Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Урамда йөрү йолалары вә тәртипләре.

  Йортыннан урамга чыккан вакытта  мөселман кеше Аллаһы Тәгалә исемен искә алсын , тагын да “Аятелкөрси”не укысын. Боларны эшләү ул кешене ялгыш юлдан коткарыр, адашкан вә адаштыручы сукмакка кертмәс, ялгышлардан, гөнаһтан саклар, уңышлар китерер. Өммәт  бәндәсе урамда йөргән вакытта тиз  атлап, уртача ашыгулык белән барса, дөрес була. Әмма башны текә итеп кую, муенга утырту, акрын гына кыймылдау- болар барысы да һавалык галәмәте булганлыктан, бераз гына алга таба авышып атлау мәслихәт күрелә.

Мөселман бәндәсе хатын-кызның юлын бүлмәскә, ике хатын арасыннан чыкмаска тиеш. Сәлам биргәндә , аны кайтару шарт. Урамда тукталып сүз сөйләшү- бу  да , әгәр озакка сузылырдай икән мактаулы эш түгел. Урамда йөргән вакытта какырудан вә төкерүдән бик сак булырга кирәк. Әгәр юлыңа адашкан йә гаҗизлеккә төшкән бәндә очрый икән, аны дөрес юлга чыгару, ярдәм итү күркәм гадәт санала. Мөселманның каршысына әгәр дә сукыр берәү очрый икән , аны калдырып китү оятка тиң. Сәлам бирү- мөселманлыкны таратуга хезмәт итүче күркәм сыйфат. Берничә тапкыр очрашсаң да, сәламнең артыгы, киме юк. Җыелып торган кешеләр белән кычкырып исәнләшү кирәк. Йортка  килеп керүгә сәламеңне бир , кеше булмаса да аны фәрештәләр кабул итәр.Сәлам җиткергәндә яшь ягыннан кечерәк кеше-өлкәнгә, җәяүле бәндә-атка утырган адәмгә, басып торганы утырганга, надан-галим кешегә башлап сәлам бирергә тиеш, бу сөннәт санала.

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}