Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Категории раздела
мин яздым [10]
авылдашлар турында язалар [6]
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » Статьи » мин яздым

Ак әби

Ак әби.

Морт авылының тарихы зур , данлы. Ә авыл тарихы кеше язмышлары  белән үрелеп бара. Исхак кызы Фатыйманың нәсел –ыруы,  тамырлары биредә, Мортта. Фатыйма  Исхак  һәм  Хәдичә гаиләсендә унынчысы , иң төпчеге булып 1930 елның 2 маенда дөньяга аваз сала. Мин белгәне , исән-сау  үскәне бишәү идек  : Мөнәвәрә, Зиннур, Нурҗиһан , Габдулла   һәм мин дип искә ала ул. Моксин очында  Балавыз һәм  Ат  чишмәләре  янында кечкенә генә ике төртмә тәрәзәле өйдә яши бу гаилә. Ул вакытта читкә китеп акча эшләп көн күрә халык. Исхак та  шахтада эшли , 1938 елда гаиләсен дә алып китә.  Нурҗиһан белән Фатыйманы мәктәпкә бирәләр, әмма бер кәлимә урысча белмәгән кызлар мәктәпкә йөрмәскә булалар.  Алар иртән мәктәпкә дип чыгып китәләр дә,  кичкә табан өйләренә кайталар.  Укытучылары борчылып әниләре янына килгәч кенә кызларның, хәйләсе ачыла.  Әйе, барысы да җайга салыныр иде, кәһәр суккан сугыш алда әле бу гаиләгә бик күп сынаулар әзерли . 10-14 яшьлек балаларга  туган илдән еракта сугыш исен иснәргә, ә әтиләренә    гомерлек  газап әзерләр дип,  кем уйлар ул чакта.  Бомба шартлап, пуля тиеп сугыш атлары үлеп ята. Төнлә кешеләр аларны тунап, итеннән казылык ясый, шуның белән гаиләсен туйдыра. Немецлар бушлай әзер эшче куллардан оста файдалана , көн-төн шахтада күмер чыгаралар. Менә шахта совет солдатлары кулына күчә,  шуннан файдаланып Исхак гаиләсен  туган ягына алып кайтып китәргә була, аларга ике яшь баласы белән олы кызы Мөнәвәрә дә иярә. Алар поезд белән Сталинградка тикле кайта, ләкин алга таба юл ябык , бер атна буе окопта ятарга туры килә. Биредә алардан алданрак кайткан Морт кешеләре дә кушыла, бергәләп параход белән Алабугага юл алалар.  Ач булмыйлар алар , мул итеп әзерләнгән ат казылыгы коткара аларны. Мең бәләләр белән туган авылларына кайтып җиткәч, аларны Зөләйха апалар гаиләсе үзләренә сыендыра. Ике атна эчендә үз өйләрен рәткә кертеп, Исхакның өч тутасы өчәр ызан бәрәңге биреп, туган авылларында  яши башлыйлар. Ул михнәтле еллар беркемнең  дә башын сыйпамый билгеле, анысы бит “мир” белән. Менә сугыш бетте , җиңү шатлыгы килде дип торганда  гаиләгә яңа сынаулар башлана гына әле. 1945 елның сентябрь аенда кар явып 40 сутый уңыш җыелмый кала. Гаеплене эзлиләр, өч бригадирның икесе хатын - кыз өченчесе  65 яшен тутырган олпат гәүдәле Исхак. Бәлә өстенә бәлә дигәндәй,  “немец атының тоягы да” гаеп булып үлчәүгә салына. Билгеле инде бөтен дөньяны басып алырга план корган Гитлер “баш хәтле тояклы атлар” гына әзерли инде , бу бит беркемгә дә сер түгел. Шуның өчен биш бала атасын, гаилә башлыгын  10 елга төрмәгә ябарга кирәк идеме икән?!    Әтисез тормыш билгеле бик авыр инде.  Любян урманында утын кисү дисеңме, сыер саварга да туры килде  Фатыймага. 17 яшемдә күземә агач кискәндә йомычка тиде, өч ай хастаханәдә яттым  дип искә ала ул. Авыл тормышы бик авыр билгеле, Фатыйма яңадан бәхет эзләп чит җирләргә , абыйсы Зиннурга ияреп шахтага чыгып китә. Яшь, матур кызларга эшнең дә иң авыры,  күмер вагонеткалары йөри торган рельсларны  җилкәгә салып алыштырып йөрү эше йөкләнә.

