Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Дөньяга танылган уйлап табучы.

ӘХМӘТОВ Тимерхан Габдулла улы

Туган көне: Алабуга районы Морт авылында Габдулла һәм Зөһрә Миннахметовлар гаиләсендә  туа. 4 баласын калдырып Габдулла сугыш кырларында ятып кала. Тимерхан мәктәпне 1952 елда тәмамлап КХТИ га укырга керә.

30.07.1934

Фәнни мөхәрририят: 

Дефиниция: 

Әхмә́тов Тимерхан Габдулла улы (30.7.1934, химик-технолог, техник фәннәр докторы (1981), профессор (1987).

Тәрҗемәи хәле

Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң (1957), Морт мәктәбендә укытучы, Л.Я. Карпов исемендәге Менделеев химия заводында: 1972 елдан баш инженер, 1983 тән директор. 1985 тән Казан технология университетында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре неорганик матдәләр (шул исәптән аеруча чиста матдәләр) технологиясенә карый. Ярлы фосфоритлардан катлаулы фосфор-калий-магнийлы ашламалар ясау технологиясен, Татарстан җир асты тозлыкларыннан һәм нефть суларыннан йод, бром, натрий гидроксиды һәм натрий карбонаты, поташ һәм микроэлементлар табу технологиясен эшли. Алюминий оксидын (лейкосапфир, рубин, алюмоиттрийлы гранат монокристалларын үстерү өчен чыганак материал) табу ысулын; алюмомагний шпинелен, махсус корыч өслеген электроизоляцион каплам белән каплау өчен тотрыклы магнезий суспензияләрен табу ысулын тәкъдим итә. Әхмәтов тәкъдим иткән чиста алюминий, бакыр һ.б. төсле металлар җитештерү өчен 10 нан артык флюс составлары ВАЗ һәм КамАЗда, кайбер чит ил предприятиеләрендә гамәлгә кертелә. Күкертнең төрле модификацияләрен һәм аның кушылмаларын җитештерү (Л.Я. Карпов исемендәге Менделеев химия заводында, Березники химия комбинатында һ.б. гамәлгә кертелә), шулай ук барийның органик һәм неорганик кушылмаларын табуның фәнни нигезләрен эшли. Консервантларның яңа буынын - яшел массаны силослау өчен азык баеткычлары, яшелчә һәм сенажны саклау өчен антиоксидантлар эшләү технологиясен гамәлгә кертә. Э. Касыймовның «Томан аша» (1968), «Һаваларда тургай» (1973)  әсәрләренең төп герое.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре

ТРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1995), РСФСРның атказанган уйлап табучысы (1977), СССР һәм РФнең шәрәфле химигы (1984, 1997). Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

 

 

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}