Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Категории раздела
мин яздым [10]
авылдашлар турында язалар [6]
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » Статьи » авылдашлар турында язалар

Гиппократ антына тугрылыклы.

Сәламәтлек – ул һәр кешенең бәяләп бетергесез зур байлыгы. Соңгы елларда медицина өлкәсендә зур үзгәрешләр бара. Яңа хастахәнәләр төзелә, алар яңадан –яңа аппаратлар белән җиһазландырыла, өстәвенә, күләмле информатизацияләү процессы бара. Шуның белән бергә оптимизация җиле сәламәтлек өлкәсен читләтеп үтми. Бу мәсьәләгә килгәндә Морт төбәгендә яшәүче халык бик бәхетле,  күп азаплар белән булса да төзелеп калган заманча хастаханә бүген дә үзенең йөзен югалтмый. Барыбыз да ул вакытта эшләгән баш табиб Шәфкат Гарифҗан улына мең рәхмәтлебез.

     Медицина никадәр генә алга китмәсен,  ул кешелекне бөтен авырулардан да тулысынча  коткара алмый. Медицинаның төп звеносы һәм этәргеч көче –  табиб. Бүген биредә баш табиб вазифасын авылыбыз егете Мулланур Гариф улы башкара. Казан медицина институтын тәмамлаганнан бирле, ул Гиппократ антына  гына түгел, авылдашларына да тугрылыклы хезмәт итә. Хастахәнә бинасы һәрвакыт тәртиптә, бүлмәләрдә чиста, җылы. Бина урнашкан кишәрлектә агачлар үсә, җәен үзенчә бер матурлык -бар җир алла-гөлле чәчәкләргә күмелә.

      Биредә кирәкле булган күп кенә анализларны да биреп, тиз арада  дәвалана да башларга мөмкин. Бүлмәләр заманча җиһазландырылган, ашханәдә пешергән ризыклар тәмле , туклыклы.

    Табиб гел белемен камилләштереп тора, башкалардан да шуны таләп итә.  Коллективтагы  башка табиблар да, шәфкать туташлары да белемнәрен күтәрү өстендә даими эшлиләр. Авыру тәүлекнең кайсы вакытында мөрәҗагать итсә дә югары дәрәҗәдәге ярдәм ала. Ике ашыгыч ярдәм машинасы һәрвакыт  төзек тора.

Авыруларны кабул иткәндә дә баш табиб аларны игътибар белән тыңлый, тәфсилле җаваплар бирә.“Сәламәтлеккә битараф калу ярамый, чөнки вакытында ачыкланган авыруны дәвалау күпкә җиңел һәм нәтиҗәле”, – ди  баш табиб. Иң четереклеләрнең берсе булган сәламәтлек саклау өл­кәсендә, билгеле, сәләтле табиблар белән бергә талантлы оештыручылар, искиткеч авыр да, җаваплы да җитәкче йөген тарта алырдай көчле шәхесләр кирәк. Морт участок хастахәнәсенең баш табибы Мулланур Гариф улы шундый кеше.  Бүген меңнәрчә кешегә сәламәтлек өләшкән баш табибның үзенә дә сәла­мәтлек теләүчеләр бихисап . Кешене өмет,ышаныч яшәтә.Барыбызны да Ходай шуннан аермасын иде.

                        Мөхәммәтҗанова Ә.Х.

 

Категория: авылдашлар турында язалар | Добавил: Кадрия (07.03.2016)
Просмотров: 262 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz