| Дөньяга килү.
Барлык мөселман кардәшләр белсен ки, адәм балалары дөньяга җәбер-солым вә кимсенүләр күрү өчен түгел, бәлки җаннарын тән калыбында тәрбия кылырга һәм дә, ахирәт тормышына ирешеп, кыямәт көнен күреп, җәннәткә лаеклы булу өчен туалар. Яман кемсәннәрнең тәмуг чокырына иңдерелеп, сират күперен кичә алмыйча, гөнаһлары авылыгыннан янар диңгезләргә егылып төшүе-үзләре сайлаган юл булганлыктан, бары тик кызгануга гына мохтаҗлар. Яшәеш аша начарлык белән үтүдән булдыра алган кадәрле һәркем сакланырга бурычлы. Моның өчен сөннәттән, ягъни шәригать өйрәткән гореф-гадәтләрдән тайпылмаска тырышу гына кирәк, бала-хөрмәт җимеше. Ир белән хатын никяхлы булганда гына үзара якынлык кылу сөннәт санала. Башкалар өчен мондый эш-хәрам вә зина. Ир үз хатынын куркыту белән ала икән, хатынына хәвеф төшә. Мондый хәвеф вә куркулык белән яралган бала, ни хикмәт, дивана вә акыл ягыннан зәгыйфьлек дәрәҗәсендә дөньяга киләчәк.
| |