Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Миннегалиева Хәдичә Баязит кызы.

Колакта һаман бер тавыш, колакта һаман бер моң. Кайдандыр ишетелгән һәм отып калынган сүзләр

Бу елда да бодай бигрәк уңган

Кыйблаларга таба егылган.

Бу хәсрәттән түккән күз яшеннән

Күләгәле җирдә күл булган.

Мин ачлык елында ,1920 елда туганмын. Туганыма алты ай булганда бер бер артлы әтием дә , әнием дә үлеп киткәннәр. Мине җиңгәм белән абыем асрамага алганнар, үзләренең  дә гаиләләре ишле булганлыктан, кечкенә яшьтән хәер сорашырга мәҗбүр булдым. Инде 9 яшемнән җиңгәмә ияреп урак урырга йөрдем, яшелчә үстерә иде колхоз, шунда эшләдем. Үсә төшкәч сука сукаладым, кояш белән бергә эшкә китәм , караңгы төшкәч кенә кайтып авам. Ул да булса  сугыш...  Авылдан күпләп фронтка китә башладылар, беренче көнне үк 26 кешегә сугышка китәргә чакыру килде. Авылда хатын –кызларны да шахтага җибәрәләр икән дигән хәбәр таралды. Чынлап та фронтка күмер кирәк, авылда гына түгел, анда да эшче куллар җитми дип, без кызларны Кизел шахталарына җибәрделәр. Шахтада күмерне вагоннарга төииләр, мин шуларны өскә чыгарып тордым. Эш бик авыр, күмер тузаны үпкәләргә кадәр үтеп керә.  Ходай рәхмәте берничә айдан безне кайтардылар, мине авылда атлар карга куйдылар. Үзебезгә дә атларга да ашарга юк. Атлар күтәрәмгә калдылар, биш-алты кеше баулар белән атларны күтәреп торгызабыз . Үлән чыгу белән аларны басу кырларга куабыз, ул мескеннәр көчкә атлыйлар, күбесе җан тәслим кылды инде. Бала –чага урманнан атларга капчыклап  печән ташый, колхоз эшенә атлар бик кирәк. Тагын хәбәр килде, бу юлы Свердловск урманнарына утын кисәргә җибәрәләр икән. Авылдан биш кызСвердлауга киттек. Анда 150 кеше җыелган, кемнәр генә юк, хатын – кыз, тоткыннарда бар иде. Урман кисәбез, зур- зур мичләрдә нәрсәдер эретәбез, таш кисеп юлга түшибез. Яшь чак эш авылыгына түзәр идең салкынга, ачлыкка түзеп булмый, 100 грамм икмәк бирәләр. Нишләргә , үлүчеләр дә бар. Үлсәк тә туган якта үләрбез дип, киңәшләштек тә кайтып китәргә булдык. Җәяүләп юлга чыктык, чабаталар тишелеп бетте, ач, хәл юк, шулайда юлыбызны дәвам иттек. Бер ай дигәндә бетләп, тәмам сөяккә калып авылга кайтып егылдык. Туган җирнең һавасы да башка шул, тернәкләндек. Мин тагын атлар карый башладым. Озак эшләп булмады, хәрби трибунал белән качып кайткансыз дип безне бишәр елга хөкем иттеләр. Бу юлы безне Комсомольск  шәһәренә төзелешкә җибәрделәр, анда тачкалар белән таш ташыдык. Ике ел тоткыннар булып иң авыр эшләрдә эшләдек, сугыш бетте, безне кайтарып җибәрделәр. Мин туган авылым Мортка кайттым, ике балалы үземнән 16 яшҗ олы Гыйлметдингә өченче хатын булып кияүгә чыктым . Ул вакытта ир атлар бик “ дифиөит” иде һәм биш бала таптым. Менә шул мин бәхетемне туган авылымда таптым, итәк тутырып балалар үстердем. Үзем бер класста укый алмадым, шуңадыр озак итеп мәктәптә эшләдем идән юдым, печкә яктым.

Гыйбрәтле тормыш юлы үткән, сугыш ачысын, ачлыкны татыган Хәдичә әбигә картлык көнендә пенсияләр алып уен- көлкеле булып яшәр өчен Аллаһы тәгалә 94 яшәрлек гомер биргән. 

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}