Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Күршелек һәм күршеләр белән тору хакында.

    Йорт салу алдыннан кайда,  кем янына, күршеңнең холкын белеш. Хәдисләрдән күренгәнчә ике яктан да кырык йорт дәвамында кешеләр бер-берсенә күрше булалар һәм хөрмәтләрен үзара тигез бүләләр. Иң яхшы күрше бервакытта да үзе тук булган хәлендә, яндашларын ач  килеш йокларга яткырмаска, аларга ризыктан өлеш чыгарырга тиеш. Әгәр үзендә зур туй, бәйрәм, корбан ашы була калса,күршеләрен читтә калдырмас, аларны чакырып китерер. Бигрәк тә пешкән аштан бүлеп өлеш чыгару-күршеләр өчен саваплы эш.  Яндашың белән орышу, аңа каты итеп кычкыру, караңгы йөз күрсәтү, сәламсез калдыру- болар аеруча гөнаһ эшләрдән санала. Әмма аларга артыгы белән ияләшеп китеп, алар юлыннан гына йөрү дә  мактауга лаек сыйфат түгел. Күршең авырып китсә хәлен белешү, вафат булса җеназасында катнашу, фарыз эш.Әгәр күршең юлга чыгып китсә, аның үтенүе- үтенмәвенә дә карамастан, йорт –җиренә күз- колак булырга кирәк. Бервакытта да күршең балаларын кимсетергә ярамый, юкса гөнаһы авыр газаплар булып өстеңә төшәчәк. Әгәр дә берәү йорт- җирен сатарга уйласа башта күршесенә әйтергә тиеш. Ул баш тартса гына башкаларга сату дөрес санала. Шулай итеп, шәригать  буенча, күршеләрнең хаклары вә бурычлары бик зур. “Күршенеке-Аллаһныкы” булганлыктан, үзара тату яшәү, өлешләрне бутамау, ярдәмчеллек бар икән, бу ихаталар өстендә фәрештәләр йөрерләр һәм Хак Тәгаләдән изгелек нуры төшеп, бәхетләре вә байлыклары камиллеккә ирешер.

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}