Вход

Регистрация
Главная
 
Тамырлардан безне табарлар .... 
Меню сайта
Категории раздела
мин яздым [10]
авылдашлар турында язалар [6]
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » Статьи » мин яздым

Театр яктылыкка илтә

Әле көздән генә ачылган Морт мәдәният үзәгендә менә инде икенче спетакль  үзенең тамашачысын җыя. Авыл тарихында иң беренче бу яңа сәхнәдә Туфан Миннуллин     әсәре буенча “Авыл эте Акбай” спектакеле куелды дип сөйләячәкләр. Бүген дә зал шыгрым тулы. Моннан күп еллар элек язылып, театр сәхнәләрендә зур уңыш белән барган һәм тамашачының олы мәхәббәтен казанган Туфан ага Миннуллинның  өч пәрдәлек “Диләфрүзгә дүрт кияү” әсәре куелды. Спектакльне уннарча талант        ияләре:режиссерлар,артистлар,художниклар, композиторлар, бию һәм ут, костюм һәм тавыш осталары тудыра. Ә бездә аны үзенең яшь артистлары белән Морт урта мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Ләйлә Мулланур кызы Фәрхетдинова куя. Ләйлә бик тә талантлы кеше, ул һәр баланың психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, мөмкинлекләрен ачыклап рольләрне бүлә, драматург күрергә теләгән образлар тудыра. Моннан 24 ел элек Казан мәдәният һәм сәнгать академиясенең режиссура бүлеген тәмамлап туган авылы Мортка кайткан Ләйлә Мулланур кызы  кечкенә генә әсәрне дә югары биеклеккә күтәреп, чын мәгънәсендә җиренә җиткереп,коллектив уен иҗат итеп, тамашачыны серле дөньяга алып керүгә ирешә. Билгеле инде бүген сәхнә түренә менгән 10-11сыйныф укучылары Диләрә, Гөлназ,Заһит,Рөстәм, Раяз, Ильнур һәм авыл яшьләреннән Нияз әсәр геройлары Диләфрүз, Җәмил,Шәкүр, Галим, Исмәгыйль, Саҗидә,Амур образлары аша туры һәм үткен телле,тапкыр сүзле драматург Туфан аганың әйтергә теләгән халкыбызның көчле рухлылыгын, сафлыгын,пакьлеген,хезмәт сөючәнлеген,җырга-моңга һәвәслеген һәм тагын бик күп сыйфатларын  тамашачыга җиткерә алдылар.  Мондый әсәрләрне укыган, сәхнәләрдә куйган әле яңа гына чын мәхәббәт хисләре бөреләнеп килгән яшьләрнең йөрәгендә ут кабызган : “Сандугачым, карлыгачым,аккошым! Айлы кичем,алсу таңым,балкышым!” җавап итеп кара- каршы пышылдаган “ Арысланым, тау бөркетем ! Җан сөйгәнем, күңел кошым,күз нурым!” дигән шундый матур сүзләр  җәмгыятебездә яңа корылган гаиләләрнең нигезе булыр алла бирса. Гаиләләрдә ата белән ана арасында шундый матур мөнәсәбәтләрне күреп үскән балалар да инсафлы, миһербанлы булырлар. Димәк безнең картлыгыбыз да өметле дигән сүз.       Кыска гына арада үзенең ике иҗат җимешен Морт тамашачысына җиткергән Ләйлә Мулланур кызы Фәрхетдиновага хезмәтендә зур уңышлар, гаилә бәхете телибез. Ә инде безне сихри мәхәббәт дөньясында гиздергән, хисләндергән, бер генә кичкә булса да кабат яшьлегебезгә алып кайткан артистларыбызга хыялларының тормышка ашуын,алдагы мәктәп һәм тормыш сынауларын уңышлы үтеп, бәхетле булуларын телибез.

                                                 Кадрия Салимова.

                                                                                                                                                                                

Категория: мин яздым | Добавил: Кадрия (13.11.2014)
Просмотров: 349 | Рейтинг: 3.5/2
Всего комментариев: 0
avatar
Вход на сайт
Безнең сайтлар
  • Сайтның русча версиясе
    "В Мортах мой дом родной"
  • Агротуристический комплекс "MIRAS"
  • Морты-самое лучшее село на свете!
  • Новости Елабуги
  • Татар интернетында өзләүче

    Copyright MyCorp © 2024
    Создать бесплатный сайт с uCoz