Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Морт авылы революциягә кадәр.

       Авылның көньяк – көнбатыш ягында Морт урманы урнашкан. Катнаш урманда чыршы, нарат, имән, юкә,өрәңге, каен һ.б. агачлар үсә. Урман җиләк-җимешкә бик бай. Хайваннар дөньясы да күп төрле: поши, төлке, кабан, бүре, тиен, куяннар яши. Авылның географик урыны һәм табигый шартлары  игенчелек белән шөгыльләнү өчен яраклы, болыннар ерак, алар  Вятка һәм Кама буйларында.  Морт  крестьяннарын дәүләт крестьяннары дип атаганнар. Барлык җирләре община җире булган  3300 га. шуның 2550 га.  чәчү җире. Халык игенчелек  белән шөгыльләнгән. Төп чәчү культуралары арпа, арыш, карабодай, тары һәм җитен булган. Крестьяннар тормыш өчен кирәк- яракларның барысын үз хуҗалыкларында җитештергәннәр. Хезмәт кораллары агач сука, тырма булган. Столыпин аграр реформасыннан соң  Мортта да җирне кисентеләргә бүлергә тырышканнар. Әмма, общинадан аерылып чыгу кыен эш булган. 3 хуҗалык хәзерге “Сельхозтехника” янында  кисентеләр алганнар. Әмма общиначылар аларның ашлыкларын, саламнарын яндырганнар, атларын төрле буяуларга буяганнар һәм бу 3 хуҗалык общинага кире кайтырга мәҗбүр булган.

    Община  җирләре генә крестьяннарны канәгатьләндермәгән. Шуңа алар җирләрне Күчтәнәй  алпавыты  Щербаковтан, Мурзиха , Үмәк  алпавытыннан арендага алганнар .Крестьяннарның  имана җирләре  тамгалы булган, кемнең  сәнәк, ай...

Крестьяннарның йортлары тәбәнәк, ике төртмә тәрәзәле, салам түбәле. Йорт эчендә сәке, өстәл, салкында мал-туарны да өйгә кертә  торган  булалар. Тәрәзәгә пыяла урынына карындык куйганнар, пыяла Мортта 1905 елда кулланылышка керә. Ир-атлар озын күлмәк, киң чалбар, камзул, түбәтәй кигәннәр. Аякларына тула оек, чабата, кыш көннәрен кайры тун кигәннәр. Хатын-кызлар бәбәй итәкле күлмәк, алъяпкыч, яулык япканнар, чәчләрен чулпылар белән  үргәннәр. Һәрвакыт чиста- пөхтә йөргәннәр.

       1914 ел... бу вакыйгалар да Морт авылын читләтеп үтми. Менә  1935 елда “Алга” газетасында басылып чыккан “Партизан Моратов истәлекләре” дигән мәкаләдән өзекләр:

“Действительный  хезмәттән әйләнеп кайтуыма дүрт ай узды. Тиздән Николай патша боерыгы белән яңадан фронтка киттем. Юеш окопларда өч ел аунарга, кичәге иптәшләремнең үле гәүдәләре өстеннән атлап йөрергә туры килде. Нәрсә өчен сугыштык,  бу турыда берәү дә белмәде.  Туганнардан килгән хатлардан авылда  бай малайларыннан тыш 17 яшьтән алып 45 яшькә хәтле ир-егетләрнең сугышка китүен белдек. Ярлылар җәфа чикте, ә байлар тормышларыннан зарланмадылар. Без фронтларда кан койдык. Үзем өч тапкыр яраландым. Аннары Одесса госпиталендә яттым. Одессада Кара диңгез флоты матрослары белән таныштым һәм алардан Февраль революциясе булуы турында белдем”.

