Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Категории раздела
мин яздым [10]
авылдашлар турында язалар [6]
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » Статьи » мин яздым

Чишмә җыры.

Чишмә җыры.

Чишмә... Берничә метр биеклектәге тау-таш арасыннан бәреп чыга да, мүкләрне аралап аска коела- гөрли, чупырдый, шаулый, чылтырый. Иреккә чыга алуына шатлана күрәсең. Сызылып аткан җәйге авыл таңын каршылаган зәңгәр чишмәләр җыры кемгә генә якын түгел икән!Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Беришесе шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, җаннарны сөендерә, күңелне шатландыра. Икенчеләренең тавышы янына килгәч кенә ишетелә, гүя ул үз алдына гына сөйләшә, барыр юллары, үтәсе араларының озынлыгы турында сөйли.  Чишмәләр, кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күлләргә тормыш бирүчеләр. Чишмә яшәүдән туктаса, елга-күлләрдә су бетәчәк, авылда ямь калмаячак. Көмештәй саф сулы, тәннәргә һәм җаннарга сихәт бирүче чишмәләр минем туган авылымда да бар. Алар табигатебезнең төрле җирләрендә, я тау арасыннан, күбесенчә Акай тау итәгеннән бәреп чыккан. Бу табигать могҗизалары безне үзләренең төрлелеге белән дә шаккаттыралар. Аларның сулары да төрлечә: ургып, уртача, салмак, шаулап, кайнап ага. Ә суларының тавышы?! Тыңлап торсаң, гаҗәпкә каласың, сокланып туймыйсың. Көйләре, моңнары бер-берсен кабатламый. Шулай булгач, аларны моңлы, җырчы чишмәләр димичә ни дисең?! Әлеге чишмәләрнең һәрберсенең үз исеме, үз тарихы бар.Гөлзифә, Моксин, Балавыз, Әлмәт,Озын Газиз, Ат чишмәсе, Мөкәрәмә чишмәләре һәм тагын бик күп исемле һәм исемсез чишмәләр авылым халкын күп еллардан бирле тәмле сулары белән куандырып тора.

         Бу чишмәләр бик борынгы. Аларда ниндидер серлелек бар. Тирәннән, җир астыннан агып чыгып, алар кешеләрнең яшәү чыганагына әйләнә, күпме халыкка көч, шифа бирәләр. Чит җирләргә киткән авылдашлар туган авылына кайткач, шушы чишмә янына киләләр, яшьлекләрен сагынып искә алалар.Чишмәләр янында басып торганда ничектер күңелгә шундый рәхәт, барлык күңелсез уйлар да онытылган кебек була.Матур урыннарны борынгы бабаларыбыз озак эзләгәннәр. Күрәсез, алар теләсә кайсы урында төпләнмәгәннәр. Авыл булып утыру өчен якында гына урманы, болыны, инеше, салкын чишмә ага торган калкулыклары булган урынны сайлаганнар. Безнең авыл тарихы моның ачык мисалы. Моксин һәм Бәкер очына урнашкан кешеләр Акай тау итәгенә урнашкан Балавыз чишмәсеннән су эчкәннәр. Тау бик текә булган, билгеле аннан алып менгән су бик тә тәмле һәм бәрәкәтле булган. Шуңа да бу чишмәнең суын балавыз тәме белән тиңләгәннәр.Салкын Балавыз  чишмәсе суы әле хәзер дә авылның иң кадерле сыйларыннан санала. Кунак- мазар килсә дә, берәрсе ерак юлдан кайтса да, җиңгиләр иң башта чәй куярга, чишмә суы алып кайтырга ашыгалар. ”Суыбыз тәмле безнең!”-дип чын күңелдән горурланып, кунакны кыстый-кыстый сыйлыйлар.

