Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Нәсел шәҗәрәсе төзү (фәнни термин белән әйткәндә, генеалогия) сәнгате -Идел Болгары дәүләте мәдәниятенең мөһим бер өлеше. Тарихи шәхесләрнең, аларның фамилияләренең туганлык элемтәсен өйрәнүче татар галиме Марсель Әхмәтҗанов сүзләренә караганда, “туганлык элемтәләре” дигән сүзнең төп мәгънәсен “шәҗәрә” (“нәсел агачы”) дигән сүз белдерә. Бу – гарәп термины. Әмма бу шәҗәрә төзүне татарлар гарәпләрдән алган дигән сүз түгел. Әлеге эшне безнең бабаларыбыз үзләре башлаган һәм ул алардан безгә калган мирасыбыз булып тора.

      Шәҗәрә - нәсел агачы, бабаларыңның әллә ничә буынга кадәр исемнәрен белү дигән сүз. Элек-электән нәсел тамырларын буыннан-буынга барлап, нәсел шәҗәрәсен төзү гадәти күренеш булган. Шәҗәрә аркылы халык ата-бабаларының дәвамчысы булуына төшенгән. Ислам дине буенча, һәрбер татар кешесе, 7 буынга кадәр әтисе, әнисе ягыннан булган әби-бабаларының исемнәрен тәртибе белән белеп, дога кылырга тиеш. Нәсел агачыңны белү, эзләү, төзү - барыбызның да изге бурычы.Татар шәҗәрәләре, нәсел тарихы булу белән бергә, милләтебезнең юридик документлары булып та саналган. Аларга карап заманында Россия хөкүмәте дә татар биләре, тарханнары һәм морзаларының милеккә хокукларын таныган.Илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән – холыксыз, нәселен белмәгән – нәсәпсез дип, халык юкка гына әйтмәгән. Адәм баласы үзенең 7 буын бабасын белергә тиеш, дигән борынгылар. Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, туган йортының, үз халкының чыгышын белә. Үзенең кемлеген — кем нәселеннән, нинди нәселдән, кавемнән булуын, ата-бабаларын белгән кеше беркайчан диненнән, теленнән, милләтеннән ваз кичмәячәк, беркайчан чит тәэсирләргә бирелмәячәк

      Атаклы татар программалаштыручысы Зөбәер Мифтаховның матур гына “Нәсел агачы” дигән программасы бар. Ул тулысынча татар телендә. Программага туган-тумачаның, дус-иш һәм таныш-белешләрнең исемнәрен, туган(-үлгән) елларын һ.б. белешмәләрен кертеп, ата-аналарына һәм балаларына “тоташтырып”, электрон “Нәсел агачы” төзергә мөмкин. Килеп чыккан “Нәсел агачы”ндагы һәрбер исемгә “тычкан” белән ике кат чиртсәң – секунд эчендә шул исемнең үз “Нәсел агачы” ясала. (Уртада – шул кеше, сулда – ата-бабалары һәм әни-әбиләре, уңда – балалары һәм арырак токымнары.) Белешмәләр курсор астындагы исемнән бер читтә языла, курсор күчкәч сөртелә.

Берьюлы берничә аерым “Нәсел агачы” да булырга мөмкин, аларның тоташуы мәҗбүри түгел. Кирәк икән – бөтен авылыгызны язып чыгыгыз... Исемлектән берәр кешене күрсәтүгә, шуның “агачы” килеп чыгар, бөтен нәсел-нәсәбе белән бергә...Бу программа бигрәк тә компакт, матур күренешле, “оператив” һәм максатка ярашлы булуы белән аерылып тора.  Тагын Дмитрий Киркинский ясаган программа бар – ул да Зөбәер Мифтаховныкына бик охшаган  Бик кулай һәм отышлы программа. Тулысынча интерфейсы татар теленә тәрҗемә ителгән.

   "Әгәр үлгәч тә искә алсыннар дисәң, игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр", – дигән борынгы акыл ияләре. Барыбыз да китап яза алмыйбыз, ә менә нәселебез дәвам итүчеләргә күркәм тәрбия биреп һәм аларга мирас итеп нәсел шәҗәрәсен язып калдыра алабыз.

(Ильяс хәзрәт Җиһаншиннан алынды).

 

    Алтын сүзләр,шулай бит авылдашлар, моннан да матур, төгәл, фәнни итеп әйтеп тә булмый. Минем бер тәкъдимем бар әйдәгез, шушы сайтта шәҗәрәләр бәйрәме оештырыйк. Бәлки шуннан авыл шәҗәрәсе килеп чыгар. Кемнедер соңгы юлга озатканда туган –тумача җыела, ә соңыннан “ничектер туган инде алар безгә, белмим”,- дигән сүзләр дә ишетергә туры килә. Әле соң түгел , әйдәгез берләшик!

 

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}