      1917 ел башы. Фәхри Моратов авылга кайта. Ул вакытта авылда фронтовиклар шактый була инде. Әмма кулакларга каршы көрәшне оештырып җибәрерлек  кеше булмый. Кичләрен фронтовиклар җыелышып төрле мәсьәләләр турында фикер алышалар иде. Кулаклар да җыела иде.  Күп тә үтми, кулаклар  Алабугадан революциягә каршы фикердәге 20 солдатны алып кайталар. Төне буе алар кулак Җамалиевларда  эчәләр. Иртән иртүк исерек башлар активистларны тотарга таралышалар. Иң элек Хөсәенов йортына килеп керәләр, аны үтергәнче кыйныйлар. Моратовны да тотарга уйлыйлар. Әмма ул Алабугага китә,  Кәримовларда  кача. Ләкин аның  кайдалыгын белеп, кулга алалар, бик нык  кыйныйлар һәм Мортка алып кайталар. Моратов “гомеремдә беренче тапкыр җилдәй җитез атка  утырып йөрдем”, – дип искә ала. Аны Исмәгыйлевлар йортына алып киләләр. Йорт исерек солдатлар белән тулган, өстәлдә сый, нигъмәт... Моратовны чоланга биклиләр. Башка активистларны  да кулга алалар. Кулаклар качып котылган дружиначы Ш.Сабировның әтисе Сабир Сафинны да кыйнап ташлыйлар, Фәхри Моратов кача. Ә менә Н.Хөсәенов, Г.Сираев, С. Фатхуллин, М.Билаловларны хәзерге мәктәп кырына алып чыгып атканнар, диләр. Ахун хәзрәт кулына коръән тотып:”Бөтен гөнаһларын үземә алам. Бу кешеләр үтерелергә тиеш, атыгыз үзләрен”, – дигән имеш. Кемнәр соң алар? Солтан Фәтхуллин. Өйләнмәгән яшь егет, 22-24 яшьләрдә. Аю  Нургалиенең   әтисе белән бертуган. Аны аталар, пуля башына тия. Әнисе:” баш миләрен чүмечкә җыеп алып кайтып күмдем”,- дип сөйли.

     Нәбиулла  Хөсәенов. (Кара Фәүзиянең әтисе белән бертуган) Нәбине өенә  эзләп киләләр. Аның  тәрәзәләрен  ваталар, ишекләрен каералар. Ул чыгып кача һәм күршеләрнең мунча түбәсенә яшеренә. Нәбинең коралы да була,  әмма ул аны кулланудан курка. Эзли торгач, аны табалар. Аягын-кулын бәйләп, көзге каткалакта атка тагып, сөйрәп  йөртәләр. Кыйныйлар, өстенә менеп сикерүчеләр дә табыла. Каравыл өенә кертеп ташлыйлар. Аның  инде чыкмаган җаны гына була. Үлмәс ахры бу дип берсе мылтык алып штыгы белән кадый, хәтта мылтыгы идәнгә кадала. Нәби шулай һәлак була, өйләнгән кеше.

   Гайфи Сираев, Мөхәммәтша Билалов та кулаклар тарафыннан һәлак була. Шәһидулла  да активист була, әмма аны яклаучы табыла. Аны туганы мулла Хәбибрахман Масагутов алып кала. Әле Фәхри Моратов белән булган вакыйгалар да кызыклы. Фәхри Солтан белән дус була. Байлар аны да куркытмакчы булалар, үз якларына чыгарга үгетлиләр. Фәхри революциягә бирелгән кеше. Ул ике як күкрәк кесәләреннән ике наган чыгара, бер гранатасы да була. Ул арада Фәхри кача  һәм мулла йортына керә. Ахун хәзрәт ул вакытта урын өстендә ята, ( аның аягы чери башлаган була).Фәхри юрган  астына кереп кача һәм аңа наганын  тери,  мулла “ валлаһи керде дә чыгып китте” дип  алдалый. Төнлә Фәхри авылдан кача,   ул  авылга әйләнеп кайтмый. Одессага китеп Котовский отрядына языла. Ә 1918 елда яңадан авылга кайта. Староста Миңнеханов белән милиционер Кәримов аны земский  йортына чакыралар, әмма үтерергә батырчылык итмиләр. Дутов бандасы  якынлаша. Кулаклар һәм аларның иярченнәре Миңнехановны Дутов бандасын  каршыларга җибәрәләр. Тиздән ул 260 солдат белән Мортка әйләнеп кайта. Фәхри авылдан кача, ә солдатлар Токмашканың 28, Югары Шүрнәкнең 4 дружиначысын  үтерәләр.

        Тиздән авылга кызыллар килә. Моратов 30 кешелек отряд командиры була. Дутов бандасы һәм кулаклар авылдан кача. Ахун хәзрәт тә  калмый. Ахун хәзрәт турында  Мортта 30нчы елларда колхоз оештыручы Фома Тихонович  “Дәүләт Думасы депутаты” дигән мәкалә яза. Менә ул: “Алабуга өязенең Морт авылына әйбәт булды. Ахун хәзрәт Хәбибрахман Масагутов өченче һәм дүртенче Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланды. Карасана, мин аллаһы  тәгаләгә хезмәт итүче кеше, уйламаганда гына дәүләт эшлеклесе булып киттем бит әле бәрәкалла”, дип куанды ул,  Дәүләт Думасының кызыл бәрхет кәнәфиенә утырганда. Тавыш бирер чак җиткәч, ул җаны-тәне белән иң көчле реакционерларны  һәм  прогресс  дошманнарын яклады. Петербургта Ахун хәзрәт үзен тыйнак тотты. Аның каравы, Мортның патшасы һәм алласы булды. Шушы депутатның мәкерле эшләрен истә тотучы картлар искә ала. Авылдашлары белән сөйләшкәндә, ул тәкәббер һәм янаулы тавыш белән “ җыр, бию, күңел ачу, музыка – моның барысы Коръәнгә каршы килә. Авыз күтәреп җырлап утырганчы, ходайга табынырга, дога укырга кирәк дип белдерә. Ул Зират урамында яши. Ахун хәзрәтнең “ауга” чыккан чаклары да була. Берәүгә дә сиздермичә, песи кебек, якындагы күңел ачучы яшьләр янына килә дә, көтмәгәндә башларына, җилкәләренә көчле йодрыкларын кундыра башлый. Масагутов бик көчле, гайрәтле баһадирларча озын гәүдәле кеше була. Шуның  өстенә  комсыз һәм саран иде”,  дип искә алалар. Сафа Хәйдәров искә ала : “Мин ярлы идем. Гаиләмә бәхетсезлек килде – хатыным  үлеп китте. Яңадан өйләнү өчен Масагутовтан фатиха кирәк иде. Өенә килдем дә хатынымның вафат булуын теркәп куй, дип ялвардым. Ә ул “акча төртсәң, теркәрмен” – ди. Аптырагач хәйләгә керештем. Ахун хәзрәткә кәгазьгә матур итеп төрелгән бакыр акчаларның  бер кырыен гына күрсәтеп алдым. Мулла аларны исә алтын дип белгән, шунда ук хатынымның вафат булуын теркәп тә куйды. Миңа бит әле икенче хатыным белән дә никахлашырга кирәк иде. Ачуыннан котырынган хәзрәт мине өенә чакырды, ишеген бикләп куйды, кыйнап ташлады, аякларымны көчкә сөйрәп кайтып җиттем. Үзе кыйный, үзе “ икенче алдашмассың, бакырны алтыннан аера белерсең” – ди. Ахун хәзрәт халык арасында үзен бик гадел, тәртипле кеше итеп күрсәтергә тырыша. Аның таләбе буенча, гомумән спиртлы эчемлекләр сатылмаган. Күрше малае Нәҗметдин Шакировның    аны аракы белән тәэмин итеп торуын бик якын кешеләре генә белгәннәр. Моның өчен ул яшеренеп кенә Лекарево һәм Армалыга барган. Революциядән соң Масагутовның өен сүткәндә балкон идәне астыннан ике олау аракы шешәләре чыккач, авылдашларының гаҗәпләнүенең чиге булмаган. Әйе, Ахун хәзрәт бик авторитетлы булган, үзенең мөһере дә булган. Фидаил абый алып килеп күрсәтте, тимердән “Ахун” дип язылган, дип искә ала Хәбибрахманов  Галиәхмәт.

     1918 елның 11 июнендә чыккан карар нигезендә авылларда ярлылар комитетлары оеша. Мортта  аның  рәисе Моратов Фәхри, әгъзалары Файзуллин Фаттах, Баязитов Нәби була. Ярлылар комитеты кулак һәм  авыл буржуазиясеннән  конфискацияләнгән әйберләрне ярлыларга бүлү эше белән шөгыльлән. Мортта Совет власте урнаша. Авылда крестьян депутатлар Советы оеша. Авыл Советы рәисе  итеп Миннегулов Газиз сайлана, сәркатибе Салимов Рафигулла. 1918 елның июлендә авылга колчаклылар  килә. Мамадыш  ягыннан Кызыл Армия һөҗүмгә күчә. “Аклар авылга Акай тау башыннан төштеләр. Мәметтә туплар шартлады, бөтен җир дөңгер-дөңгер килеп торды. Ату тавышлары ишеткәч авыл халкы кем арба өстерәп, кем атка утырып Юрашка киттек. Аклар ир-атларны комиссия үткәреп үзләре белән алып киттеләр. Гатаулла бабаң Миннегул Фатихы белән качып Алабугадан түше белән шуышып кайтканнар. Калганнарын  пароходка  төяп алып киткәннәр. Ике төштә туктатканнар. Бабаң “15 км. да бер авыл бар , туплар шартлый башлагач семьяны шунда илткән идек, хәл белергә бардык”, дигән. Кайткач ике көн Саттар Саҗидәләренең атлар өе түбәсендә качып ятканнар. Моксин очы байларга бал ташый. Моксин атасы Мөхәммәт казның башын чаба да бирә, чаба да бирә икән акларга. Караборын Фатихның  атасын комиссия торгызып алып киттеләр, шуннан кайтмады, мәрһүм”, - дип искә ала Миниямал әби. Ул 1985 елгы,  90 яшен тутырырга 1 ай кала 1985 елда үлеп китте.

          Морт аша Азин отрядлары уза. Земство  йорты каршында Азин үзе тукталып тора. Земство   йорты  иске авыл китапханәсе урынында авыл советы бинасы янында почта каршында булган. Күп кенә авылдашлар Азин отрядына да кушылалар. Галиев Хөсәен, Камаев Габдрахман, Әхсәнов Шәйдулла, Ягфаров Фаттах, Әхсәнов Миннегали, Шакиров Галиулла, Вәлиев Хәсән, Даутов Фәйзрахман,  барлыгы 18 кеше 28 нче Азин дивизиясенең 249 укчы полкы составында көнчыгыш  фронтта сугышалар.

       Гражданнар сугышында Кызыл Армиядә Гиззатуллин  Хадиулла 1920 елда ак-полякларны юк итүдә катнаша, Варшавада була. 1921 елда беренче Мәскәү укчы полкы составында Тамбов янында Антонов бандаларына каршы сугыша. Гражданнар  сугышы тәмамланганнан соң,  Морт халкы да яңа тормыш корырга  керешә.

      1920 ел. Авылда бик зур янгын чыга. Ефәк Фатихның анасы ипи пешергән идем, пеләчә белән чүп түктем , ди. Чүп тугел утлы көл түккән, янгын шуннан чыккан дигән фараз бар. Янгын башта Үмәккә таба, аннары  Армалыга таба китә. Янгынны туктата алмыйлар. Моны күреп торган Мотыйгулла хәзрәт үзенең ярдәмен тәкъдим итә. “Кара сыер сөте китерегез, шуны сибәргә кирәк”, - ди. Шулай эшлиләр дә, янгын сүнә. Әмма  инде  Касыйм абыйлар йорты, магазин урыны, хәзерге  урман Наил йорты каршына төшеп җиткән була. Ул урында күл булган, диләр. Күпме кеше йорт-җирсез,  мал-мөлкәтсез кала.

          1921 елда  ачлык була. Бу елда туганнар үзләрен, мин ачлык елында туганмын, диләр. 1922 елны ашлык бик уңа.  “Суфия  апаң бер генә атналык  иде , бабаң юл буендагы җирне урырга барыйк, ди. Көн бик кызу, вак-вак көлтәләр алып кайттык. Шунда Суфия апаңның бер кат тиресе купты да төште”, - дип   искә ала Миниямал әби. Муллага арбалы гошер бирә торган булганнар, сукмаган әйбер арпа, арыш һ.б. Мулла Аллаһ әкбәр ди дә, алып барып куй,  дип әйтә торган булган. Бөтен кеше гошер  китергәч, мулла олы бер кибән куя иде,  ди. Көянтәләп бәрәңге илтә торган идек”.

        Зират урамында таш магазиннарның берсе Сафа байныкы, икенчесе Гобәйдулла  малае Гарифныкы. Сафа  малае Вафа бар иде. Ә менә Миңлехәдичә үзе чулак, ямьсез Сафа бай кызы иде. Кызамык чыккач мунча керткәннәр, шуннан соң шундый булып калган. Байлар сап-сары җитен мае чыгаралар, шуны саталар иде. Нәбиуллин Нуриәхмәт, Мөхәммәдиев Гатаулла, Мөхетдинов Исмәгыйль, Ситдиков Сафа, Гобәйдуллин Гариф, Мостафин Хафиз, Ямалетдинов   Нигъмәтҗан, Ямалетдинов Гобәйдулла, Мөхәммәдиев Валиулла, Галиев Вәли, Кәримов  Закирлар да үзләренең кибетләрен ачалар: икмәк, йон, прәннек, май һ.б. саталар.

          "Бай өе ике катлы, балконлы иде. Байларны авылдан кугач, алар өендә  сату  булды. Балконга чыгып, байлардан калган әйберләрне күпме бирәсез, фәлән сум дип кычкыра-кычкыра, ягъни аукцион ясап саталар иде"- дип искә алалар..

Авыл крестьяннары арасында тигезсезлек арта. Җирләрен эшкәртә алмаган крестьяннар йә  саталар, йә  арендага бирәләр. Ә үзләре Донбасс, Кизел шахталарына китәләр. Язын аз-маз акча юнәлтеп тагын кайталар, чәчүлек орлык һ.б. алалар. Атлары булганнар Алабуга-Казан, Алабуга- Вятка Аланы маршрутлары буенча сәүдәгәрләрнең товарларын йөртәләр, ямщик булып йөрүчеләр  дә була.

 

 

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}