        Чишмәләр- яшьләрнең очрашу урыны гына түгел, фал ачу, сорау, багу символы буларак та билгеле. Гашыйклар ай яктысында чишмә өстенә басып, сөйгәннәрен күрергә, аларның исәнлеген белергә теләгәннәр.Чишмә суына иң элек йөзек төшерергә кирәк булган. Йөзек салынган суда сөйгән ярларының йөзләрен күреп, аның сагышлымы, шатлыклымы икәнлеген белергә мөмкин дип уйлаганнар.Элек чишмәләр янында уеннар, кичәләр оештырганнар. Кич буе ямьле болында хәтфә кәләпүшләр, чигүле түбәтәйләр җемелдәшкән, кызларның матур яулыклары җилфердәгән. Чишмәләр -чисталык, сафлык, пакълык билгесе дә.Чишмә суы минераль тозларга бай. Морт авылы чишмәләрендә кеше сәламәтлеген саклау өчен кирәк булган йөзләрчә матдәләр тупланган. Аннары нинди генә ерак урыннарда йөреп, андагы матурлыкка, гүзәллеккә таң калсак та туган ягыбыз, үз чишмәләребезнең якынлыгын берни дә алыштыра алмый. Шуңа күрә әби-бабалар чишмәләребезне кадерләп саклаганнар.Туган ил, туган нигез, ата-ана, туган авыл, туган төбәктән, туган туфрак, чишмә суларыннан башлана. Читтә яшәгән һәр кеше үз туган ягын ярата, йөрәге авыртканчы сагына, туган як табигате, туган нигез туфрагы аны үзенә тарта. Авырткан йөрәкләргә шифа, сагынган күңелләргә дәва булган чишмә суларын ничек изге дип әйтмисең!? Шуңадыр күрәмсең безнең авылда да Изгеләр чишмәсе бар. Миңа калса алар бар да изге, чөнки барысыда кыйблага карап чыга. Аларның суы янәшәдә генә урнашкан мәчеттән яңгыраучы Азан тавышы белән кушыла.Гасырлардан гасырларга чишмә безнең өчен илһам чыганагы булган. Ул шигъри юлларга салына, җырларда җырлана.  

     Соңгы елларда чишмәләрне заманча төзекләндерүгә игътибар бирелә башлады. Шушы Балавыз чишмәсен төзекләндерүне Ахметов Назим Нурулла улы башлап җибәрде. Әнисе Фатима апаның хәер –фатихасы белән башланган изге эш тәмамлану алдында. Бу урын авылыбызның матур бер  оҗмах почмагына әйләнде. Әйе,чишмәләрне төзекләндерү - үз балаларың һәм оныкларың турында кайгырту ул. Лилия һәм Назим Ахметовлар ике ул үстерәләр.Бу изге гамәлләре белән алар балаларына шәфкатлелек орлыклары чәчеп калдыралар да инде. Чишмә төзекләндерү- нәселеңнең киләчәгенә якты юл яру, мондый югарылыкка бар кеше дә менә алмый билгеле. Булдыра алганнарның эшенә куаныйк, аларның хезмәт җимешләрен кадерләп саклыйк, чишмәләрне барлау һәм төзекләндерүне авылыбызның матур бер гамәле итеп киләчәк буыннарга тапшырыйк.

Әй, син чишмәм, күзем карасы.

Буыннардан күчеп буыннарга

Агасы да әле агасы

Исән чакта әби-бабам

Шул чишмәнең суын эчкәндер,

Алар каны аша, чишмә аша

Миңа мәрхәмәтлек күчкәндер.

Әй, син чишмәм, күзем карасы,

Агасы да әле агасы.

Чишмә - су чыганагы гына түгел, рухыбыз көзгесе. Чишмә суларыбыз алдагы буыннарга аларны яңартучыларның рух җылысын алып барыр. Көмеш агымнар авыруларны сихәтләндерер, хезмәт кешесенә көч-куәт бирер, милләтнең рухын ныгытыр.

Чишмәләрне яңартып без халкыбызның бәхиллеген алабыз.

Туган җирнең пакъ сулары уй-ниятләребезнең чисталыгына үлчәм булсын. Изге урынны, чишмәләребезне, һәрвакыт чиста тотыйк. Илдар Юзеев әйткәнчә:

Көлгәндә дә , чишмә кебек челтерәп,

Нәкъ татарча, тыйнак көлегез,

Тәнгә сихәт, җанга дәрман биргән

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Дулкынланып, йөрәкләргә агып,

Үтсен сезнең һәрбер көнегез,

Күпме сәхра сусыз кибә, сула,-

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Сусыз калсак әгәр, корыячак

Табигатьнең иркә гөле без,

Җилләр иссен, назлы гөлләр үссен,-

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Изге чишмәләргә төкерсәк без,

Саегыр җан, корыр телебез,

          Бездән соң да челтерәп-челтерәп калсын,-

Чишмәләрнең кадерен белегез!  

                              Кадрия Салимова.

 

Категория: мин яздым | Добавил: Кадрия (04.09.2015)
Просмотров: 947 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz