Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Категории раздела
мин яздым [10]
авылдашлар турында язалар [6]
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » Статьи » мин яздым

Олимпия уты Мортта.

 

 

 

Бүген барлык кешелек дөньясы Сочидагы кышкы олимпия уеннарын күзәтә. Күршеләр ,дуслар, хезмәттәшләр уен нәтиҗәләре турында фикер алыша.  Күпләр әле генә булып узган олимпия уеннарының ачылу тантанасыннан алган уңай кичерешләр белән дулкынланып яши. 16 февраль көнне бу хисләр Морт авылы халкы өчен тагын яңарды. Мәктәп ишек алдындагы мәйдан бәйрәмчә бизәлгән. Авылның яше- карты спорт киемнәреннән ярышка әзерләнә. Беренче булып чаңгы ярышлары башланып китте. Трасса гадәттәгечә чиста, өч рәт итеп ясалган,ярыш кызганнан кыза бара. Җан атарлар арасында әти-әниләр, әби- бабайлар да бар. Беренче җиңүчеләр билгеле булды. Ярышларны оештыручы мәктәпнең физкультура укытучысы Данияр Шәкүр улы олимпия уеннарында диярсең ,чиксез дулкынлана, һәркемнең уңышларына куана. Чана тартып ярышу , канат тарту дисеңме ярышлар бик күпләрне үзенә җәлеп итте, мәктәпне тәмамлап киткән укучылар да,әти-әниләр дә калышырга теләмәде. Ә якында гына самовар чыжлап утыра, һәркем кабарып пешкән мич коймаклары белән шикәрләп чәй эчеп ала. Дәртләнеп тагын ярышларда катнашырга ашыга.Менә иң дулкынландыргыч мизгелләр килеп җитте, ярышларга нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләр төрле дәрәҗәдәге медальләр, кубоклар, грамоталар, олимпия уеннары төшерелгән шарфлар белән бүләкләнделәр. Авыл халкы бүгенге көнгә кадәр телевизор экраннарыннан гына күзәткән олимпия факелын тотып карау бәхетенә ирештеләр. Бу факелны махсус бу бәйрәмгә алып килгән, матур итеп Сочидагы олимпия уены киемнәре кигән  Чаллы егете Ринат белән һәркем фотога төшәргә ашыкты.

Бу бәхетле мизгелләрне Морт авылы халкына бүләк итүче кешене генә ачыклыйсы калды.Әйе кешенең эчке матурлыгы,хисләре, күңел байлыгы ул нәселдән киләдер дим мин. Беренче карашка тыйнак, татар хатыннарына гына хас көчле рухлы, тырыш, тыңгысыз ханым дигән фикер тудырды миндә ике бала әнисе Венера Мулланур кызы . Ә инде кем икәне турында белешмә алгач мин бер дә гаҗәпләнмәдем. Чөнки ул илебез алдына куркыныч килгәч беренчеләрдән булып туган җирен сакларга омтылган Кызыл йолдыз ордены кавалеры, сугыш ветераны Рахматулла абый оныгы икән. Рахматулла абый бер кулын сугыш кырында калдырып кайтса да озак еллар буенча авыл хуҗалыгында хезмәт итте. Ә абыйсы Сабирҗан чит ят җирләрдә мәңгелеккә ятып калды. Укытучы, лейтейнант Сабирҗанның сугыш кырыннан авылдашларына язган “бер карыш җиребезне дә дошманга бирмәбез” дип ант эчкән хаты озак еллар буена җиңүгә ышаныч, дәрт өстәп торды. Сугыштан соң Рахматулла абый Сабирҗан каберенә авылыбыз туфрагын алып барып салды . Ул абыйсы истәлегенә үзенең бер улына Сабирҗан дип исем кушты.Бүген Рахматулла һәм Фәрдәнә апаның балалары, оныклары төп нигезгә җыела. Кайчандыр салкын Ноябрский шәһәрләрендә туып үссәләрдә, бүген әби-бабай нигезенә кайтып игелекле эшләр кыла алар, Рахматулла абый оныклары. Морт авыл халкы исеменнән зур рәхмәт аларга.

                                                               Кадрия Салимова.

Категория: мин яздым | Добавил: Кадрия (13.11.2014)
Просмотров: 378 | Рейтинг: 3.5/2
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz