Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Кул арты китә.

Муфахаров Тимерхан ГАЗ 53 да шофер булып эшли. Алабугага барганда "по пути" авылдашларын кузовка утыртып бара. Барып җиткәч алардан акча җыя. Берсендә "пассажирлар "арасында моның әнисе дә була. Әнисе берни булмагандай кузовтан төшә дә китеп бара. Ә Тимерхан "әни,әни кая барасың даваййй,кул арты китә алайса " дип әйтте ди.

Кайнар дучмак.

“Дучмак”  Хөсәене белән ” Кайнар”  Илдырхан кырда эшлиләр икән. Чәй эчәргә туктаганнар.

-Әйбәт... –дип, канәгать кенә сузып җибәргән Хөсәен, чәен тәмләп йотып.

-Их, дучмак та булса!-дип кушаматы белән үчекләп куйган аны Илдырхан. Тегесе дә сүзгә күршегә кермәгән:

-Әйе,  “кайнар “ да булса... дип өстәгән.

 

Ладно... Можно!

“Шырлыйм” Хөсние Армалыга баргач була бу хәл.  Хөснинең райпо рәисе булып эшләгән чагы, кемгә ни кирәк аңа халык заказ бирә икән. Ул тимер ишекле кибеткә кереп бер стаканны бушаткач гел үз кешегә әйләнеп китә.

-Татарин , дрова привезешь?

-Ладно... –ди икән Хөсни.

-А ты не  обманешь?                                                                                                                                                

-Можно!

Күрәсең Хөснетдиннең урысчасы шуның хәтле генә булгандыр инде.

БАМ.

Минем күрше Алабугада яши. Еш кына авылга кайта,билгеле инде күршеләр озаклап бер-берсенең хәл-әхвәлен сораша.Ничек хәлләрегез-дип сорыйм,күршедән. Әйбәт ди ул безнең маршрут билгеле инде, көн саен булмаса да,көн аралаш БАМ. Мин аптырап калдым , күршем моны сизенде ахры ,иртән больница, аннары аптека, кичкә таба магазин. Менә сиңа БАМ.

                                                        Үч алу.

Бу хәл Бәкер очында була. Авылның иң соңгы йортына сипарат куелган.Чиләк –көянтәләре белән хатын-кыз сөт аертырга килә. Бәдгетдинне дә әнисе кәҗә сөтен бидонга салып шунда җибәрә. Аның сөте күп тә түгел югыйсә,ләкин аны яшь җилкәнчек киленнәр чиратсыз кертмиләр,.”Үзләре барыбер гәйбәт кенә сатып утыралар”-дип үртәлә Бәдгетдин бик эшлекле кыяфәт белән.Менә кич җитә, күктә ай ялтырый. Сөт аерту чиратындагы соңгы 3-4 хатын-кыз чиләк-көянтәләре белән аерткан сөтләрен, кечкенә бидонга сөт өсләрен салып кайтып киләләр. Алда юл кырында кое бар. Берзаман шалтыр-шолтыр килеп коега чиләк төшеп китә. Хатыннар туктап калалар, шунысы аптыраш кое янында беркем юк. Ул гына түгел кое авызыннан ап-ак шәүлә килеп чыга, монда инде сөтле чиләкләр бер якка , кулдагы бидоннар икенче якка оча, ә хатын-кызлар Шайдулла абыйларга ничек атылып кергәннәрен сизми дә калалар. Бераз тынычлангач бу хәлне ишеткән Шайдулла күрше Сәйфетдиннәргә юл ала, керсә Бәдгетдин әнисенең ап-ак намаз күлмәген салып маташа.

                                                               Печәнгә эконом.

Өч ир –ат пожар коланчасында эшли. Ул вакытта машина юк бит инде, өч атлары бар боларның. Атка печәнне үзләре әзерлиләр. “Безгә печәнне эконом ясарга кирәк, әйдә атларны урманга алып төшеп көтик, шунда ашарлар”- дип тәкъдим кертә Габиз. “Кем көтә”- дип ык-мык килгәнче иптәшләре, икеләнергә бер шик калдырмыйча “мин могу” –дип сала Габиз.Шулай итеп атларны чиратлап урман кырына йөртә ул. Бер ике атна үтми иптәшләре йомыш белән Габизларга кагылсалар, ишек алдында чебен төшәр урын да юк, куак- утын белән тулган ди.

                                                   Кайнар абый.

Күрше авыл кызы Варвара МТС та тракторист булып эшли. Тракторы ватыла, ремонтка туктый бу. Бригадир янына килеп тракторның бер тимерен бөгәргә кирәклеген әйтә . Бригадир “Әнә күрәсеңме озын буйлы, бер куллы абзыйны, Кайнар Илдырхан -ул оста сварщик, шуңа барып әйт, бригадир кушты диген”. Варвара кош тоткандай куанып, бөтен паркны яңгыратып “Кайнар абый, Кайнар абый”- дип кычкырып , җиңенә барып ябышуы була. Илдырхан какуй трактор ремонтлау, кулындагы тимерләре белән ата- ата куа Варвараны.

                                                        Ике капчык ашлык.

Кешеләрне бер уч ашлык өчен,10 ел төрмәгә утырта торган заманалар. Габиз ат арбасы төбенә ике капчык ашлык сала. Ашыкмыйча гына Олы юл буйлап төшеп килә. Үзенең өен узып кантур турына килеп туктый, атын әйбәтләп “атлар стоянкасына” баганага бәйләп куя да,  кантурга кереп китә. Анда әле берсенең, әле икенчесенең өстәле кырына килеп утырып озаклап сөйләшә. Аннары атын алып өенә кайтып китә.

   

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}