Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Категории раздела
мин яздым [10]
авылдашлар турында язалар [6]
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » Статьи » мин яздым

Сәхнәдә яшьләр театры.

9 октябрьдә   Морт мәдәният йортында  Шәриф Хөсәеновның “Зөбәйдә адәм баласы “ әсәрен сәхнәгә  куйдылар.  Әсәрне  сәхнәгә куючы Ләйлә Мулланур кызы Фәрхетдинова. Мин Ләйлә Мулланур кызын, аның үз эшенең остасы икәнен шактый күптән беләм. Шулай да бу юлы нинди әсәр  сайлады икән дип, тизрәк китапка тотынам. Шул  тикле тамашачыны җәлеп итәрдәй,  моннан 60 ел элек язылган, бүгенге көндә дә актуаль  проблемалар күтәрелгән әсәрне  сайлап алырга кирәк бит!  Әйе,  Шәриф   Хөсәенов гаҗәеп үзенчәлекле шәхес булган. Ул гомеренең соңгы көненә  кадәр  иң оста табиб та һәм үзенчәлекле  язучы да. Тормышта, яшәештә совет чорында килеп  туган  әхлакый  мәсьәләләрне кискен куеп хәл итүе белән үзенчәлекле була ул. Бу әсәр унҗиде милли телгә тәрҗемә ителеп, илнең 48 театрында куела. Инде ул чорда ук бу пьеса заманча реаль яңгырашлы, җитди эчтәлекле, яңа тема һәм проблемаларны күтәргән әсәр дип табыла.  Менә шундый әсәрләрне сәхнәгә куя ул безнең  Ләйлә.  Спектакльне сәхнәгә куяр өчен тупланган “Морт яшьләр театры” тагын да җитдиерәк мәсьәлә.  Әсәрнең төп герое Зөбәйдә ролен  Айсылу Исрафилова башкарды. Зөбәйдәнең киеме , үз-үзен тотышы, әгәр тирәнрәк уйлап карасак,  безнең   күбебезнең  яшьлегебезне  сагынып  сөрән салуы,  ачыргаланып  кычкыруы ул... Без аңа чын күңелдән ышанып, аның белән  бергә көлеп, ул елаганда елап утырдык. Калган ролләрне апалы –энеле  Азалия һәм Басыйр Гайнановлар,  абыйлы -  сеңелле Заһит һәм   Фирүзә  Гөбәйдуллиннар,  Раяз Марданов, Олег Тихомиров, Зөһрә Ахтәмова, Ильназ Гаффанов,  Айсылу Мустафина, Азат Галимуллиннар башкардылар. Артистлар  үз рольләрен шул кадәр яратып башкардылар, сүзләре ышандырырлык, хәрәкәтләре төгәл, гел сәхнәдән төшмәгән кешеләр диярсең. Араларында мәктәпне тәмамлап Алабуганың , Казанның уку йортларында укучылар бар, без аларның  саф ана телендә матур итеп сөйләгәннәренә сокланып утырдык. Азалия, Зөһрә, Фирүзә, Айсылу Мустафиналар  намус сафлыгы,  тормыш кыйбласы, мәхаббәт, гаилә темаларын үзләре башкарган ролләре аша тамашачыга китереп җиткерә алдылар. Раяз белән Олегның гитарада уйнап җырлавы да тамашаны үзенчәлекле итте. Заһит, Ильназ һәм Басыйр – бу асыл егетләр Морт авылының мәдәни тормышында иң зур урын алып торалар. Бу тамашада да алар үз-үзләрендә ышаныч та, сәләт тә, яхшы мәгънәдә үҗәтлек тә бар икәнен күрсәттеләр. Артистларның иң өлкәне минем күршем Азат Галимуллин, ашыгыч ярдәм машинасында эшли, мин аны җырлый гына дип торам, ә ул беркатлы, кысмыр  Сәмигулланы килештереп уйнады да куйды, шаккатып утырдым. “Режиссерның уңышы-сәләтле коллективта һәм театр сөюче тамашачыда,”- диләр. Морт тамашачысы Ләйлә Мулланур кызының һәм аның яшьләр театрының чыгышын бик җылы кабул итте, көчле алкышларга күмде. Аларның барчасына да  иҗатди уңышлар, тормышларында үз кыйблаларын табып, бәхетле яшәүләрен  телибез.

                                                           Кадрия Салимова. Морт авылы.

Категория: мин яздым | Добавил: Кадрия (07.11.2021)
Просмотров: 67 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz