Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Хисамутдинов Расих Борхан улы.

 

Үзенең гомерен халыкны мәдәни –агарту эшенә багышлады, 34 ел Алабуга районы Морт мәдәният йорты директоры булып эшләде.

Алабуга халык депутатларының берләшкән Советы Президиумының 1992 елның  12 октябреннән чыккан 111 номерлы карары нигезендә яшьләр һәм авыл халкы арасында алып барган күпеллык намуслы  һәм нәтиҗәле хезмәте өчен “Алабуга районының почетлы гражданины” дигән мактаулы исем бирелә.

Дәүләт бүләкләре:

  • “ТАССР ның атказанган мәдәният хезмәткәре”
  • “РСФСР ның атказанган мәдәният хезмәткәре”
  • “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале

Ахметзянов Файзелхан Гарифҗан улы.

Алабуга муниципаль районының бүләкләр тапшыру комиссиясе карары һәм Алабуга муниципаль  районы башлыгының  2011 елның 10 октябреннән 745 номерлы карары нигезендә Алабуга муниципаль  районының социаль –экономик үсешенә керткән олы шәхси өлеше өчен”Почетлы алабугалы” исеме бирелә.

Дәүләт бүләкләре:

  • “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале (2005 ел)
  • “Фидакәрь хезмәте өчен “ медале (2008)

Гарипов Багданур Гариф улы.

Морт сельхозтехникасында 33 ел фрезеровщик булып эшли, Бөек Ватан сугышында катнаша.

Алабуга халык депутатларының берләшкән Советы Президиумының 2000 елның  24 апреленнән чыккан 23 номерлы карары нигезендә Ватанны саклау һәм хәрби бурычны үтәгәндәге батырлыгы, күпеллык намуслы хезмәте өчен “Алабуга районының почетлы гражданины” дигән мактаулы исем бирелә.

Дәүләт бүләкләре:

  • “Японияне җиңгән өчен” медале
  • “Совет Армиясенә һәм Флотына 30 ел”
  • СССР Кораллы көчләренә 70 ел”
  • “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 40 ел”
  • “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 50 ел”
  • “Хезмәт ветераны” медале

Ахметов Назимулла Нурулла улы

1958елда Морт авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Алабуга педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый. 2015 елның 8 августында хәйриячелек эше өчен Менделеевск муниципаль районының Почетлы гражданины дигән мактаулы исем бирелә. Назим Нурулла улы туган авылы Мортка даими ярдәм итеп тора:юллар салдыра, чишмәләр төзекләндерә, талантлы яшьләргә матди ярдәм итә.
 

 

 

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}