Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Күптән күмелгән мәетнең, еллар үткән саен, кабере иңә. Төзәтсәң зыяны була  диләр. дөрес сүзләрме бу?

Юк, дөрес түгел. Киресенчә, кабер иңеп югалмасын өчен тырышырга, аны кайгыртырга кирәк. Кабер иңә барган саен, аның өстенә бераз туфрак салып, монда кабер икәнен күрсәтеп тору дөрес булыр. Үәл-лаһү әгъләм!

Өйдә мәет булганда ни өчен көзгеләрне япма белән каплыйлар?

Җан тәннән аерылып чыккач,яңа халәтендә үзен бик авыр хис итә. Җан көзгегә карап куркыр, дигән сүз йөри халык телендә. Бу гореф-гадәтне үтәүнең зарары да , файдасы да юк. Көзгеләрне томалап кую йортта хәсрәт барлыгын күрсәтер. Җан исә көзгегәкарап куркырмы, өенә кайтыр юлны  югалтырмы –юкмы, без анысын белмибез. Үәл-лаһү әгъләм!

Тырнакны кайчан кисәргә?Әтием тырнакны җомга көнне кисәргә  кирәк, дип әйтә иде. Тырнак кисү фазыйләтенә аңлатма бирсәгез иде.

Тырнакларны җомга һәм дүшәмбе көннәрендә кисү дөрес. Бу Пыйгамбәребәз галәйһис-сәлам сөннәте белән расланган.

Катнаш гаиләдә килен (марҗа) сәдака бирсә, аның үлгән иәти-әнисенә ничек дога багышларга? Исемнәрен ничек әйтергә? Чын урыс исемнәре беләнме? Әллә юкмы? Сәдаканы син урыс дип кире кагарга ярамый бит, бу урында нишләргә?

Киленнең әти-әнисе иман әһеленнән булмагач, алар өчен дога кылынмас, ярамый торган эш. Әмма дөньялык өчен уңыш, саулык- сәламәтлек теләп, хәтта , иманга ирешсә иде, дип дога кылу дөрес булыр. Алай- болай берәр бәндә иман әһеле булып та , исеме мөселманныкы булмаса , зарар юк. Беренче урында бәндәнең иманы тора.

Сәдаканы “син-урыс, чуваш” дип алмый калу дөрес түгел.

Бездә вәгазь сөйләүче кешенең әйтүенә караганда, кыямәт көнендә һәрберебез кылган гөнаһларыбыз беткәнче тәмугта булырга тиешбез. Шулайдыр, килешәм. Әмма вәгазьченең:” Безнең исемдә булмаганнар анда мәңге калырлар”,- дигән сүзләре күңелемә һич тынгылык бирми. Минем бер улым Руслан исемле, дин тота. Ул хәзер исеме аркасында мәңге тәмугта янармы?

Руслан исеме дә нәкъ менә Данийәл (Данил), Рафаил һ.б. исемнәр кебек мөселман исеме булып санала. Кемдер “рус” иҗегенең руска катнашы юк. Арыслан дигән исемнең бер төредер дип фаразлыйм мин аны. Гарәпләрдә аңа охшаш Раслан дигән исем очрый. Җәһәннәмдә исә кешеләр исем аркасында түгел, ә кылган гөнаһлары өчен калулары ихтимал. Әйе, исемнәр матур булырга тиеш. Әмма кешенең язмышы кылган-кылмаган гамәле буенча ачыкланыр.  Үәл-лаһү әгъләм!

Таң суы нинди су ул һәм аны ничек алырга?

Таң суы –иртәнге азанның беренче тәкбире әйтелгәндә (“Аллаһу әкбәр” дию белән) чишмәдән алына торган су ул. Шәһәр җирендә чишмәләр юк икән, колонкадан, әгәр анысы да булмаса, Ходайга тәвәкәлләп, фатирдагы гади краннан алсагыз да була. Бары иртәнге азан әйтелгәнчегә кадәр кранны ачып, суны бераз вакыт агызып торырга гына кирәк. Чөнки торбаларда бәгъзе матдәләр җыелган булырга мөмкин. Ә иң яхшысы, чишмә булганда, таң суын тиешле тәртиптә чишмәдән алу мәслихәт.

Мәрхүмне җирләгәндә, зиратка ничек киенеп килергә? Авыздан суган-сарымсак, тәмәке исе килсә, тәһәрәтсез булганда зиратка керергә рөхсәт ителәме? Зиратта ни турында сөйләшергә?

