чага, карт-коры калды. Безгә укытучыларга эш икеләтә артты, мәктәпнең дә ир-ат укытучыларын сугышка алдылар. Балаларның күбесе мәктәпкә килә алмый башлады, аларны өйләренә йөреп укыттык. Балалар мәктәптән читләшмәсен дип колхоздан 20 гектар җир алып, шунда иген үстереп, балаларны кайнар аш белән тәэмин итеп тордык. Үзебез урдык, суктык. Халыктан кием- салым, йон алып оекбаш,бияләй бәйләп өс-башларын карадык. Мәктәп салкын, кара савытлары ката иде. Язарга иске китаплар табып, шуның ачык җирләренә яза идек. Шулай эшләп ятканда Ленинградтан 200 бала китерделәр укытучылары белән бергә. Без укырга икенче сменага күчтек, я лампа, я керосин табарга кирәк була башлады. Укытучылар көндез мәктәптә, төнлә фронт өчен авыл кешесеннән акча җыю , аңлату эшләре иде. Авыл кешеләре кырып себереп танк һәм самолет төзелешенә акча җыйды. Хуҗалык башына бер центнер кипкән бәрәңге киптереп бирдек. Минем участокта Гобәйдулла абый , ул тимерче иде,  самолет төзелешенә 50 мең сум акча бирде. Бу чакта аның ике улы фронтта иде.

Җәй көннәрендә балалар белән утау, көлтә, башак җыю эшләре булды. Авылның хатын –кызлары чәчү орлыгын күтәреп Алабугадан алып кайталар, басуга алып чыгалар. Капчыклары бушагач урманга кереп чәчү атларына печән җыялар иде.

Ленинградлылар килгәч укыту эше үзгәрде. Балалар рус балалары белән аралашалар, рус теле белән кызыксыну артты. Математикадан сәгатьләр буе мисаллар чишү урынына мәсьәләләр чишә башладык. Укытучылар да дус эшдәдек , тәҗрибә уртаклаштык.

Мин хәзерге тормышка карап сокланып яшим. 37 ел мәктәптә эшләү дәверендә нинди тормышлар кичермәдем. Мин үзем 6 ел балалар йортында тәрбияләнгәнмен. Мине үлем тырнагыннан  хөкүмәтебез коткарган, шуның өчен мин гомер буе үземне Ватаныма  бурычлы итеп санадым һәм нинди һөнәр сайлау турында сорау тугач икеләнмичә укытучы булам дип максат куйдым. Дәүләтебез тыйнак хезмәтемне югары бәяләде.1948 елда  “За доблестный труд в Великой Отечественной войне1941-1945гг”, 1949 елда “За трудовые отличие” медальләре белән бүләкләндем. 1963 елда Мактау кәгазе бирделәр. 1964 елда Мактау китабына кертелдем. 1975 елда “Тридцать лет победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг” медале белән бүләкләделәр. Мин тормышымнан кәнагать, бөтен авылыкларны җиңеп чыга алган халкым белән горурланам. Укытучының сабырлыгына, тырышлыгына , чыдамлыгына сокланам.

 

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}