Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Закирова Хәдичә Гайнулла кызы 1913 елгы

Авыл халкы “Сталин Ибраһимны” белә инде. Мин шуның бригадасында эшләдем. Бик булган колхоз эшенә бирелгән кеше иде мәрхүм. Ялкауларны җене сөймәде инде. Авылдашым Галимә Ибраһимова белән гел иң җаваплы эшкә безне куя иде. Иптәш кызым Галимәнең дә кушаматы тикмәгә генә “чыкрыш” булмаган инде. Авызыбызны ачсак үпкә күренсә дә, кесәләрдә җилләр уйнаса да безнең йөрәкләр гел эш,эш дип тибә иде инде.

 Мин Морт авылының иң матур җирендә ,табигать кочагында, тау астына терәлеп утырган, Балавыз һәм Ат чишмәләре челтерәп аккан Аланлы дип аталган берничә генә өйле урамга Закир белән Нәфисәләрнең Габдулхак  исемле  егетләренә кияүгә чыктым. Кызыбыз Сания туды. Көн дә колхоз эшенә чыгып йөгерәм,аякта чабата , муеныбызга тубал асып чәчү чәчәбез. Габдулхак Донбасска шахтага күмер чабарга китте. Ике ел булды дигәндә безне дә чакырды. Мин төенчегемне төйнәп , ике яшҗлек кызым Саниямне күтәреп юлга чыктым. Менә станциядә поездга утырдык. Поезда эссе, халык каядыр бара, без дә барабыз. Чамаласаң ерак та калмаган иде бугай. Кинәт нәрсәләрдер шартлый башлады, поезд тәрәзәләре коелып төште. Кычкырган,елаган тавышлар килә, без дә бик курыктык. Бу сугыш башланган икән. Мең бәләләр белән кире авылга кайттык Габдулхакны да сугышка алдылар. Дүрт елга сузылган авыр сугыш еллары. Авылга иң беренче кайгылы хәбәрне Мәгүдә алды , аның ире Әхмитнең үле хәбәре килде.        Бу хәбәрне яшен тизлеге белән авылның һәр йортында шомланып кабул иттеләр. Мин дә кызым Санияне кочаклап бик озак еладым. Минем Габдулхагым ничек микән ,исән генә булсын инде баламның атасы. Шулай итеп көннәр үтә торды. Сугыштан кулларын,аякларын калдырып кайтучылар да ешайды. Ул елларда сугышка повестка кешеләргә генә түгел атларга да килә торды. Авыл халкы атларны да күз яшьләре белән озатып кала.Атларның картлары, аксаклары, камыты җиргә тигәннәре генә калды. Без шул атларны җигеп ындыр табагына көлтә ташыйбыз,таңнан торып керосинга,бензинга китәбез, сабан сөрәбез, тырмалыйбыз. Ул мескеннәр авырлыкка түзә алмыйлар сузылып яталар да күзләреннән мөлдерәмә яшьләрен чыгарып җан бирәләр. Без аларның гәүдәләрен җиргә иңдерәбез. Кешеләрдән аермалы буларак атлар сугыштан бөтенләй кайтмыйлар иде, исән калганнары да дим.  Сугыш бетте, озак көткән Җиңү килде. Минем дә Габдулхагым чит җирләрдә яшәп калды, яңа гаилә корды. Саниямә 11 яшь тулды . Габдулхагымның  карт әти-әнисенең бәхиллеген аласы килгәндер инде авылга кунакка кайтты. Әткәй белән әнкәй нәрсә дигәннәрдер Габдулхак кире китмәде. Озак та үтмәде әткәй белән әнкәй бер бер артлы бакыйлыкка күчтеләр. Ә без тагын яшәп киттек, берсеннән берсе чибәр тагын ике кыз, ике ул алып кайттым мин Габдулхагыма. Улларыбыз кыска гөмерле булды. Равиләм белән Рабигамны Саниям үстерде инде. Без Бикенәгә торырга күчендек. Урманда 5-6 гаилә яшәдек, мин атлар карадым. Яшәгән җиребез бик матур урында иде, коесы да бар, ерак кына түгел чишмәсе дә бар иде. Сания кызым шуннан торып җәяүләп укырга йөрде. Буранлы көннәрдә Шәрифулла абыйларында куна кала иде. Багана башыннан түгел кеше башыннан йөри инде кайгы – хәсрәт. Габдулхагымны да кадерләп соңгы юлга озаттым  Борчылулар күп булды инде. Саниямнең ире , киявем Роберт Чернобельдә булды. Үзегез беләсез  аннан нинди авыру алып кайтканнарын. Кызым өч бала белән тол калды. Икенче улы Раиф , яраткан оныгым Афганистанда хезмәт итте. Раифның да исән-сау кайтуын теләп күп догалар кылдык. . Мин менә үзем тугызынчы дистәне вакладым. Олы кызым Саниямдә яшим, тормышым бик рәхәт, Аллага шөкер. Оныкларым “дәү әни”дип кенә торалар. Бар теләгем шул дөньялар имин булсын иде инде

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}