Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Хәмидуллина Хәлимә  

Тумышым белән мин Дөм-Дөм авылыннан, 1905 елда туганмын. 22 яшемдә Мортка килен булып төштем. Кәримуллаларның өйләре Ленин урамында иде, ул вакытта Олы юл шулай атала иде. Колхозлар оешканчы байларга эшләдек, җирләрен эшкәрттек, йорт эшләрен башкардык. Мурзиха байларының да җирләрен эшкәртә идек. Кибетләрдә булган әйберне дә алырга акча юк иде. Үзебез читен эшкәртеп кием тектек , аны төрле төсләргә буядык. Аякка чабата эләксә бик бәхетле идек инде. Барлы юклы хезмәт коралларын биреп 1930 елда колхозга кедек. Дүрт балалы гаилә тырышып хезмәт итеп ятканда сугыш башланды. 1941 елның 28 декабрендә Каримулламны сугышка алдылар. Бик салкын булсада Фоатымны күтәреп, калганнарын җитәкләп авыл капкасына кадәр озата бардым. Каримулланың соңгы сүзе балаларны сакла, мин кайтырмын диде.Мин бу сүзләргә чынлап та ышандым. норма 20 сутый булса да мин 40 сутый урам. Ситдикова Камал, Гыйбадуллина Мәүҗидә Гобайдуллина Гәздәбанулар белән рәттән барабыз, ничек тә калышмаска дип баш та күтәрмибез. Урак бткәч Любян урманына утын кисәргә җибәрделәр. Балалар үзләре генә иң олы дигәненә 13 яшь. Кайтырга ярамый, авылдан берәрсе килсә хәбәрләр сорашабыз. Фронттан нинди хәбәрләр бар, кара кәгазь алучылар өчен нык борчылабыз. Безнең гаиләгә дә озак көттермәде бу хәбәр 1943 елның язы иде “Сезнең ирегез Хамидуллин Кәримулла Калуга өлкәсенең Спас-Демен районы Наумова авылын дашманнардан азат иткәндә батырларча һәлак булды”  диелгән иде бу кәгазьдә. Мин аны тотып син бит кайтырмын дигән идең дип бик озак еладым. Нишләмәк кирәк дүрт авыз көн туса ашарга сорап күзгә карап торалар.

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}