Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Авылдашыбыз Фатыйма Гатауллина 1992 елның 10 апрелен, мөгаен, беркайчан да онытмас. Бу көнне аның санаторийга дәваланырга киткән улы вакытсыз вафат булды. Бу бәетне улы Лотфуллага багышлый.

Лотфулла  бәете.

Атна кичне без укыдык уразаның  гаетен

Укыйм сезгә, сез  тыңлагыз  Лотфулланың  бәетен.

Чәчләремне    җидфердәтә Һавадан искән җилкәй

Сәфәр догаларын укып, озатып калдың  әнкәй.

Тыным бик  бетте дару күп эчтем

45 яшемдә дөньядан  күчтем

Шаулап үсеп утыралар Агыйдел   камышлары

Тере киттем,  үлеп  кайттым тәкъдирнең  язмышлары.

Чирләремә  дәва эзләп чыгып киттем  калага

Ходай шулай кушкандыр ахры мин  гомерсез  балага.

Иртән  чыккан нурлы кояш яктырта  һаваларны

Күп эзләдем,  таба алмадым әҗәлгә  дәваларны.

Салкын чишмә  улагыннан бер кыз бала су  ала

Кыска гына  гомер өчен ник  туганмын  дөньяга.

Ак  җеп  урый  фабрик күк  җеп урый  фабрик

Яшьтәшләрем  күптән үлде әнекәем,  сабыр ит!

Электрлар  якты  яна чатларда  баганада

Яшьләрнең  гомере кыска хәзерге  заманада.

Матур иттереп җиткердем капка

Әнием   кайгырма! Үзеңне  сакла!

Барлык  агач  чәчәк ата майның  унбишләрендә

Озата килгәннәр  мине барлык дус-ишләрем  дә

Ишек алдында  кычкыра казларым- үрдәкләрем

Баламнан  аерым  яшәдем өзелде  үзәкләрем.

Җәй  җиткәч  тә  чәчәк  ата өй  артындагы  балан

Киткән  чакта: “Сау  бул, әти!” –дип озатып калды  балаң.

Казаннарга  барган  чакта Мамадыш кайсы  якта

Балакаем  аерылыштык рәхәт  яшәгән  чакта.

Биек тауның  башларында чәчәк  ата алмагач

Килмәс  шатлык – боегырсың, син  ятим, мин  булмагач.

Кызым  үсәрсең, тәртипсез  булма

Әнкәңнең  сүзен Һәрвакыт   тыңла!

Күгәрченнең,  мескенкәйнең канаты  каерылган.

Бер син генә түгел инде анадан  аерылган

Аклы ситсы  күлмәгемне элеп куйдым чөйләргә

Мин  булмагач, яшьләр булмас әнекәем  өйләрдә.

Безнең басу  уртасына чәчкәннәр  бодай

Әнием! Елама! Тәкъдирем  шулай.

Утырганнарың  урындык, баскан  җирләрең   уел.

Канаты  сынган  кошларга ошарсың  әнкәй   быел,

Әнекәем! Ал ура беләгеңә, гөл  ура беләгеңә,

Кырыгыма  кадәр кырык  инә  кадалыр йөрәгеңә

Киртәдә  сандугач тора  кагынып,

Әнкәй  еларсың мине  сагынып.

Жилле  көннәрдә чайкала  диңгез

Гәүһәр  апа белән сөйләш хәсрәтегез тигез.

Җир җиләге  әче була вакытында  пешмәсә

Бу хәсрәтне беркем  белми үз  башына төшмәсә.

Әнекәем,  адашканнар казларың, үрдәкләрең

Кичен  көтү  кайткан  чакта өзелер  үзәккәең.

Әнкәй, ашың пешкән булса балаларың   җыелыр.

Бар да булыр, мин булмамын  күзеңнән  яшь  коелыр.

Уйланма, әнием, уйланма! Уйланма, син һәрвакыт

Мәңге  китмәс кайгы булмас китәр  әле  бер вакыт.

Яшел болында йөриләр безнең колхоз  атлары

Җеназа  укып җирләделәр мине авыл картлары.

Озатырга күп килгәннәр, каберемне  тирән  казыгыз

Баш очыма  таш утыртып  исемемне  языгыз.

Елама, әнием! Яшь  түкмә миннән  аерылып калганга

Бер ходаем тел  ачкычы  бирсен Мөнкир-нөнкир  җавап  алганда.

Туганнарым, сезгә  әйтәм уздырыгыз  минем  өчемне.

Сәдакалар  биреп дога  кылдырыгыз

Буш үткәрмәгез атна кичемне.

Тар каберләр  эчендә ятканда,  сез  туганнардан  дога көтәрмен.

Догаларыгыз  барса шатланырмын, онытсагыз нихәл  итәрмен?

Камил энем! Сиңа шул сүзем әнкәй – карчыкны карарсың  үзең.

Безнең  зират  төньякта  ул аннан салкын җил исә

Мәҗлесләремне    күркәм  итеп уздырыгыз, Нәфисә!

Агыйделгә пароход килгән тукталмас китәр инде

Бер ходаем! Бирмә кайгы биргәне җитәр инде.

Биек тауның  башына чәчәк  чәчкәннәр икән

Яшь  гомерне чәчәк диләр чыннан да  чәчәк икән.

Яшел үләнгә ябышам биек  тауга менгәндә

Бәхиллекләр  сорый  алмадым Әнием, җаннарымны биргәндә.

 

10 апрель  1992  ел.

 

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}