Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Мортта ике мәхәллә булган. Һәр мәхәлләнең үз мәчете , мәчет каршында мәдрәсә булган. Мәдрәсәдә малайларга мулла, кызларга абыстай белем биргән. Малайларны укырга, язарга, ә кызларны укырга гына өйрәткәннәр. Һәркем “Коръән” укый белергә тиеш булган. 1905 елга хәтле татар әлифбасы “ун кадим” дип аталган.

Зират урамындагы мәчеттә мулла  Масагутов Хәбибрахман – Ахун хәзрәт була. Ахун хәзрәттән соң бераз Закир  атлы кеше мулла була. Ул мәчетнең мөәзине  Закир (Мөршид, Мөршидә Мухаметовлар бабасы). Олы юлдагы мәчеттә (ул хәзерге мәдәният йорты янында нәкъ Зират урамындагы шикелле бина) мулла Ишалов   Мотыйгулла (1873 елгы) була. Ул Хәсән хәзрәт кызы Дәрҗинадка читтән килеп йортка кергән кеше . Ул Төркиядә белем алган, Мортка указной мулла итеп җибәрелгән булган. Мулла үзенең фамилиясен туганнарының баш хәрефләреннән төзегән. Казан архивында сакланган документларда гаиләсе турында бер сүз дә юк, бары гаиләсе 4 кешелек диелгән. Әйтүләренә караганда хатыны парализованный булган ,алар Ижауга киткәннәр.Ә документларда “Тройка при ГПУ ТАССР стю 58-11  УК к Ишалову М-применить высшую меру социальной защиты –растрел с конфискацией имущества и выселением его семьи в Северный край 30.11.1930 год” диелгән. Аның ике баласы булган Фатыйх һәм Гайшә. Ишалов Мотыйгулланы атып үтергәннәр. Мөәзинлекне Галиулла солдат (Зиннурова Әминә апаның  бабасы), аннан соң Мостафин Миңгул (Илдархан Миңгулов бабасы)  башкара. Олы юл мәчете 1870 елга кадәр  салынган дип исәпләнә. Казан каласындагы Җәмигъ мәчет-Кол Шәриф мәчетендә 1930 елда репрессиягә эләккән һәм 1989 елда акланган дин әһелләренең исемнәре язылган такта урнаштырылган. Менә шул тактада Морт авылыннан ике мулланың исеме язылган: Мотыйгулла Ишалов (1873 елда туган), Зәйнәгетдин Низаметдинов (1855 елгы).

Ишалов Мотигуллага язылган гаепләү документында түбәндәге сүзләр язылган “.... дер. Морты, как до , так и после революции является гнездом кулацко-торгашского и антисоветского элемента. Она  будучи расположенной на Большой дороге Серепуха-Вятска-Полянского тракта, при нашествий белых банд, занятия бывшего Елабужского кантона, использовавалась как опорный пункт,  для штаба белых войск. Когда же Советская власть в пятилетний план включила переустройство сельского хозяйства на коллективных началах и ликвидации кулака, как класса, тогда кулачество дер. Морты, будучи реакционно настроено, против советской власти, и видя, что переустройство сельского хозяйства и другими  проводимыми Советской властью мероприятиями, их кулацко-торгашское благосостояние неизбежно должно погибнуть и она, учитывая свою беспомощность, открыто бороться против  Советской власти,  стала проводить свою  к-р. деятельность через посредство подкупа неустойчивой бедноты и усиленной агитации среди массы и подстрекательство ее за открытые выступления против всех мероприятий власти.....Когда в марте 1929 года, по постановлению бедняцкого собрания закрыли обе мечети, мулла Ишалов возмущался этим и в знак протеста агитировал среди населения провоцировал ее на выступление, говоря:”Мечеть прикрывать не нужно, что за это  Бог накажет и.т.д, а когда закрыли мечети , он провоцировал массу на предявление требований власти об открытии мечети, в результате чего в 1930 году обе мечети были открыты.....”

  • Ишалов Мутыгулла

Родился в 1873 г., Казанская обл., Елабужский р-н, с. Морты; татарин; крестьянин, бывший мулла.. Проживал: Казанская обл., Елабужский р-н, с. Морты. 
Арестован 26 сентября 1930г.
Приговорен: тройка ГПУ ТАССР 30 ноября 1930 г., обвиняется.: по ст. 58-11

 ("агитация против мероприятий Советской власти."). 
Приговор: ВМН, конфискация имущества, высылка семьи в Северный край Расстрелян 27 декабря 1930 г. Место захоронения - Казань. Реабилитирован в июле 1989 г.

Источник: Книга памяти Республики Татарстан

 Менә мондый документ белән дә танышыгыз:

20 июля 1917 года в Казане открылся 2-ой Всероссийский мусульманский съезд одновременно с ним в Казане проходит еще 2 съезда: военных мусульман и мусульманского духовенства. На Всероссийский съезд Елабужский уезд был представлен 2 депутатами – Мусагутовым Х.С., муллой-Соборной мечети с Морты, бывшим депутатом Государственной Думы России 1907 года и муллой Соборной мечети Хузяхановым А.З.(НА РТ фонд № 10123).

1995 елның 24 февралендә яңа мәчеткә фундамент салдылар. Ул урында кирпечтән салынган ашамлыклар кибете иде,байлар кибете булган диләр. Мәчетне Шиһапов Рөстәм Зияфович дигән кеше төзеп бирәчәк икән. Морттан аны район Советына депутат итеп сайладылар. 1995 елның 6 октябрендә яңа мәчеткә манара куйдылар. Ә 15 декабрь көнне мәчет ачу тантанасы булды. Мәчет бинасына истәлекле такта беркетелде, анда мәчетнең исеме “Рөстәм” мәчете дип язылган.Тантанага бик күп кеше җыелган иде һәммәсе бүләкләр белән килгән келәмнәр һ.б. Мәчет манарасыннан тәүге тапкыр азан авазы яңгырады һәм Аллага шөкер бүгенге көнгә кадәр бу азан тавышы күкләрне ярып Акай таулары аша еракларга тарала.

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}