Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Категории раздела
мин яздым [10]
авылдашлар турында язалар [6]
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » Статьи » мин яздым

Җиңү көне. 2021 ел.

8 май иртәсендә авыл өстендә болытлар куерганнан куера барды. Ул да булмады ишеп яңгыр яварга тотынды. Шуңа карамастан кул чатырлары тоткан авылдашлар митинг буласы  урынга юл тотты.  Бүген бит Җиңү көнен бәйрәм итәбез. Барысы да әзер: ветераннар да, мәктәп укучылары да, балалар бакчасыннан нәниләр дә, район үзәгеннән кунаклар да килгән. Менә  җирле үзидәрә рәисе Фаиз Фәйзрахман улы Закиров митингны ачып җибәрде. Сүзне авылыбызның “Рөстәм “ мәчете имамы Хәйдәр хәзрәт  сугыш кырында ятып калган  һәм исән- сау кайтып та бүгенге көнгә кадәр яши алмаган авылдашлар  рухына дога итеп  Коръән сәрәләре укып китте. Ни хикмәт яңгыр туктады, ялтырап кояш чыкты.

            Рамазан аенда Аллаһы Тәгаләнең тагын бер илаһи кодрәтенә шаһит булдык. Бүгенге бәйрәм бигрәк тә үзенчәлекле. Яу кырында ятып калганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә быел 51 ел булды. Җиңүгә 75 ел тулган көннәрдә авыл халкыннан җыелган үзара салым акчасына бу һәйкәл тулысынча яңартылды. Бер өлешенә  “Сезнең каһарманлык үлемсез!” дип , ә инде икенче өлешенә “Тыл батырларына мәңгелек дан!” дип язылды. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм канкойгыч 1418 көне һәм төне кешелек хәтереннән мәңге чыкмас. Бу көрәштә минем авылдашларым да җирдә тынычлык өчен гомерләрен бирделәр, шуның аркылы  алар үлемсезлеккә атлады. Адарның батырлыклары бүген дә яши һәм мәңге яшәячәк. Авылым уртасында горур басып торучы һәйкәл шул турыда сөйли. Бу һәйкәлнең авторы һәм башкарып чыгучысы Расих Борһан улы. Үзе исән чакта авылдашлар аны да хөрмәтләргә ният кылды һәм аның фидакарь хезмәте турында  буыннан –буынга  тапшырылсын дип истәлек тактасы куярга булдылар. Бу тактада “Һәйкәл 1970 елда ачылды. 2019 елда халыктан җыелган үзара салым акчасына яңартылды. Авторы 1932 елда  Морт авылында туган Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Алабуганың мөхтәрәм кешесе” Хисаметдинов Расих Борһан улы “ дип язылган. Тантаналы төстә истәлек тактасын ачканнан соң, чал чәчле ил агасының да күзләре дымланды. Расих ага бик нык дулкынланып, авыл халкына һәм бу изге эшне башлап йөрүче Фаиз Файзрахман улына үзенең рәхмәтен җиткерде. Аннары ипләп кенә һәйкәл төзүнең тарихын сөйләп китте, гүя бу факыйгалар ярты гасыр элек түгел, ә кичә генә булган диярсең. Үзенең фикерләрен хуплаган, ярдәм иткән авылдашларның исемнәрен атап, рәхмәтем аларга дога булып барып ирешсен  иде дип сүзен тәмамлады  Расих абый. Балалар Расих абыйга һәм аның тормыш иптәше, киңәшчесе Анна Григорий кызына кәнәфер чәчәкләре бүләк иттеләр .

Ветераннарны тәбрикләүне район советы депутаты Елена Ефим кызы Мерзон дәвам итте. Үзенең әтисенең дә батырлыгы турында сөйләп үтте. Елена Ефимовна  һәйкәлгә  кәрҗин белән тере кәнәфер чәчәкләре куйды, ветераннарга күчтәнәчләр дә алып килгән иде. Митингка төшә алмаган 96 яше белән баручы бердән бер сугыш ветераны Багданур абый Гариповны да, тол хатыннар 95 яшьлек Нәфисә апа Гани кызын һәм Зоя Николаевна Бритованы да өйләренә барып котлап килергә өлгерде. Өлкәннәр үз чиратында  ихтирам күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтләрен ирештерделәр. Җиңү көне белән тәбрик итеп, бүгенге бәхетле тормышыбыз өчен рәхмәт сүзләрен җирле ветераннар советы рәисе Алфира Нуриәхмәт кызы җиткерде. Балалар шигъри тәлгәшләр белән тыныч күк йөзе өчен рәхмәт әйттеләр, ветераннар алдыннан тантаналы рәвештә уздылар, һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар. Җиңү көненә дан булып яңгыраган “Урррааа “ тавышлары балаларның бәхетле тормышы кайтавазы булып озак яңгырап торды. Әйе, бу һәйкәл, истәлек тактасы,  гомумән 2021 елның 8 маенда  Морт авылында булган вакыйгалар ветераннарга, бу изге эшләрдә катнашканнарга  тирән ихтирам билгесе булып тарихта калсын иде.

                         Морт авылы, Кадрия Салимова.

Категория: мин яздым | Добавил: Кадрия (07.11.2021)
Просмотров: 66 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz