Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Категории раздела
мин яздым [10]
авылдашлар турында язалар [6]
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » Статьи » мин яздым

изгелек ул-беркайчан да тузмый торган хәзинә.

       Игелекле  булу -  шәфкатьле, иманлы , әхлаклы, ярдәмчел булу дип уйлыйм мин. Бу сыйфатлар безгә әби – бабайлардан мирас булып калган. Изгелек ... бу сүзгә күпме мәгънә салынган. Кешегә эшләгән кечкенә генә яхшылык та күңелгә никадәр рәхәтлек бирә бит. Йөрәк сыкрап торганда , әйтелгән бер җылы сүз, яки ягымлы бер караш булса, көне буе кош тоткандай очып йөрисең . Соңгы елларда сынаулар куерып китсә дә, ә сынаулар һәрвакыт булган бит, янәшәдә  игелекле гамәлләр  кылучылар да  шактый.  Сүзем , шуларның берсе , үзебезнең авылның ил агасы дисәм дә дөрес булыр, Файзылхан Гарифҗан улы турында. Ул искиткеч хезмәт сөючән кеше .  Кыска гына  вакыт эчендә мәчеткә янкорма төзетеп куйды. Хәзер безнең мәчетне күп фукцияле үзәк дияргә мөмкин.  Зур бинада  өч йөздән артык кеше бәйрәм намазын укый ала. Узган гает намазларын уку өчен бу мөмкин булды инде. Матур итеп ифтар мәҗлесләре дә  шушы бинада үтте. Мәҗлесләр үткәрү өчен соңгы заман таләпләренә туры китереп җиһазланган ашханә дә биредә урнашкан.  Ул гына да түгел менә икенче ел инде авылның өч дистә малае бу залда  бил көрәше белән шөгылләнә. Зал  көрәш матраслары, манекеннар , турниклар белән дә җиһазландырылган, әле көрәшеп алгач, коенып чыгу өчен , мөмкинлек тә  булдырылган. Авыл малайларын спортның бу төре белән кызыксындыру өчен Файзылхан Әхмәтҗанов барын да эшли: балалар белән эшләү өчен яхшы тренер да тапкан,   күрше район егете  Айнур Әбүзәр улы атнасына өч тапкыр килеп балалар белән шөгылләнә. Залда  авылның горурлыгы булган, барлык сабантуйларда бил бирмәс батырларның фото рәсемнәре белән стенд та ясатып эленгән. Бу стендта сабан туйларда мәйдан тоткан өч бертуган Әхмәтҗановларның  фотолары  да урын алган , иң өлкәне Шәрифҗан , уртанчысы Файзылхан һәм төпчекләре Шәфкат. Алар өчесе дә кечкенәдән үк бил алышып үскән егетләр. Үз вакытларында  авыл, район сабантуйларында, республика күләмендә хәтта Рәсәй буенча ярышларда катнашып  җиңү яулаганнар.  “Татар көрәше яшүсмерләрне сәләтле итеп тәрбияли, аны тәвәккәл, тырыш, кыю, фидакарь булырга,  кыенлыклар алдында куркып калмаска өйрәтә. Көрәштә төп сыйфат көндәшеңне җиңү түгел, ә үз – үзеңне җиңү. Татар көрәше ул спортның  дәрәҗәле, матур төре, - ди   бил көрәше буенча Рәсәй чемпионы, СССР ның спорт мастеры, Татарстан Республикасының танылган спорт мастеры  Файзылхан  Гарифҗан улы.

         Әйе, татар көрәше ул, милләтебезнең йөзек кашы. Татарларда көрәш рухы бервакытта да сүнмәгән, сүрелмәгән, шуңадыр да без татар булып калганбыз да.  Файзылхан Әхмәтҗанов чәчкән  изгелек орлыклары уңдырышлы туфракка төшәрләр, үсәрләр дип ышынам . Игелек эшләү –изге гамәл, эшләр өчен кул биргән, сайлар өчен юл биргән, килгән кадәр кулыңнан яхшылыклар кыл дигән.                           Кадрия Салимова.  Морт авылы.

Категория: мин яздым | Добавил: Кадрия (27.01.2022)
Просмотров: 73 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz