Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

     Дибәҗә Каюмова гүзәл Агыйдел буйларында туса да, аның 60 ел гомере  Морт авылы белән бәйле. Дибәҗә  Алабуга педагогика институтына укырга керә, шуннан Морт авылына  практикага килә. Үзенең гомерлек юлдашы Афзал белән  ул  Мортта  таныша, алар күпләргә үрнәк гаилә корып, балалар үстереп яшиләр. Дибәҗә  Каюмова үзенең иҗат җимешләрен  Морт авылына багышлый...

                                                                                              

Нурлы Мортым.

Сиңа кайттым , нурлы Мортым

Синдә бит туган йортым.

Балавыз чишмә суларын,

Эчим бер генә йотым.

 

Сагынып кайттым сиңа,  Мортым,

Урадым урамнарың.

Акай тау башына менеп

Карадым – туялмадым.

 

Сагындым сабан туйларын,

Сандугачлы таңнарны.

Колач җәеп каршы алдың,

Миндәй сагынганнарны.

 

Җанга шифа,күңелгә ямь,

Һәр йортың,һәр тәрәзәң.

Урамнарың балкып тора,

Үсә синең дәрәҗәң.

 

йөрдем калын урманыңда,

Өздем кура җиләген.

Учыма алып татыдым,

Бикенә суы тәмен.

 

Мәмет буйларына төштем,

Йөрдем ярлары буйлап.

Кайларда гына булсам да

Яшәрмен сине уйлап.

Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz
    #uMenuDiv1 li,.catName {font-size:50px!important;}