Мортның бит яшь йөрәкләрне кавыштыру, таныштыру  урыны сад бакчасы бар иде заманында. Фатыйма да үзенең сөйгәне Нурулласыннан инде 12 яшендә беренче мәхәббәт хатын шул сад бакчасында ала. Ә менә кавышу туган җирдән еракта, Кизел шахталарында насыйп була аларга. Җор, сүзгә беркайчан кесәгә керми торган  Нурулланы өч тапкыр армиягә алалар. Икесе бик уңышлы була, чәчләрне кыркып билгеле бер шәһәргә хәтле алып бара да поезд төшереп калдыра, шактый гына акча да бирәләр икән. Менә өченчесе сөйгәне Фатыймасы белән өч елга аера аны. Фатыймасына ул туган якларына кайтырга тәкъдим итә. Фатыйма шактый гына әйберләр дә алган була шуларны төйнәп, абыйсына ияреп,тагын туган авылы Мортка кайта. Әнисе  Исхагын көтеп көн дә мәчет тавыннан кибеткә тикле менә –төшә, менә –төшә. Фатыйма кайтканда ул авырый, ай дигәндә үлеп тә китә. 24 яшьлек Фатыймага бөтен йолаларын туры китереп, әнисен соңгы юлга озатырга язган икән. Әнисе аңа ике амәнәт әйтә : Кызым  бу күлмәкне атаңа сакладым  ди ул муен турыннан өч сәдәфле күлмәкне күрсәтеп һәм икенчесе чуар тавыкны гүр сәдәкасына бирерсең. Әнисен озаткач Фатыйма чуар тавыгын култык астына кыстырып, су буеннан гына  Озын Газиз абыйларга китә. Ләкин мулла бу тавык кына кызым гүр сәдакасына  аз дип  кире бора. Икенче тапкыр Фатыйма гүр сәдәкасына дигән чуар тавыкка, Хәдичәнең 10 ел буе  Исхагының мәхәббәт ядъкаре итеп саклаган өч сәдәфле күлмәген өстәп алып бара.  Кызның әле тагын бер бурычы бар, ул да булса әнисе каберенә чардуган куярга кирәк. Нурулласы шахтада эш хакы урынына бирелгән заемнарын  Фатыймасына калдыра. Заем номерларын язып биргән кәгазне тотып ул почта бүлегенә юл тота. Көннәр гел болытлы гына тормый шул, Фатыймага да бәхет елмая, бер юлы ике заем уйнаган берсенә мең сум, икенчесенә 10 сум. Шул акча чардуган мәсьәләсен дә хәл итә. Әтиләре төрмәдә, торымнан торымга Казанга төрмәгә барып торырга кирәк.  Фатыйма да Гаширә апа белән Казанга юл ала. Төрмә ишек төбе, җигүле ат  чыгып китте без карап калдык, кемнедер күмәргә алып киттеләр дибез.  Тәрәзәгә бардык башта Гаширә апага   “сезнең ирегезне яңа гына күмәргә алып киттеләр” диделәр. Шул атның кайтканын көтеп, ялынып-ялварып акча түләп алып килгән әйберләрен калдырып, Гаширә апа иренә дога кылып кайтты кабер янында , ә мин төрмә ишеге төбендә көтеп утырдым ди  Фатыйма апа . Бу хәлләрне кичерү, йөрәктән үткәрү өчен нинди рухи яктан бай булырга кирәк дип уйлыйсың. Ул арада  Фатыйма әле тегендә , әле монда бара , әтисен таба алмый. Баксаң инде 14 көн элек  Исхак  Пермьга кызы Мөнәвәрәсе янына юл алган икән. Мөнәвәрә район  үзәгенә барган, кире әйләнеп кайтканда автобус тукталышыннан ерак кына түгел бер агач төбендә фәкыйрь генә киенгән карт утыра.  Мөнәвәрә картка эндәшергә була, якынрак килсә ул әтисен танып ала.  әтисен юындырып киендереп ап –ак урын җиргә сала, бер ай буе ак май эретеп эчертә, этисен ул яшь бала сыман тәрбияли. Икенче язга матур төз гәүдәле, бер дә 75 яшьлек картка охшамаган Исхак туган авылы Мортка , кызы Фатыймасы янына кайта. Исхакның 42 сум пенсиясе була. Шул акчага гаилә ат , ике бозау алып җибәрә. Ике ел  булды дигәндә  Исхакны да балалары соңгы юлга озата. Һәр ел саен Юнусов Исхакны акланган дип искә алалар, Нурҗиһан белән Фатыймага күчтәнәч бирәләр. Ләкин әтисез үткән яшьлек, күргән газаплар... Алар йөрәккә уелып калган  шул,  80 нән узган әбиләр тыныч кына күз яшләресез генә көн дә елап алалар... Телевизордан суд турында тапшыру күренсә, нәсел- ыруыма күрсәтмә без күргән азапларны дип теләк телиләр.

 Нурулла армиядән кайткач  Фатыймасы белән яңа тормыш корып җибәрә. Бозауларны ябарга землянка казый, яңа йорт салып җибәрә. Бер генә минут та тик тора алмый ул, күңеле изгелектә, йөрәге көн туса эш дип тибә аның. Дөньяга 1958 елның 25 октябрендә бер малай аваз сала, аңа  Назим дип исем кушалар. Аннары кызлары Рәифә, бик тә чибәр , бөдрә чәчле, гомере кыска буласын белепме 7 айда тәпи китә , теле дә иртә ачыла. Йөрәктә тирән яра салып калдырган бала хәсрәте, аны сүзләр белән генә аңлатып булмый.Кечкенә Назимның “әни Рәйфә суга чумды, һаман чыкмый да чыкмый” дип ачыргалануы колак төбеннән китми. 1965 елның 14 ноябрендә гаиләдә тагын бер малай Разим туа. Нурулла машинада күпме юллар үткәндер дә, басулардан күпме икмәк ташыгандыр... Колхозда  техника җене кагылганнар күп булмый билгеле, шуңа күрә кранлы машинаны егәрләргә дә Нуруллага ышанып тапшыралар. Тырыш , намуслы хезмәте өчен  Нурулла Миннәхмәт улы дәүләтебезнең зур бүләге  Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән  бүләкләнә.   Билгеле гаилә тоткасы Фатыймасының өлеше бу бүләктә иң зуры. Балаларны караучы, йорт җирдәге мал –туар, бакча эше дисеңме, аның өстендә, Фатыйманың авылда иң оста аш –су әзерләүче икәне беркемгә дә сер түгел.  Иң тырыш кешеләр генә умарта тота диләр, Фатыйма бу эшне дә бик оста башкара. Моның өстенә өч дистә елдан артык  матур – матур күлмәкләр тегеп, кешеләрне җылы юрганлы, бишмәтле иткәне өчен дә Фатыйманы Мортта гына түгел бөтен янәшә тирә авыл халкы да әле дә рәхмәт белән искә ала.  Балаларына югары белем биреп, башлы күзле итеп, үзләре сызган юлны фатыйха итеп матур гына яшәп ятканда Нурулласы  бакыйлыкка күчә.  Фатыйма көндә кояш чыкканчы һәм кояш батканчы  Нурулласына, ул калдырган алтын баганалары  Назим белән Разимга  уңган булган яраткан  киленнәре Лилиясе белән Люциясенә , яраткан оныклары  Альберт белән Динарга, Нияз белән Фидаилгә изге теләкләр, сәламәтлек, эшләренең уң булуларын, хәерле көннәр тели тели дога кыла.  Һәр туар таңга сөенеп улларына , киленнәренә яшәргә көч биргәннәре өчен рәхмәт укый.Балалары да игелекле, авылдан читтә яшәсәләр дә  ярдәм кулы сузарга гына торалар. Назим инде ничә тапкыр зиратка бару юлларын төзекләндерүдә ярдәм итте. Әле туган авылында үзе эчкән чишмәгә яңа сулыш өрергә хыялланып йөри.

 Фатыйма  апа  быел үзеңнең    83 нче язын каршылады. Аның тормыш юлы сикәлтәле дә , авыр да булган , әмма ул сынмаган сыгылмаган. Бүгендә күпләргә үрнәк булырдай ак әби булып, туганнарына ярдәм кулы сузып, балаларын барлап яши. Фатыйма апага алга таба да сәламәтлек белән инсафлы, ярдәмчел, киң күңелле балалары белән горурланып матур итеп яшәргә язсын.

                                                        К. Салимова.

Категория: мин яздым | Добавил: Кадрия (26.11.2014)
Просмотров: 919 | Рейтинг: 2.0/1
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz