Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Категории раздела
мин яздым [10]
авылдашлар турында язалар [6]
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » Статьи » авылдашлар турында язалар

шушы яктан, шушы туфрактан без...

Шушы яктан , шушы туфрактан без.

Мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлфинә Гаффанова һәм Фәрдия Шагидуллина урам концертлары оештырып җибәрделәр. Шаулап гөрләп җиде урам концерты узды. Берсеннән берсе эчтәлекле, матур итеп оештырылган, шыгрым тулы заллар белән үтте алар. Чират Зират урамы һәм Өчөйлегә җитте. Менә без дә бар булганлыгыбызны туплап оештыру эшләренә керештек. Әниләр көне белән бәйләсәк отышлырак булыр дип уйладык, барыбер да нәсел , төп нигез, туган җир темасы өстен чыкты. Бу кичәне әзерләгәндә авылдашларыбызның бердәм, бик тә җаваплы, эчкерсез иң мөһиме, үз туган туфрагыбызны нык яратулары сөендерде. Садыковларның иң мәрхәмәтлесе Рамзия Фатхуллина концертка милли ризыгыбыз булган тау хәтле чәк-чәк күтәреп төште. Ләйлә Фәрхетдинова белән Ләйсән Галиевага да рәхмәтебез зур.

Морт авылы- Татарстандагы иң зур һәм данлы тарихы булган татар авылларның берсе. Мин чыгышым , тамырларым белән шушы авыл кешесе булуыма чиксез горурланып яшим. Ерак бабаларымның гомерләре биредә үткән, алар иген иккән, мал асраган, йорт салган, бала үстергән. Күбесенең мәңгелек йортлары да Морт зиратында урын алган,-дип башлады сүзен Кадрия Хөсәен кызы. Кайберәүләр өчен авыл турындагы белешмәләр яңалык та булыр дип уйладык без һәм сүзебезне дәвам иттек.

Авылым турында бер риваять: борынгы авыл урман буенда урнашкан, аның зираты да булган. Өч нәсел яшәгән. Мәмет дигәне Сарман ягына күченгән. Моксин белән Бәкер дигәннәре икесе ике калкулыкка менеп урнашкан. Шуннан Моксин һәм Бәкер урамнары киткән. Күпләрегез хәтерлидер әле, Урта урамда Миннур әби бар иде, аны нишләптер “кош” әби дип йөрттеләр. Аның сулышы шифалы дип ераклардан өшкертергә киләләр иде. Шул әби , урман буендагы зираттан әрвахлар рәт-рәт булып , авыл эчендәге зиратка күченделәр . Фәтихабану белән зиратка барып Коръән укып дога кылдык дигән.

Сүзне икенче алып баручы Фаиз Файзрахман улы дәвам итте: Әби- бабаларыбыз безгә амәнәт әйтеп калдырганнар : алга таба да авылның олысы кечесе Моксин һәм Бәкер исемен әйтеп зекер тәсбихләр тартса , намаз укыса, мәчетләребездән азан тавышлары ишетелеп торса ,авылыбызга бәрәкәт иңәр, авылыбызны кайгы- хәсрәт читләтеп үтәр дигәннәр.

Урамыбыз кечкенә дип борчылуыбыз урынсыз булып чыкты ,утыз кешелек хор җыйналды , алар авылыбызның гимнына әверелгән Ләлә Абдуллина сүзләренә Владимир Мироваев көй язганМорт яклары” һәм “Туган авылым”җырын башкарды.

Әйе , Моксин һәм Бәкер нәселенә телне, динне, тарихны амәнәт итеп калдырган. Рәсми кагәзләрдә урам исемнәре төрле чорда төрлечә язылган. Әмма халык аны барыбер үзенчә Олы юл, Урта урам , Өчөйле , Зират урамы дип йөрткән.

Җәннәт әниләрнең аяк астында. Нәселне, милләтне дәвам итүче, әниләр. Залда утыручы барлык хатын кызларны 8 март халык-ара хатын кызлар көне белән тәбриклим- дип сүзен дәвам итте Фаиз Файзрахман улы.

Әминә Мусина башкаруында гәрәпчәдән тәрҗемә ителгән “ Ана нәсыйхәте” – шигыре күпләрне уйландырды. Резидә Муратова Әнкәй без не Сөннән алып кайткан....” җыры белән тулып җитмәгән күңел кылларын тагын да тутырып куйды.

Гомер шулай инде , кышларны язлар, карларны яшел үсентеләр, өлкән буынны яңасы, бер чорны икенче дәвер алыштыра тора. Бары хәтер югалмый.Сез сәхифәләр аша Зират урамы һәм Өчөйле кешеләренең язмышлары белән танышырсыз дип беренче “Ахирәткә хат” сәхифәсен Альфира апа башлады.Ул инде бакыйлыкка күчкән әнисенә булган хисләрен тамашачы алдында ачып салды.Тамашачы моны үзенеке итеп кабул итте, күпләрнең кулъяулыклары юешләнде.

Коръән нуры- тормыш юлы” сәхифәсендә сүз урамыбызда бәхетле 52 ел бергә гомер итүче Фәния һәм Равил Галиевлар һәм Арслановлар гаиләләре турында барды. Арслановларның өлкәне Миннерахман абый хатыны Райхана апаны, балаларының әнисен соңгы сулышына кадәр бер генә минутка да яныннан китмичә, тәрбияләде, кадерләп соңгы юлга озатты. Сәхнәдә уллары Альберт белән Фәнзилә һәм өченче буын Рамил белән Лилия урын алды. Альберт Арсланов авылдашларына “Картаямыни соң йөрәк” дигән җырын бүләк итте. Фәния апа һәм Равил Галиевлар да яңа гына тормыш башлап җибәргән Рамил белән Лилия Арслановларга үзләренең нәсыйхәтләрен җиткерделәр. “ Минем кулымда Корьән китабы. Кем дә кем Корьән буенча яшәсә, ул әйткән сүзендә һәм кылган гамәлендә уңышка ирешәчәк.Тормыш дигән озын юлны бер берегезгә таяныч булып, бер- берегезне хөрмәт итеп, бер- берегезгә юл куеп үтәргә, күркәм сабырлыклар бирсен сезгә , балалар ” - диләр алар.

“Гаилә җылысы” сәхифәсен Фәридә Каримова алып барды. Менә утыз ел инде Фәүзия апа һәм Фалих абый бергә гомер итәләр. Тамырлары тирәнгә киткән Хафизовлар нәселе. Фәүзия апа һөнәре буенча шәфкать туташы, әмма ул җир эшенең бөтен нечкәлекләрен белә. Нинди генә җиләк җимеш агачлары, чәчәкләр үсми бакчаларында. Шуның өстенә ул бик тәмле итеп камыр ашлары пешерә. Бу йортның ишекләре туганнары, дуслары өчен һәрвакыт ачык. Фалих абый искиткеч шигыръләр яза, аның шигыръләре туган якка, төп нигезгә мәхәббәт хисләре белән сугарылган. Сәхифә Фәүзия апа һәм Фалих абыйның яраткан оныгы Элвина белән дус кызы Катя башкарган бию тамашачыны таң калдырды. Сәхифәне алып баручы Фәридә тормыш иптәше Марат Каримов белән төп нигездә яшиләр. Фәридә бит ул безнен урамның участок шәфкәть туташы да. Бик тә ярдәмчел, киң күңелле кеше.

“Ак әби һәм Игелекле эшләр” сәхифәсен Алфинур Закирова алып барды. 2015 елда бертуган Назыйм һәм Разыйм Ахметовлар “Балабыз чишмәсен” төзекләндерделәр. Бу сәхифәнең чын геройлары билгеле сәхнәбез түрендә урын алдылар. Алар Менделеевск шәһәрендә яшәсәләр дә кичәгә күчтәнәчләре белән кайтып җиттеләр. Назыйм белән Лилия Ахметовлар авылдашларын бәйрәм белән котладылар, күңелләрендә булган җылы хисләрен җиткерделәр. Бу сәхифәдә Ак әби тугызынчы дистәсен тутыручы , улларына игелекле эшләргә фатыйхасын бирүче, гыйбрәтле тормыш юлы кичергән, әниләре Фатыйма.

Урамыбызда яшәүче абыйлы энеле Фаиз һәм Фәгыйл Закировлар әти-әниләре нигезендә гомер итәләр. Кулларыннан гөлләр тама диләр андый егетләр турында. Балта остасы да алар, техниканың да төрлесен егәрлиләр, умартачы да алар, эшләп, тырышып гомер кичерәләр, тормыш иптәшләре , балалары да үзләре кебек уңган булганнар. Бу көннәрдә күршеләребез куанычлы мәшәкәтләр белән яшиләр ике гаиләдә никахлап килен төшерәләр... Бәхеттә шатлыкта яшәргә язсын, барчасына да. Әйдәгез барыбыз да изге теләктә булыйк,- диделәр урамдашлары. Мәдәният йортында баянчы булып эшләүче Рөстәм Закиров белән дусты Рәзил Габбасов чыгышы тамашачы күңелен яулады.