 Зиратка ялтыр-йолтыр килеп тормаган, башны, кул-аякларны томалый торган кием кигән килеш килерләр. Аракы эчкән кешегә зиратта ни калган? Тәмәке, суган-сарымсак исләре килгән кеше мәкруһ эш эшләсә дә , зиратка керә ала. Тәһәрәтсез керү-ямьсез эш. Зират мәчет булмаса да, анда тәһәрәтле керү сорала. Зиратта булганда, әлбәттә , сүзне гомернең кыскалыгы,дөньяның фаный булуы, үлем, ахирәт турында сөйләшү мәслихәт. Мәрхүм хакында начар сөйләү ярамас. Яхшылыгы белән истә калсын ул. Зиратта хәер тарату, Аллаһыдан мәет өчен ярлыкау, гөнаһларын кичерүен сорап, белгән сүрәләр-аятьләр укып багышлау хәерле.

-Фатирда эт асрарга ярыймы?

-Шәригать  фатирда эт асрауны рөхсәт итми. Күпләр өйләрендә эт асрый, аларга күпме малларын сарыф итә,югыйсә, бала үстерсә яки мохтаҗ күршесенә булышса-нинди савап булыр иде. Юк инде андый игелекле эшләргә акчасы җитми аның?! Исламның әлеге күренешне тыюы очраклы хәл түгел. Югарыда әйтелгәннәрдән тыш, фатирда эт асрау-өйнең чисталыгын бетерә. Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән:”Әгәр дә эт савыт-сабага кагылса җиде мәртәбә юарга кирәк, бер мәртәбә исә ком белән юу мәҗбүри”. Аңлашылганча,эт өй чисталыгына зур зыян сала. Димәк, намаз әһеле булган мөселманның өендә эт яши алмый.

-Мин күп гөнаһ кылдым, хәзер мәчеткә керергә дә оялам. Мин гөнаһларымның гафу ителүенә өметләнә аламмы?

-Кеше исән чакта тәүбә итсә,АллаһыТәгаләнең рәхмәтенә өметләнә ала. Бу хактагы Коръән аятләрен искә төшерик.: “Раббыңны данлап тәсбих әйт һәм Аннан ярлыкау үтен. Хакыйкатьтә,Ул  тәүбәләрне кабул итүче!” (“Нәсър”,3)

“Әгәр берәү яманлык эшләсә яки,золым кылып, үз-үзен рәнҗетсә һәм моннан соң Аллаһтан ярлыкау сораса,ул Аллаһны Ярлыкаучы һәм Рәхимле итеп табар”.(“Ниса”,10)

“...Алар ярлыкауга ирешер өчен ялварган вакытта да Аллаһ аларны газапламас”.(“Әнфәл”,33).

-Һәрвакыт дога кылабыз,әмма күпчелек очракта ни өчен дога кабул булмый соң?

-Чыннан да ,күпләр әйтәдер:”Без Аллаһы Тәгаләдән сорыйбыз да, әмма догаларыбызның берсе генә дә кабул булмый бит”. Бу сорауга болай җавап бирергә мөмкин- дөрес ,шулай булуы да ихтимал, чөнки , сез, күбесенчә, Аллаһы Тәгаләне таныдыгыз, ләкин Ул кушканча  гамәл кылмадыгыз. Аллаһы Тәгаләнең Китабын укыйсыз, ләкин Ул кушканча эшләмисез. Иблисне дошман дип дәгъва кыласыз, үзегез тормышта аңардан да уздырасыз. Мөхәммәд  галәйһи ссәләмне пәйгамбәр дип таныйсыз, ләкин аның сөннәтләрен тотмыйсыз. Җәннәтне дәгъва кыласыз, җәннәт өчен гамәл кылмыйсыз. Тәмуг утыннан куркасыз, гөнаһтан тыелмыйсыз. Күршеләрегезнең гаебен күрәсез,үз гаебегезне танымыйсыз. Аллаһы Тәгалә биргән ризыкны ашыйсыз, Аңа шөкрана  кылмыйсыз. Мәет җирлисез, безгә дә шул заман киләчәк, дип гыйбрәтләнмисез. Һаман да бер- берегезне рәнҗетеп, ярышып дөнья куасыз. Шулай булгач догаларыгызның кабул килмәвенә кем гаепле соң? Дога кылу өчен үз гамәлләрең өчен уйлану кирәк.

Сорауларга җавапны Идрис хәзрәт Галәветдин бирде.

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}