Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Авылдашыбыз   Бәһиҗә  апа да ялгыз ана. Аның  тормыш иптәше Нурулла  да бик яшьли  вафат  була. Бәһиҗә  апа берсеннән-берсе  кечкенә дүрт  баласы  белән  бер ялгызы торып  калды. “Ялгыз   ана”  бәете   шул турыда:

Ялгыз  ана

Кайгыларның күрдем мин  хәтәрен

Соң  агарды  әмма  чәчләрем

Сабырлыклар  сорап, теләк  теләп

Дога кылган гадел кичләрем.

Дүрт  баланың инде дүртесе  дә

Таралышты  никтер  дүрт  якка

Кайтырлар дип  өмет  итәмен  мин

Китмәсләр дип  ташлап еракка.

Авыр  булды дөнья  көтүләре

Ялгызлыктан  җаным тилмерде

Сирәк  килгән  кош  теледәй  хаттан

Йөзләремә шатлык  йөгерде.

Ник тудым дип үкенеп  яшәмәдем

Язмышымны  каргап аһ  ормыйм

Үземнән  соң  җирдә  ни  калыр дип

Гомеремнең уйлыйм  ахырын.

Тәгәрәшеп үсте  ике  малай

Ике  малай, тагын ике кыз

Бәхетләрен  саклап   һәр  баламның

Баш  очында тордым  йокысыз

Канатыма  җыеп бәбкәләрем

Сакладым мин. җилдән, салкыннан

Кыштыр-кыштыр һаман куа бардым

Мәшәкатьле дөнья артыннан

Шатлыгын да, хәсрәт, эшен дә

Мин  барын да бергә кичердем.

Хәсрәтемне селтәп күз яшь белән

Сезне шушы көнгә җиткердем.

Үстегез дә менә таралыштыгыз

Юлдан хәзер күзем алмыймын

Барыгыз  да кайтып җыелышкач

Сезгә карап туя  алмыймын.

 

Картлык  бәете.

Картлык – беркемгә  дә, шатлык түгел

Егетлек егәре бетте билемдә

Иң  яман чир картлык икән, дусларым!

Дәвасы аның бары тик үлемдә

Иң  яман чир картлык икән. дусларым

Хасталар котылыр, картлар котылмас

Бу чиргә каршы җирдә дәва булмас

Күңел  кошы очар китәр, тотылмас

Иң  яман чир картлык икән. дусларым

Ризыгын чәйнәргә  тешләре  калмас

Сүзенә  улы-кызы колак салмас

Ерактан күзе берни күрә алмас

Иң  яман чир, картлык икән  дусларым.

Җитмешнең  өенә  кергәндә яше

Калтырар,  үзен  тота  алмас башы

Чәйнәмәс икмәк, талкан булыр ашы

Иң  яман чир картлык икән, дусларым

Кеше  сүзен ишетмәс, чукрак булыр

Утырса торып китү газап булыр

Сөяге көне-төне сызлап торыр

Иң  яман чир картлык икән, дусларым.

Авызын ачса сыңар  теше  булмас

Назлы яр  түшәгендә эше булмас

Иң  яман чир, картлык  икән. дусларым

Килене, улы, кызы артык күрер,

Аны үзе өчен авыр йөк  күрер,

Урын  җире тишек һәм ертык булыр

Иң яман чир картлык икән, дусларым!

(Бәһиҗә  Гайфуллина)

 

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}