“Өчөйледә кунакта” сәхифәсе өч буын бергә яшәүче Хәйдәр һәм Минзифа Гайнановлар гаиләсе турында бара. Инде ике дистә ел “Рөстәм” мәчетенең указлы имамы, әнием хуҗабикә - йорт йозагы, энем Сирен мәктәптә газ операторы, киленебез Рузия мәктәптә балалар укыта. Оныклары Азалия белән Басыйр мәктәп укучылары. Гаиләдә өч буын бергә гореф- гадәтләрне саклап, балаларга әдәп-әхләк тәрбиясе биреп, күңелле генә яшәп яталар. Әнием белән әтием фарызларын үтәп , Хаҗга барып кайттылар. Алар тырышып эшләп, утар тулы мал асрап яшиләр. “ Гомер буе аңлашып, шатлык куанычларны уртаклашып яшәгез. Әти-әни хакы дигән, кануннар яшәп калсын, гаиләләр һичкайчанда кыйбласын югалтмасын”,- дип тәмамлады сүзен , Дөм-Дөм авылында гаиләсе белән яшәүче кызлары Ландыш Галиева . Әнисе Минзифага иң матур чәчәк бәйләме һәм тамашачыга да күчтәнәч итеп җыр алып килгән иде.

“Яшьләр тукталышы” сәхифәсен менә инде унөченче буын Сәлимовлар вәкиле булган , хәзерге көндә Алабуга шәһәрендә яшәүче Алсу Рахманова дәвам итте.Яшьләр тукталышының иң яшь артисты Фирүзә Салимова әнисе Гөлнара язган “Яратыйк әниләрне” шигырен сөйләде, Ландыш һәм Замирә Шайгәллямовалар “ Әниемә” җырын , Гәүһәрия һәм Миннегали Хуҗиннарның оныклары Язилә “Бала белән күбәләк” шигырләрен бик оста башкардылар.

Алсу сүзен урамыбызның беренче номерлы йортында кырмыскалар шикелле тырыш гаилә яши. Аларның бер генә минут та тик торганнарын күрмәссең. Буыннан буынга килгән мич чыгаручылар да алар ,тегүчеләр дә алар, калайдан да нәрсә генә чикмиләр, бик башлы нәсел диләр, алар турында.. Кемнәр микән дип башыгызны ватмагыз, Гөлүзә һәм Рамил Мардановлар алар дип сөйләп китте. Гөлүзә Марданова Ләйлә Дәүләтованың“Кеше була бел” шигырен тамашачы күңеленә җиткерде.

Шайгаллямовлар тамырлары белән Мортка береккән нәсел. Аларның бабалары янәшә тирәдә генә түгел, чит төбәкләргә дә ак ипи пешереп сәүдә иткәннәр. Күпереп торган икмәкнең алар гына белә торган серле рецебы булган. Нәселдән нәселгә күчеп килгән тырышлык, төгәллек, чисталык, бер-берләренә ярдәмләшү кебек сыйфатлар аларда бүген дә саклана. Апасы Резидә белән Рамил , гаиләләре бер берләренә таяныч булып күршедә генә яшиләр. Тамашачы Рамил Шайгаллямовны “Ак болытлар”җыры өчен көчле алкышларга күмде.

“Минем кулымда “Морт туган йорт” дигән китап. Бу китапның спонсоры, идея авторы Морт авылы кешесе Илдерхан Мингулов. Авыл тарихы турында беренче китап. Мусиннар нәселе турыда бу китаптан укырга була. Әтисе Нурулла ягыннан Көлекәй нәселе, әнисе дә шушы авыл егете тимерче Гобәй кызы Либәбәләрнең уллары Марсел Һәм аның тормыш иптәше Әминә Мусиннар. Алар әти-әни нигезенә сукмакны суытмыйлар.Тугызынчы дистәсен тутырып килүче Либәбә апаны нәни бала кебек тәрбиялиләр”- диде Алсу. Әминә һәм Марсел Мусиннар “Нигә элек белмәдем”җырын бик тә тәэсирле итеп башкардылар.

Шәмсенур апа үзенең бар гомерен улы Азатка багышлады. Нинди генә кыенлыклар булса да шөкер итте. Азат та сынатмады укыды, армияләрдә хезмәт итеп кайтты, матур итеп гаилә корды. Бер-бер артлы балалар туды. Тормыш иптәше Мөршидә белән әниләрен тәрбияләп, йоласына туры китереп соңгы юлга озаттылар. Әниләренең хәер –догасында яшиләр алар. Азат Галимуллин башкаруында “Вокзал” җырын күпләр беренче тапкыр ишеткәне мәгълүм булды.

Бүгенге көндә Минзәләдә яшәп ятучы, язмышлары безнең урам белән бәйле булган Марат Бәдриев та бу кичәдә гаиләсе белән катнашты. “Дөм-Дөмнең иң чибәр кызы Зөләйха Морттан колхоз председателе булып килгән Саттар Миннәхмәтен үзенә карата. Бу мәхәббәттән кызлары Илүсә туа. Бу кызның сәләтле булып үсүен дә, Минзәлә драма театрында 100 ләп роль башкаруын да, тырыш хезмәте өчен Татарстанның халык артисты исеменә лаек булуын да әтисе Миннәхмәт күрә алмый . Ул 1943 елны Орлов өлкәсендә батырларча һәләк була. Маратның әнисе Илүсә Бадриева да сигезенче дистәсен тутырсада бәйрәмебез кунагы иде.

Бер очрашуда гына зират урамының бар нәселен барлап бетереп булмас. Шулайда тагын бер нәселне барлыйсым килә дип дәвам итте сүзен алып баручы. Зират урамындагы җиде балалы Камил һәм Нәгыймә Миннехановлар Морт тарихында данлы урын тота. Бу нәсел тармаклары кайда гына яшәсәләр дә, кайда гына эшләсәләр дә, алардан көч ,энергия, ачык йөз, юмартлык ташып тора. Билгеле бу нәселнең кыйбласын барлап торучы ул- Асия Шамил кызы, минем 10 ел бергә укыган классташым. Асия авыл күләмендә уздырылган бер генә чараны да үз игътибарыннан читтә калдырмый, я коймагын пешерә, я бүләген күтәреп килә .Рәхмәт Асия , Госман белән тигез яшәгез. Үз изгелегең үзеңә кайтсын.

Читтә яшәгән һәр кеше үз туган ягын ярата, йөрәге авыртканчы сагына, нәселе киселгәннәрнең дә оныклары әти-әниләренең амәнәтен үтәп, кайтып зиратларыбызда тезләнеп дога кыла. Туган як табигате, туган нигез туфрагы кайда гына яшәсәң дә үзенә тарта.

Язгы җилдә ак каеннар шаулый,

Вакыт әкрен генә йомгак сүтә.

Сагыналардыр, кайтмый калмаслар, дип,

Туган авыл, һаман сезне көтә.

Сәхнәбез түрендә Зират урамында яшәп гомер кичергән Саттар Салихы белән Минневафаның 7 баласы :Харис, Җаппар, Мөхтәр, Гөлсимә, Котдус, Фәрдәнә, Васигаларның нәсел тармагы. Алар Татарстанның Чаллы ,Зәй, Казан төбәкләрендә, шулай ук Рәсәйнең Әфган чикләренә кадәр барып җитеп безнең татарлыгыбызны, Мортлыларның тырыш , эшчән халык икәнен раслап яшәп яталар. Менә урам концерты дигәнне ишетеп, булдыра алганнары, әле генә төялешеп кайтып җиттеләр. Зәй районы Шөпкә авылында яшәүче Фәнүсә һәм Фәнил Сабировлар, Казанда яшәүче уллары Фәнзил белән киленнәре Гөлүсәнең җырлары бәйрәмебезгә нур өстенә нур булды.

Сезнең кубегезнең нәсел сукмаклары Зират урамына китерер, чөнки аның тарихи тамырлары бик тирәндә.. Безнең әби-бабаларыбыз иң авыр , иң куркыныч вакытларда да телләрен, диннәрен, нәсел тамырларын саклап калганнар. Морт авылы илебез өчен галимнәр, фән кешеләре биргән, Магнитка төзешкән, күмер чыгарган, илебез чикләрен дошманнардан саклаган . Буыннан буынга тапшырырлык тарихы бар аның. Хәтер исән. Авыл яши. Битараф булмыйк, ният кирәк, тырышлык кирәк, әти-әни нигезен корытмыйк, хәл-әхвәл белешеп, кунакларга йөрешеп яшик. Туган авылыбызны, туган нигезебезне онытмыйча, бәхетле булып, мул тормышта яшик. Киләсе очрашуларга кадәр, сау булыгыз!-дип саубуллашты Зират урамы һәм Өчөйлеләр үзенең тамашачысы белән.

Кадрия Сәлимова. Морт авылы.

 

 

 

Категория: авылдашлар турында язалар | Добавил: Кадрия (25.03.2019)
Просмотров: 189 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz