Зөләйха Госманова да шигъри җанлы кеше иде. Тормыш иптәше Зиннур фронтка киткәч, ул кызы белән бер ялгызы калды. Зиннурын өзелеп-өзелеп сагынганда туган шигъри юллары:
Кавышу килер.
Сәлам язам сиңа, сәлам язам
Сәлам язам сине сөйгәнгә.
Ямансулый минем яшь күңелем,
Бергә булган чак искә төшкәндә.
Бергә чакта күңелле иде, бәгырем,
Кай җирләргә генә барсак та.
Әйтер сүзләремне әйтә алмадым
Күрә алсам да сине киткәндә.
Табигать тә үзгәрә көннән көн
Гомерләр дә шулай үзгәрә
Көн артыннан көннәр килә шулай,
Кавышу көне килер безгә дә.
Гөлләр булгач матур була урам,
Бакчаларга чәчкә утыртыйк.
Озак вакыт күрешми торсак та,
Бер-беребезне мәңге онытмыйк.
Онытмамын бәгърем онытмамын
Авырлыкка ничек тә түзәрмен.
Йөрәгемә пуля керсә әгәр
Зөләйха, Гөлнура исемен әйтеп үләрмен.
1941 ел.
|