Морт авылында игелекле эшләр дәвам итә. Мирсаяпов Айрат Фаиз улы борынгы Даһи чишмәсен төзекләндерде. Әстәй очында бу вакыйга белән бәйле чаралар гадәткә кереп китте. Хәзер ел саен ерак -ераклардан кайтып туганнары белән очрашып, олысы кечесе җыелып "Бер күрешү үзе бер гомер "-дип аталган урам җыены уздыралар.