Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Гобәйдуллина Нәфисә Котдус кызы 1925 елгы

Сугыш еллары. Урамда буран. Кайда күк, кайда җир шайтан белсен. чылбырыннан ычкынган февраль җиле арысландай үкерә, озак йөреп хәлсезләнгән юлчыдай тәрәзә шакый, морҗа эченә, бүрәнә ярыкларына кысылып үкси, елый иде. Иртүк идарәгә ашыгам. Мин бит гаиләдә олы бала миннән кала берсеннән берсе кече 4 балабар. Әтине 1942 елда сугышка алдылар. Әти китеп озак та тормады иң кечкенәсе 2 яшҗлек Камил үлде. 16 яшҗтә генә булсам да әни белән тормышны җигелеп тартучы мин идем. Идарәгә  килеп җиткәндә кызлар инде җыелып беткән иделәр. Председатель Әмин абый исән кулын бутый- бутый нидер сөйли. “Беләм, җан кисәккәйләрем, бәгырькәйләрем,- ди ул. Авыр сезгә, бураны да котыра. Бүген , иртәгә чәчүлек орлыкны алып кайтырга кирәк. Тизрәк бармасак,ерагырак җирдән бирерләр, фронтка безнең икмәк кирәк.” Икенче көнне чаналарыбызны тартып таң беленер беленмәстә юлга чыктык. Буран басылды, ләкин Юраш ягыннан әче җил исә. Мең бәләләр белән без кызлар чаналарыбызга салып чәчүлек орлыкны алып кайттык. Җирдән җылы пар күтәрелүгә тубалларыбызны асып чәчүгә чыктык. Любиян, Шәмәрдән урманнарында метрлап кисеп агачларны вагоннарга төядек. Өйдән килгән барлы юклы ризык белән урман кисүе җиңел булмады. Ит юк, малларны суярга ярамый закон шундый. Без әзерләгән агачлар фронтка озатылды.

Сугыш тәмамланды. 1948 елда мин  Газизуллага кияүгә чыктым, дүрт малай таптым. Сугыштан соң да тормыш җиңел булмады инде ул. Сыер саудым,атлар карадым.  Аннары хатын – кызлар бригадасы оештырып кибән куйдык. 10 сум хезмәт хакы түлиләр иде. Бик яшли ирем үлеп китте. Балалар үсеп җиттеләр. Сынаулар алда булган әле дүрт улымның өчесен үзем озаттым.

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}